Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лавришко Владимир

Владимир Николаевич Лавришко 1944 елның 29 февралендә Казан  шәһәрендә туа. Казан «Теплоконтроль» заводында эшләү белән бергә ул кичке эшче яшьләр мәктәбендә урта белем ала. 1965-1970 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый.

Владимир Лавришко 1997 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә табиб булып эшли, бер үк вакытта «Комсомолец Татарии» газетасының махсус корреспонденты вазифаларын башкара.

Язучының әдәби иҗаты шигырьләрдән башланып китә. Аның беренче шигырьләре үткән гасырның алтмышынчы еллар башында дөнья күрә.

Әмма сүз башын Евгений Евтушенко язган беренче шигырь китабы  («Узел связи») 1982 елда гына басылып чыга, 1985 елда аның шигъри җыентыгы («Правда») нәшер ителә. 1987 елда «Комсомолец Татарии» газетасы Габдулла Тукай шигырьләрен иң яхшы тәрҗемә итүче бәйгесе игълан итә һәм В.Лавришко анда беренче урынга лаек була.

Прозаик буларак В.Лавришко соңрак формалаша. 1990 елның сентябрендә «Вечерняя Казань» газетасында аның «Там есть такая штучка» дигән хикәясе басыла. Ике айдан бу хикәя Мәскәүдә «Смена» яшьләр журналында дөнья күрә, 1992 елда немец теленә тәрҗемә ителеп, Берлин нәшриятында нәшер ителгән яңа рус прозасы антологиясенә («Dеr Knade Jaһrһundert») кертелә.

Владимир Лавришко хикәяләре республика матбугатында, «Смена», «Октябрь», «День и Ночь» журналларында басыла, аз санлы сайтларда, икенче төрле әйткәндә, Интернетның шәхси китапханәләрендә урын ала.

Язучының беренче проза китабы («Перевод с глухонемого») 1998 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә.

Узган гасырның җитмешенче еллар уртасыннан В.Лавришко респуб- лика телевидениесе белән хезмәттәшлек итә, Татарстан мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган берничә тапшыруның авторы була. Казан кинохроника студиясендә аның сценариесе буенча берничә документаль фильм төшерелә, һәм алар Бөтенсоюз кинофестивале премияләренә лаек дип табылалар.

Язучы ХХI гасыр башында модага кергән «нон фикшн» стиленә өстенлек бирә, аның документаль стильдә язуы моңа мисал булып тора.

2004 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Слеза на лице» китабында эссе һәм хикәяләре белән беррәттән «Холодный дом Антона Чехова», «Пушкин и десять заповедей», «Время и деньги, романы и женщины, загадки и тайны Федора Достоевского», «Прощай. Люблю. Такташ» дип аталган документаль повестьлары урын ала.

Соңгы елларда Владимир Лавришко драматургия жанрына да мөрәҗәгать итә. Аның Антон Чехов үлеменә 100 ел тулу уңаеннан язылган «Холодный дом Антона Чехова» пьесасын Казан театр училищесы студентлары диплом спектакле итеп алалар, һәм ул тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

В.Лавришко – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Узел связи: стихотворения, поэма-хроника. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 80 с. – 8000 экз.

Трава: стихотворения. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 64 с. – 3000 экз.

Перевод с глухонемого: проза разных лет. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 286 с. – 5000 экз.

Слеза на лице: эссе, рассказы, докум. повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 512 с. – 2000 экз.


Язучылар