Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сараи Сәйф

Сәйф Сараи төрки-татар әдәбиятын, аеруча шигъриятне үстерүгә, язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аерым мәгълүматларга таянып, Сәйф Сараиның туган елы 1321 дип фараз кылына. Ул – Алтын Урда чорында Сарай шәһәрендә яшәп иҗат иткән татар шагыйре, әдәби кушаматы да шул шәһәргә бәйле. Ул фарсы әдәбиятының дөньякүләм танылган классик шагыйре Сәгъди Ширазиның (1210–1292) «Гөлестан» китабын төрки телгә ирекле тәрҗемә итеп, аңар «Китабе Гөлестан бит-төрки» (1391) дип исем куя. С.Сараиның тәрҗемәсе – «Гөлестан»ның кулъязма нөсхәсе (күчерелмәсе) – Голландиядә Лейден университеты китапханәсендә саклана. Кулъязма 373 биттән тора. Аның 355 битендә «Гөлестан», калган өлешендә Сәйф Сараиның үз әсәрләре һәм шул чор төрки шагыйрьләреннән Мәүла Казый Мөхсин, Гыймад Мәүляви, Әхмәд Хуҗа Сараи, Габделмәҗид, Тугълы Хуҗа, Хәсән Угылы, Хәрәзми шигырьләре урын алган.

Лейденда саклана торган бу кулъязманың Мәскәүгә алдырылган фотокүчермәсеннән бер нөсхәсе филология фәннәре докторы Әмир Нәҗип аркылы Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына да җибәрелә. С.Сараи һәм аның әсәрләре турында «Совет әдәбияты» журналының 1957 елгы 4 һәм 12 саннарында, шулай ук «Казан утлары» журналының 1966 елгы 12 санында тулырак басыла.

С.Сараиның, язуда теркәлеп, безгә килеп җиткән әсәрләре 1394 ел белән чикләнә. Озак та үтми, 1396 елда әдип үлеп китә.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Гөлестан. Лирика. Дастан / кереш сүз һәм соңгы мәкалә авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң н е г у л о в Х. Сәйф Сараи иҗаты // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 246–273 б.

С и б г а т у л л и н а Ә. Сәйф Сараи иҗаты // Мирас. – 2003. – № 4. – 154 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Бөек акыл иясе // Мирас. – 2004. – № 7. – 83–86 б.

* * *

Х и с а м о в Н. Творчество Сейфа Сараи // Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. – Казань: ФЭН, 1999. – С. 85–91.


Язучылар