Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фидаи Шамун

       Гражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган Шамун Фидаи (Касыйм Мөхәммәтҗан улы Шакирҗанов) 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Аның әтисе, Оренбург каласына килеп урнашып, бераздан үзенә бәләкәй генә ипи пешерү ханәсе ачып җибәрә һәм бу эштә шактый гына уңышларга ирешә.

          Касыйм әнә шул чагыштырмача мул тормышлы, дини йолаларга бик турылыклы, диндар гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Мәктәп яшенә җиткәч, әтисе аны Оренбургтагы кадим мәдрәсәләрнең берсенә укырга бирә. Монда укыту-тәрбиянең заманча булмавы яшүсмер малайның күңелендә иске мәдрәсә тәртипләренә карата бик иртә протест хисләре уята.

          Мәдрәсә елларында Касыйм үзлегеннән күп укый, өлкән шәкертләр оештырган «Милли көй, сәхнә һәм әдәбият» түгәрәгенә йөреп, шигърият бабында беренче тәҗрибәләрен ясый.

          1916 елда Касыйм Уфага китеп, укуын ул чорда татар мәдрәсәләренең иң алдынгыларыннан саналган «Галия»дә дәвам иттерә. «Галия»дә әдәби түгәрәк эшли, сәнгать кичәләре уздырыла, кулъязма «Борау» исемле көлке журналы чыга. Касыйм боларның барысына да якыннан торып катнаша, беренче шигырьләрен шул кулъязма журнал битләренә урнаштыра, соңга таба, Февраль инкыйлабы булып, шәһәр социаль каршылыклы революцион вакыйгалар казанында кайнаган көннәрдә, татар социал-демократларының матбугат органы «Алга» газетасы белән хезмәттәшлек итә, анда үзенең шигырьләрен, Беренче бөтендөнья сугышына каршы юнәлтелгән «Тукта, сугыш!» исемле нәсерен бастыра.

          1918 елның җәен Касыйм туган шәһәре Оренбургта уздыра, анда татар демократик яшьләренең «Туплан» оешмасы тарафыннан чыгарыла торган шул исемдәге газетага языша, ә көзен яңадан Уфага килеп, яшьләр һәм гаскәриләр арасында күптөрле җәмәгать эшләре алып бара: җыелышларда, митингларда чыгышлар ясый, әдәби кичәләр, спектакльләр оештырыша, 1918–1919 елларда Көнчыгыш фронтның Бишенче армиясе сәяси бүлеге тарафыннан нәшер ителгән «Кызыл яу» газетасында «Шамун Фидаи» имзасы белән күп кенә революцион рухлы шигырьләрен бастыра.

          1919 елның мартында Колчак гаскәрләре Уфага кергәч, ул «Кызыл яу» газетасы хезмәткәрләре белән бергә Бәләбәйгә чигенә, аннары андагы татар-башкорт большевиклары оешмасы карары белән Оренбургка җибәрелеп, Беренче коммунистик яшьләр берлеген оештыру буенча актив эш алып бара. Бәләбәй һәм Оренбург шәһәрләрендә яшәгән шушы айларында аңа, кулына корал алып, Колчак һәм Дутов гаскәри отрядларына каршы бәрелешләрдә дә катнашырга туры килә.

          1920 елның башыннан Ш.Фидаи – янәдән Уфада, комсомол эшендә.

          Ул Коммунистик яшьләр берлегенең Уфа губерна комитетына әгъза итеп сайлана һәм, комитетның татар-башкорт коллегиясендә нәшрият бүлеге мөдире буларак, «Яшь коммунист» исемле татарча газета чыгаруны оештырыша. Шул газета битләрендә аның яшьләр арасында сәяси агарту эшләрен җәелдереп җибәрергә өндәп язган ялкынлы мәкаләләре басыла. Болардан тыш 1919–1920 еллар арасында Оренбург һәм Уфа газеталарында аның аерым шигырьләре, нәсерләре дә дөнья күрә.

          Ш.Фидаи шул ук 1920 елда Уфа губернасының коммунистик яшьләрберлеге исеменнән комсомолның III Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайланган була, ләкин аңа бу утырышларда катнашырга туры килми. 1920 елның июнь урталарында яшьләр эше белән авылга командировкага барышлый юлда совет тәртипләренә каршы баш күтәргән гыйсъянчы крәстияннәр кулыннан һәлак була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Октябрь җиле: шигырьләр, нәсерләр, шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 106 б. – 4000 д.

* * *

Пламя сердца: стихи / пер. с татар., предисл. Р.Паля. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1971. – 47 с. – 4000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш а к и р җ а н о в М. Шамун Фидаи турында хәтердә калганнар // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 8. – 115–122 б.

А й м ә т Р. Атылган йолдыз // Шәһри Казан. – 2002. – 28 июнь.

* * *

П а л ь Р. Иду до конца: докум. повесть. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1973. – 206 с.


Язучылар