Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин Татарстанның нефть төбәгендә туып үскән, аны чыгару эшенә үзе дә якыннан катнашкан һәм татар әдәбиятына нефть темасын алып килгән язучыларның берсе иде. Ул 1928 елның 3 гыйнварында Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Авылда һәм Әлмәттә укып ун сыйныф белем алганнан соң, 1945–1947 елларда Казан театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли.
1948 елның декабрендә гаскәри хезмәткә алынып, авиамеханиклар әзерли торган хәрби мәктәпкә җибәрелә, мәктәпне тәмамлагач, 1962 елның ахырына кадәр авиация гаскәри берәмлекләрендә хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Ш.Бикчурин башта «Әлмәт нефть төзелеше» трестының коммуналь-торак конторасында ике ел тәрбияче, аннары өч елга якын (1955–1958) шул ук трестта эшче-төзүче, 1958 елның июненнән 1962 елның маена кадәр Лениногорск шәһәрендә чыга торган «Ильич васыятьләре» исемле төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире булып эшли. 1965–1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
Ш.Бикчуринның проза жанрындагы беренче язмалары – Әлмәт төзүчеләре тормышына һәм хезмәтенә багышланган очерклары һәм хикәяләре.
1957 елдан «Казан утлары» журналында күренә башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, бу очерклар һәм хикәяләр «Ташлы тауда» һәм «Истәлекле таш» исемнәре белән аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. 1961 елда әдип үзенең «Тальян моңы» исемле беренче музыкаль комедиясен дә яза. Нефтьчеләр белән авыл кешеләре арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне шул заман таләпләренчә шактый оста гәүдәләндергән бу әсәр шул ук елны Әлмәт татар драма театрында һәм соңрак Казанда М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторның «Бергә гомергә» исемле икенче драма әсәре дә, Татар академия театры репертуарына кертелеп, 1964 елда тамашачыларга күрсәтелә.
Узган гасырның алтмышынчы елларының икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле документаль повесте (1965) һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар (1968) китабыннан соң, Ш.Бикчурин, нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай мәгълүматын бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләр җирлегендә тәрбияләнгән, төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең тормыш һәм хезмәтен чынбарлыктагы реаль вакыйгалар һәм үзенчәлекле образлар аша гәүдәләндергән «Каты токым» романы киң әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучылар даирәсен дә үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1977 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә, бераз соңрак Киев дәүләт нәшриятында украин телендә дә дөнья күрә. Бу романы өчен әдип 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар берлеге идарәсенең эшчеләр сыйныфы турындагы әсәрләргә уздырган конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була.
1980 елда Ш.Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын тәмамлый. Нефтьчеләрнең мәшәкатьле хезмәтенә, үзара мөнәсәбәт һәм гаилә тормышы, мәхәббәт темаларына багышланган бу әсәр дә матбугатка чыгу белән («Казан утлары», 1981) әдәби җәмәгатьчелек фикерендә уңай бәя ала һәм тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, ике тапкыр (Мәскәүдә һәм Казанда) аерым китап булып басылып чыга.
Әдәбият өлкәсендәге иҗади хезмәт уңышлары өчен Ш.Бикчурин 1978 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1988 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул 1991 елның 17 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә вафат була.
Ш.Бикчурин – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.