21 февральдә Пирамида күңел ачу комплексында «Әдәби марафон» проектының ун еллык юбилее узды.
«Әдәби марафонда катнашучыларның 1082се финалга чыкты.
Араларында 307 мәктәп укучысы катнашкан. Иң өлкән катнашучы – Лаештан, аңа 72 яшь, иң яшь катнашучыбызга – 6 яшь. Теләк булу гына кирәк. Чикләр юк. Чикләр безнең башыбызда гына бар», – дип сөйләде ТР Язучылар союзы рәисе урынбасары Раил Гатауллин.
Чара азагында җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урын – Саба, икенче – Казан, өченче – Апас булды.
Әдәби марафон – 2017 елдан даими үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның максаты – кешеләрне татар әдәбияты, китаплары, журналлары белән таныштыру. Әлеге бәйге Интернет челтәрендә 21 көн дәвамында бара. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әсәрләрдән иң кызыклы һәм иң файдалы өзекләрне «Вконтакте» социаль челтәргә башкаларны да кызыксындырырлык итеп, фотолар, кызыклы комментарийлар белән кертергә кирәк.
Бәйгедә татарча укый, яза алган һәркем катнаша ала.
(«Татар-информ» Назлыгөл Мәсәлимова)