Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтҗанов Мөҗәһит

Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә – Ерак Көнчыгышта взвод командиры булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә 2011 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Мөҗәһит мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 1996 нчы елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы “ дигән исемнәргә лаек булды, югары категориягә ия. 2007 нче елда ул “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелде. 1986 нчы елдан бирле районда эшләп килүче “Мөслим тугайлары” исемле халык фольклор ансамбле әгъзасы, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби бүләк иясе (2021 ел), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022 ел), “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале иясе (2022 ел​​​​​​).

Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер тугыз китап авторы(“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты…” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”, “Зирәк булу кирәк”, “Батыр буласым килә”, “Иман нуры”).Барлык китаплары өч дистәдән артык. “Очты, очты…” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында икенче, бер китабы(“Җиләкле җәй” , 2016) өченче урынга лаек булды. 2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре, табышмаклары теленең авылчан гадилеге, ихласлылыгы белән аерылып тора.

Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.

Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне

бары тик чын шагыйрь, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары бастырып чыгарды. Ул актив рәвештә авыл, мәктәп, оешмаларның тарихларын өйрәнә, гарәп язуында иҗат иткән якташ язучыларның китапларын, әдәби әсәрләрен бүгенге графикага әйләндереп, укучыларга тәкъдим итә.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов –1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе. Ул Мөслим тугайлары” исемле халык фольклор ансамбленең иң актив солисты. Соңгы елларда гына Казан, Чебоксар, Түбән Новгород шәһәрләрендә үткән фольклор фестивальләрендә катнашты. Республикабызның төрле районнары һәм авылларында әдәби очрашуларда була, мастер – класслар күрсәтә.

“Яңа гасыр “ һәм Яр Чаллы телеканалларыннан Мөҗәһит турында “Китап”, “Йолдызлар балкышы” серияләрендә телевизион тапшырулар оештырылды.Чаллы шәһәрендә балалар өчен нәшер ителә торган “Көмеш кыңгырау” гәзитенең “Әдип – остазы” исеменә лаек булды.Байтак кына татар теле дәреслекләрендә Мөҗәһитнең шигырьләре урын алган.Аның шигырьләрен Татарстан радиосы һәм телевидениесе балалар өчен әзерләгән тапшыруларда актив файдалана.

Уңышлары, бүләкләре:

1. Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы

2. Язучылар Берлеге әгъзасы – 1995

3. Татарстан мәктәбенең атказанган укытучысы – 2001

4. Бөтендөнья фольклор фестивале лауреаты  (“Хары буль – буль” . Әзәрбайҗан) –  1990

5. “Электричество – дустым” Республика әдәби конкурсында 1 нче урын иясе – 2007

6. “Көмеш кыңгырау” газетасының  “Әдип – остаз “ исеме  – 2010

7. Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты – 2006

8. “Лучшие люди России” энциклопедисенә кертелде –2007

9. Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы– 2008; 2009

10. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия –2010.

11. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының  Мактаулы гражданины – 2010

12. “Иң күп укылган китап” конкурсында “Акыллыга сүз әйттем” китабы  2 урын алды – 2005

13. ”Иң яхшы шигъри әсәр” номинациясендә ”Көрәшәләр малайлар”  әсәре өчен 2 нче урын – 2011

14. “Иң күп укылган китап” конкурсында  “Очты, очты…”  китабы 2 урын алды – 2002

15. “Балаларга бүләк”  республика конкурсында 1 нче урын – 2007

16. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк – 2012

17.  “ Татарстан” конкурсы лауреаты – 2014

18. “Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль   портреты»  конкурсында  “Синең исемең белән, мөгаллим…” номинациясендә җиңүче –  2011

19. “Балкыш”  фестивале лауреаты – 2013;  2014.

20. “Иң күп укылган китап” конкурсында  “Баллы җәй” китабы  3 урын алды – 2015


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин