Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөэминева Энҗе

      Шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминева 1924 елның 18 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дөньяга килә. Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булып, һөнәре буенча аңа еш кына гаиләсе белән авылдан авылга күченеп йөрергә туры килә. 1931 елга кадәр алар хәзерге Азнакай районының Тымытык авылында (ул вакытта шул исемдәге район үзәге) яшиләр, аннан кабат Әлмәткә әйләнеп кайталар.

           1941 елда Әлмәттә татар урта мәктәбен тәмамлагач, Э.Мөэминева укытучылык эшен башлап җибәрә: әүвәл Әлмәт районының Югары Мактама авылы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман авылы мәктәпләрендә математика фәне укыта. 1944 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике елдан Ташкент педагогия институтының көндезге бүлегенә күчеп, 1948 елда математика белгечлеге буенча институтны тәмамлап чыккач, Габдрахман авылы мәктәбенә кабат укытырга кайта. Шунда ул 1974 елга кадәр берөзлексез укытучы булып эшли.

           Энҗе Мөэминева озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырь китабы 1961 елда басылып чыга.

           Шуннан соң «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һ.б. китаплары дөнья күрә. Эчтәлек ягыннан аның шигырьләрендә һәм поэмаларында («Әткәм чүкеченең тавышы», «Ефәк яулыгым» һ.б.) хезмәт кешесенең – гади авыл эшчәннәренең, укытучыларның, нефтьчеләрнең самими уй-хисләре, хыял-омтылышлары сурәтләнә, тормыш-яшәешнең мөһим шартларыннан булган гаилә кору, бала тәрбияләү, табигатьне саклау, әйләнә-тирәңдәге кешеләргә игелек кылу кебек әхлакый проблемалар үзәккә алына. Тел-стильдә шагыйрә катлаулы образлар, кинаяле чагыштырулар, күп мәгънәле ассоциатив сурәтләр белән мавыкмый, халык иҗаты әсәрләрендәгечә гади тел белән, җиңел аңлаешлы итеп язарга тырыша.

           Энҗе Мөэминева 1994 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, балалар әдәбияты үсешенә керткән казанышлары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

           Ул 2009 елның 2 мартында вафат була.

           Э.Мөэминева – 1963 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ефәк яулыгым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 59 б. – 4000 д.

Әниләргә һәм нәниләргә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 12 б. –  25000 д.

Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 35 б. – 6000 д.

Синең өчен язам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 5500 д.

Үрдәгем үпкәләде: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 12 б. – 20000 д.

Бүләгем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 48 б. – 3000 д.

Әйдәгез танышыйк: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 24 б. – 6000 д.

Чәчәкләр китердем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 127 б. – 7000 д.

Әйтер сүзем бар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 6500 д.

Исемдә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 128 б. – 2800 д.

Дуслар җыелгач: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 57 б. – 10000 д.

Килер язлар өчен: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 39 б. – 6700 д.

Күңел түрендә: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 31 б. – 6100 д.

Безгә килегез: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 31 б. – 20000 д.

Бим, Чәнчебикә, Чәнче би һәм башкалар: шигъри хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 17 б. – 5000 д.

Ач сереңне миңа: шигырьләр. – Казан: Татар китабы, 1998. – 159 б. – 500 д.

Еллар аша: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2004. – 335 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С ө л ә й м а н о в а С. Сайлаган юл, сөйгән эш // Азат хатын. – 1974. – № 5. – 12 б.

Г ы й з з ә т у л л и н а Ф. Пар канатлар җырчысы // Шәһри Казан. – 1994. – 19 май.

Г а л и у л л и н а Д. Истәлек дәфтәрендәге шигырьләр // Шәһри Казан. – 1999. – 12 нояб.

Г ы й м а е в а Л. Шигъриятнең сүрелмәс нуры // Әлмәт таңнары. – 2004. – 30 сент.


Язучылар