Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөдәррисова Халисә

Шагыйрә Халисә Сәгыйт кызы Мөдәррисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә туа. Балачагы Иглин районы Үктәй дип аталган авылда уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Нуриман районының Байгелде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970–1975 елларда Халисә – Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеге студенты. Уку елларында ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанда чыккан көндәлек матбугат басмаларында актив языша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Х.Мөдәррисова Башкортстанның Илеш районында – укытучы, 1981–1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә – мәктәп директоры, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында секретарь һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазифаларын башкара.

2000 елдан Х.Мөдәррисова – Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе хезмәтендә.

Халисә Мөдәррисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Шәмәхә төн» (2003) исемле китабы басылып чыга.

Х.Мөдәррисова проза әсәрләре – хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) исемле повестьлар авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» повесте «Казан утлары» журналының 2002 елгы 5 нче санында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала.

Х.Мөдәррисова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җәй уртасы: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1993. – 76 б. – 2000 д.

Былтыргы көз: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1995. – 80 б. – 2000 д.

Балан: шигырьләр. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1996. – 110 б. – 3000 д.

Шәмәхә төн: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 127 б. – 2000 д.

* * *

Көмеш дага: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982. – 157 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а б и д и Ә. Еракка яңгырасын көмеш моң // Кызыл таң (Өфө). – 1988. – 4 авг.

К ә б и р о в М. Мәңге ачылмас тылсым // Өмет. – 1994. – 9 апр.

Г а л и е в М. Баланда бал тәме // Шәһри Казан. – 1994. – 9 июль.

Н ә җ м и Н. Шагыйрь гомере // Казан утлары. – 1996. – № 8. – 175–177 б.

Х а ф и з о в С., Вафин М. Туган җир музыкасы // Тулпар. – 2001. – № 1. – 35–38 б.

Ш ә р и ф у л л и н а Э. Ә мин очам… // Шәһри Казан. – 2003. – 28 март.

Г а т а ш Р. Һәр юлында – сөю уты // Казан утлары. – 2003. – № 4. – 93–95 б.


Язучылар