Татарстанның Питрәч районында XVII гасырда Мәүлә Колый тәхәллүсе белән иҗат иткән татар һәм башкорт суфи шагыйре хөрмәтенә стела төзелеше быел башланачак.
Чыты авылына керү юлында булачак стела урынында киләчәк буыннарга юллама белән капсула 1 апрельдә салыначак, ә төзелеш эшләре җәйгә планлаштырылган.
Моннан тыш, Чыты авылы мәчете дә Мәүлә Колый исеме белән аталачак.
1 апрельдә Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия конференциясе уза. Анда галимнәр һәм белгечләр — тарихчылар, фәлсәфәчеләр, археологлар, этнографлар, дин, мәдәният белгечләре һәм башкалар катнаша.