Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Чишмә районы Акбүре авылында Шамил Шәйдуллинны искә алдылар

Яңа Чишмә районы Акбүре авылында мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә якташ язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллинның тууына 85 ел тулу уңае белән искә алу кичәсе узды.

Чаллыдан язучының хатыны Фиалка Шәйдуллина, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Роза Хәмидуллина, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Э.Касыймов, Егор Уткин, Шәйхи Маннур әдәби премияләре иясе Мансур Сафин кайтты. Якташ язучыны искә алу кичәсендә Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев әдәби премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лилия Фәттахова катнашты. Кичәдә һәркем үзенең язучы турындагы истәлек, хатирәләре белән уртаклашты. Кичә дәвамында мәктәп укучылары тарафыннан Мансур Сафин, Лилия Фәттахова, Шамил Шәйдуллин шигырьләре яңгырады. Очрашу җырлар белән үрелеп барылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова