Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез»

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште.

Марат Әхмәтов язучылар янына «гаиләгә үтеп керерлек, әти-әнинең күңелен кузгатырлык үтемле чаралар» табу өчен киңәш-табыш итәргә килсә, язучылар «покосны киңрәк алып» сөйләштеләр, ягъни, гаиләдә татар телен саклау өчен «болар, болар һәм болар» кирәк була. Фикер алышу акча белән табыла торган «болар-болар» белән генә чикләнмичә, татар менталитеты һәм башка җитди мәсьәләләргә дә кереп китте.

Язучылар берлегендә үткән очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты.

Язучыларга Татарстан китап нәшрияты пакет белән китаплар (пакетта Әдәби конкурста I, II, III урыннарны алган романнар – Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар», Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» һәм Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» китаплары, Җәвит Шакировның «Моңлану» китабы, Сания Әхмәтҗанованың «Күчеш дәвере» һәм башка китаплар күренде) һәм Комиссия белән Балалар нәшрияты («Татармультфильм» белән бер үк шәхесләр гамәлгә куйган нәшрият) чыгарган Әдәби шоколад таратылды.

Марат Әхмәтов: Быелгы ел «Гаилә елы» дип игълан ителде. Без гаилә һәм туган тел темасына сезне тыңларга дип килдек. Сез һәрберегез гаиләле, балалар үстереп ятасыз. Бернинди шигем юк – барыгызны да милли гаилә дип кабул итәм. Туган тел өчен борчылып яшисездер. Тел язмышы өчен гаиләнең ролен таныган хәлдә, тел чылбырын өзмичә ничек сакларга икән? Гаилә ничек үтеп керергә? Без «ТНВ» белән дә, Татарстан дәүләт компаниясе белән дә, «Татмедиа» белән дә, аерым матбугат чаралары белән дә, Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары, югары уку йортлары белән бергә эшләнгән бик күп проектларга теләктәшлек күрсәтәбез. Аларны финансларга ресурслар табарга булышабыз. Әмма безнең гаиләгә үтеп керерлек, әти-әнинең күңелен кузгатырлык үтемле чаралар таба алганыбыз юк. Сезнең белән киңәшү безгә юл күрсәтсен иде.

Мин сезгә «тегене эшләгез», «моны эшләгез» дия алмыйм. Болай да, Берлек кайнап торырга тиеш, дип, Ркаилга көн саен бәйләнәм. Тел чишмәсе монда бәреп чыгып кайнап торырга тиеш, дип әйтәм. Сезнең фикерне тыңлап, уртак бер үтемле юл тапсак иде.

Гаилә дип өч буынны карыйбыз икән – әби-бабай, әти-әни һәм балалар – шушы чылбыр өзелмәсен өчен безнең буын татар телендә белем һәм тәрбия алып үскән. Без үз балаларыбызга телне үзебезгә бирелгән дәрәҗәдә җиткерә алмадык. Ә безнең балалар үз балаларына тагын да сыеграк хәлдә җиткерәләр. Туган телгә мәхәббәт белән яши торган гаиләләр бик аз, ни кызганыч. Менә шундый эчкерсез сөйләшүгә чакырдык без сезне. Хәзер сезне тыңлыйсы килә.

Ркаил Зәйдулла: «Мин балаларга, рус сүзе катыштырса, 1 сум штраф сала идем»

Ркаил Зәйдулла: Мин яшь гаилә түгел, балалар үсеп җитте. Ләкин әле бабай да түгел. Мин балаларга, рус сүзе катыштырса, 1 сум штраф сала идем. Баланың акчасы юк инде, киләчәктә түләсен өчен язып бара идек. Малай шулай үсте, кыз хәйләкәррәк булып чыкты: «Штраф татарча ничек?» – дип сорады.

Иң бәхетле кеше – ул әби-бабай белән үсүче. Шәһәрдә бергә тупланып яшәү культурасы юк бит инде – киленнәр каенана белән яшисе килми. Балалар бакчасына кергәнче шәп итеп сөйләшкән бала беренче көнне үк чит тел сүзен алып кайта. Ул сүзләр күбәя барып, туган телебезне күмеп китә. Сүземне артыкка сузмыйм, сез минем сүзне болай да күп тыңлыйсыз. Без, каләмдәшләребезнең тәҗрибәсе белән танышырга диеп, сезнең инициатива белән җыелдык…

Марат Әхмәтов: Чувашиядә Тукай дип аталган авыл бар. Аларның тормышы, телгә мөнәсәбәте белән кызыксынып, очрашуга барган идек. «Ике-өч катлы йортлар сездә дә, бездә күп. Сездә ул йортларда әти-әни һәм бала яшәсә, бездәгеләрдә өч буын яши, телебезне шуңа күрә саклыйбыз», – диде алар. Әти белән әни эшмәкәрлектә, әби белән бабай оныкларны карый.

Штраф мәсьәләсенә килгәндә, «Адымнар» мәктәбендә «Минтимер һәм аның дуслары» дигән кино караган идек. Анда Әзһәр Шакиров катнашты. Әти-әни улларын җәйгә авылга кайтаралар. Бик кызыклы фильм. Бабай оныкка көнгә 100 сум бирә дә, онык бер рус сүзе кыстырса, «улым – 10 сум», икене кыстырса, тагын 10 сум. Оныкның үзенә кергән акчаны кире бирәсе килми бит инде… Ул фильм өчен кеше аны үзе теләгән вакытта карый алырлык мөмкинлекләр булдырасы иде.

Ркаил Зәйдулла: Менә минем тәҗрибә ничек киң таралды. Рөстәм Галиуллин аны «Көзге кайтаваз» пьесасына (Камал театрында куелды. – авт.) да кертте.

Лилия Гыйбадуллина: Бүгенге көндә бик популяр робототехника түгәрәгенең татарчасы юк

Лилия Гыйбадуллина: Безнең 2 улыбыз бар. Аллага шөкер, алар татарча белә. Безнең Чаллыда яшәвебезнең төп сәбәбе – әти-әнинең якынлыгы, димәк, балалар әби-бабай белән атна саен очрашып тора ала. Ильяс балалар бакчасында татар телле балалар белән тәрбияләнеп теле сакланды. Закирның балалар бакчасында татарча аралашыр кешеләре булмагач, аның телен саклау гаилә өстендә булды. Гәрчә икесе дә татар төркемендә йөрсәләр дә. Без, балаларыбыз татар телле булсын, дип, аларны «Адымнар-Чаллы» гимназиясенә күчердек. Без анда баланың теле сакланышын күрәбез, чөнки кайбер фәннәр татарча укытыла, балалар телнең фән теле булуын да белеп үсәләр.

Бер күңелгә тигән әйбер – балага татарча өстәмә белем бирү мөмкинчелеге юк: татар телле түгәрәкләр һәм секцияләр юк дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә бик популяр робототехника түгәрәгенең татарчасы юк.

Балаларга кызыклы булган түгәрәкләрне татарча оештыра алсак, ул телне саклауга өлеш кертер иде, дигән ихлас тәкъдимем бар.

Марат Әхмәтов: Без әти-әнинең тел язмышы өчен җаваплылыгын бакчага йөкләргә тырышабыз. Әти-әни, бала бакчадан һәм мәктәптән кайткач, татар телен саклау өчен нишләргә тиеш? Бакчада татар телендә белем бирүне идеаль оештыру бик авыр. Ә гаилә, теләсә, балалары белән татар телендә аралаша ала. Әти-әнинең телгә мөнәсәбәтен ничек җылытырга?

Лилия Гыйбадуллина: Бу – намус эше.

Марат Әхмәтов: Әби-бабай белән еш аралашуны аңлыйм. Шимбә-якшәмбе көннәрдә очрашсалар, ул телгә матур йогынты ясый. Сезнеке кебек гаиләләрне ничек арттырырга?

Ркаил Зәйдулла: Безнең иң зур бәла – милли үзаң бик түбән дәрәҗәдә. Без үскәндә «татар теленең ындыр артына чыккач кирәге калмый» дигән сүз популяр иде. Без, татар телен укытырга кирәк, дип сөйләгәндә, бер әйберне онытабыз, минемчә – бездә милләтең белән горурлану, тарихыңны белү дәрәҗәсе бик түбән. Авылдан киләләр тел белеп, ләкин мин аннан әлләни файда күрмим. Чөнки алар татарның нинди халык икәнен белмиләр. Нинди зур дәүләтләр төзүен белмиләр. Горурлана белмиләр. Татар телен белгән өчен дә үзләрен түбән итеп сизәләр. Сөйли-сөйли, яза-яза нәтиҗәсе булмый калмаса да, ул тенденция әле дә дәвам итә. Димәк, эшлисе эшләр күп. Гафу итегез, бу – лирик чигенеш. Сез Лилиянең балалары исеменә генә игътибар итегез әле – Ильяс һәм Закир. Эльмира, синең балаларның исемнәре ничек?

Эльмира Җәлилова: Таһирҗан һәм Бәхтияр.

Ркаил Зәйдулла: Балалар бакчаларында Азалия, Альбиналар баскан. Исем кушудан ук әти-әнисенең кемлеге күренә.

Эльмира Җәлилова: Минем өчен балаларга татар теленең кирәк булуы кирәк

Эльмира Җәлилова: Без һаман татар теленең гаиләдә генә сөйләшенеп кала торган тел булуы турында сөйләшәбез. Без очраша торган беренче авырлык – өйдән чыгуга, татар теленең кирәксез булуы. Минем кече улымны мисалга китерәсем килә: ул башта шахмат белән шөгыльләнде һәм хәйран гына уңышлы адымнары булды. Ләкин шахмат мәктәбендә барысы да русча иде, без, тренер сайлаганда, татар телле дип сайламыйбыз, югарырак квалификацияле дип сайлыйбыз. Ә алар рус телле туры килде. Шахмат юлы кайбер вакыйгалардан соң өзелгәч, химия белән шөгыльләнә башлады. Хәзер Мәскәүдә укый. Үз юнәлеше буенча кызыклы мәктәп эзләде, Яшел Үзән районында тапты, зур өметләр белән барса да, анда барысы да русча иде. Ул мәктәп өметләрен акламагач, лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге дә булмагач, Мәскәүгә китте. Татар теле өйдә кирәк булып кына сакланып кала алмый…

Марат Әхмәтов: Өйдә дә кирәк түгел бит әле… Өйдә кирәк булса да ярар иде.

Эльмира Җәлилова: Өйдә кирәк булган тел белән генә без татарлыкны саклап кала алмыйбыз. Минем иң зур хыялым – татар исемле, татар фамилияле балаларыбыз зур шәхесләр булсыннар иде. Минем олы улым – юрист, МГУда укый. Кечкенәсе балачактан бик театрал булды. Алар күп укыдылар. Алар Казанга кайткан арада, мин татар телевидениесен куша алмыйм – аларга ул кызык түгел, татар радиосын тыңлый алмыйбыз – кызык түгел. Татар театрлары кызык түгел – алар Мәскәү куелышларын күрәләр. Бәхтияр бердәнбер «Тормышмы бу?» спектаклен карады. Минем өчен аларга татар теленең кирәк булуы кирәк. Татар теле аларга өйдән чыккач та кызык булсын иде. Без алар белән өйдә татарча сөйләшәбез.

Марат Әхмәтов: Сез татарча әйтәсез, алар – русчалы-татарчалы…

Эльмира Җәлилова: Штрафлар юк.

Марат Әхмәтов: Шахмат түгәрәге дидегез, кирәк материалларны туплап, татарча китап чыгарып булыр анысы.

Гөлүсә Батталова: Аның 90нчы елларда басылган китабы да бар иде кебек. Рәшит Нәҗметдинов китабы.

Дания Нәгыйм: «Кайда бушлай – шунда язучылар. Театр артистлары һәм җырчылар бушка йөрмиләр»

Дания Нәгыйм: Ирем Илназ белән ике ул тәрбиялибез. Раянга – 7, Нуриханга 2 яшь. Раян – җәннәт капкасы исеме, шуңа шундый исем сайладык. Беренче тәкъдимем – «Хәрәкәттә бәрәкәт» шикелле кичке уеннар үткәрү. Камал театры янындамы…

Марат Әхмәтов: Гүзәл Сәгыйтова оештырган «Хәрәкәттә бәрәкәт» уеннарында катнашканың булдымы? Мин анда сабан туе кебек булыр иде, дигән идем дә… Шәһәрдә мондый проектларны көчәйтергә кирәк, дип әйтәсең киләме?

Дания Нәгыйм: Мин нәкъ менә уеннарга басым ясарга, дим. Хәзерге балалар без уйнаган уеннарны белмиләр. Балалар җыелышкач, нишләргә блемичә тилмереп йөргәнче, шул уеннарны уйнар иде. (Дания Мәдәният министрлыгы оештырган «Уен-фест» фестивален белми иде булса кирәк. – авт.).

Татарча тавыш ярдәмчесе (голосовой помощник) кирәк. Ягъни, балаларның сорауларына җавап бирерлек электрон ярдәмче.

Марат Әхмәтов: Безнең андый проект чыгып килә – без аны 2-3 ел финансладык. Аны Фәннәр Академиясе эшли – презентация ясадылар.

Айрат Зарипов: «Алиса» татар телле булырга тиеш инде, әйеме?

Дания Нәгыйм: Бала белән аралаша алырлык виртуаль кеше дип әйтик.

Ркаил Зәйдулла: Чын кешегә ихтыяҗ булганда виртуаль кешене таләп итәбез.

Дания Нәгыйм: Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә язучылар гына түгел, театр артистлары да, җырчылар да очрашуларга йөрсеннәр иде. Чөнки кайда бушлай – анда язучылар. Театр артистлары һәм җырчылар бушка йөрмиләр.

Гөлүсә Батталова: Театр артистлары йөри.

Марат Әхмәтов: Артистлар язучыларга караганда кызыклырак та булырга мөмкиннәр. Ул татар теле турында үтемлерәк тә җиткерергә мөмкин. Бу мәсьәләне язып куйыйк әле.

Дания Нәгыйм: Безнең балалар бакчасына артистларның бушлай килгәне юк. Аннары ЮХИДИ хезмәткәрләре, килеп, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлиләр, янгын сүндерүчеләр килеп сөйли – алары да татарча сөйләсеннәр иде.

Хәзер әбиләр дә, вата-җимерә, оныклары белән русча сөйләшергә тырышалар. Ягъни, әбиләр балаларга яраклаша. Балалар бакчаларында язучылар әбиләр белән дә, әти-әниләр белән дә күрешсәләр иде. Китапларны сатып алу мөмкинлеге белән презентацияләр дә ясарга мөмкин. Шунда әбиләргә һәм әниләргә татар телендә аралашу кирәклеген аңлатасы иде. Татар булган, ләкин татарчаны начар белгән аналар өчен төрле тегү, пешеренү клублары оештырып, анда татарча мохит тудырырга мөмкин. Бәлки, шулай кызыксынуы артыр иде.

Минем татар телендә нон-фикшн жанрына, психологиягә караган, матурлык серләре, матур сөйләм серләре турында китаплар сериясен күрәсем килә. Бизнеста уңышка ирешкән кешеләр турында кызыклы итеп язарга була. Белгечләрне җәлеп итеп аларны чыгарырга булыр иде.

Татар телендә ким дигәндә тагын бер телеканал булдырылса әйбәт булыр иде. «Шаян ТВ» кызык булмаганда, алар башка каналга күчә, ә русча алар бик күп.

Ркаил Зәйдулла: Анысы бик кыйммәт. Син, хыялланам, дигәч тә… Тематикасын киңәйтү турында сөйләшсәк инде.

Марат Әхмәтов: Балаларыгыз «Шаян ТВ»ны карыймы?

Дания Нәгыйм: Каратырга тырышам. Ачып куям, ләкин кызык түгел, бүтәнгә күчерик әле, дия башлыйлар.

Рифат Сәлах: Безнең балалар бик яраталар.

Рөстәм Галиуллин: «200 миллионга гаилә белән карый алырлык яхшы фильм эшләнсә! Һичьюгы, башкортларның «Сестренка»сы кебек»

Рөстәм Галиуллин: Минем хатыным – урыс авылында бердәнбер татар гаиләсе булып үскән кеше. Андыйлар тагын да миллирәк була. Безнең 2 бала – кыз һәм малай. Өйдә саф татарча сөйләшәбез. Кызым Камилә Опера һәм балет театрында спектакльләрдә катнаша. Әйтик, Муса Җәлил операсында Чулпанны уйнады. Малай спорт белән шөгыльләнә.

Оныклар авылга кайткач татарча гына сөйләшә – әти моны катгый куйды. Балалар бакчада рус телле төркемдә йөрде, катнаш мәктәпләрдә укыды. Ләкин татарча сөйләшә һәм укый алалар икән, димәк, тел гаиләдә саклана, дигән әйбергә киләбез инде.

Мин заманында Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча диссертация яклаган идем. Аның улы Айнур Айделдинов – инвестицион-венчур фонды директоры иде, хәтерлисездер. Түрәләр арасында матур итеп татарча сөйләшүчеләр – сез дә ул гына, дип беләм. Мин аннан ничек шулай өйрәнүен сораштым. Аның әтисе Тәүфикъ Әйди көнгә 100 бит татарча укырга план төзи торган булган икән. Хәзер Айнур Айделдинов үзе миннән, кызларны татарча ничек укытырга, дип киңәш сорый. Әти шикелле эшләмәкче булам, укымыйлар, ди. Минем тәкъдимем шул уңайдан. Балаларга укытылырга тиешле 100 китап дигән исемлек төзелде. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов… Ләкин, гафу итегез, алай гына булмый. Аларга бүгенге заман әсәрләре кирәк. Бәлки, максатчан рәвештә кече яшьтәге балалар өчен заманча әсәрләр проекты әзерләргәдер? Аны, затлы итмичә генә, гади китап итеп чыгарыргадыр. Без аны татар гаиләләренә таратыр идек.

Марат Әхмәтов: Аны кем эшли ала?

Рөстәм Галиуллин: Язучылар берлеге нәшрият ачты бит. Шушы «Язучы» нәшрияты кысаларында эшләргә мөмкин.

Ркаил Зәйдулла: Эшли алабыз, әлбәттә.

Рөстәм Галиуллин: Ул яшь үзенчәлекләрен искә алып эшләнә. Ләкин «заманча» дигән бер шарты бар. Ул гаиләләр өчен ярдәмлек була инде…

Ркаил Зәйдулла: Син минем заказны үтәдеңме соң әле? Балалар өчен дастан яздыңмы? Сезне яздыру бик кыен бит.

Рөстәм Галиуллин: Мин татар телле бала үстерә алган гаиләләрдән ничек өйрәтә алулары белән кызыксынам. Дания Заһидуллинаның улы – министр. Ул да татарча сөйләшә. Мин көнгә 2 сәгатемне бала белән татарча сөйләшүгә багышлый идем – көн саен, саф татарча, дөнья хәлләре турында сөйләшә идек, ди. Хәзер оныклар белән шулай эшлим, ди. Хәзер ата-аналар алай эшли дә алмый – кемнеңдер фикерләве, кемнеңдер вакыты җитми. Шуңа, бәлки, киң катлау өчен, Дания әйткән ярдәмлек (голосовой помощник) тә кирәктер.

Ркаил Зәйдулла: Дания урынына робот тәкъдим итәсеңме?

Рөстәм Галиуллин: Улым Россия буйлап ярышларга йөри. Юлга үзе белән китаплар ала. Спортчылар тормышы турында русча кызыклы китаплар бар. Спортта безнең күп кенә кызыклы шәхесләребез бар. Шулар турында язарга була.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, Лилия Гыйбадуллина көрәшче «Копченый» турында язды.

Марат Әхмәтов: Сез уракка чыкканда урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез. Нигә язмыйсыз соң? Сез – татар җанлы кешеләр бит.

Рөстәм Галиуллин: Яздык, ди, безнең бердәнбер журналга гына биреп булмый бит. Татарстан китап нәшриятының планына кереп булмый. Анда гомумән әдәбият аз калды.

Татарстанда кино күп төшә. Елга 200-300 млн җыеладыр. Ләкин татарда «Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» диләр. 200 миллионга гаилә белән карый алырлык яхшы фильм эшләнсә! Һичьюгы башкортларның «Сестренка»сы кебек.

Ркаил Зәйдулла: Анысына гарантия юк бит: симез булырмы әле ул…

Илгиз Зәйниев: Рөстәм, 200 млн безнең 10 елда да тотылмый. Бездә 8 млн грантны 15 кинога бүләләр. Иң зур бюджетлы, бәлки, Байбулат Батулла фильмы булгандыр. Ул да Татарстан акчасына төшмәде. Әйе, 500 мең сумга кино төшереп булмый. Хәзер аның төшерүчесе дә юк.

Рөстәм Галиуллин: Аны Мәскәүләр төшерергә тиеш, дип саныйм.

Ркаил Зәйдулла: Якутлар мисалы бар бит. Алар телефонга да кино төшерәләр.

Илгиз Зәйниев: Беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Аның акчасы да табылыр иде, республика бирә бит. Камал театрына 15 млрд. сумга бина төзеп яталар – акча табыла бит. Кинода шундый кеше күрсәләр, акча бирмәсләр идемени? Бирерләр иде!

Марат Әхмәтов: Фильм мәсьәләсендә бер кытыршылык бар. «Болгар җилләре»ннән соң гайрәт чигелгән инде. Син «Минтимер һәм аның дуслары», «Җылак» фильмнарын карадыңмы? Сездә аларны карауга ихтыяҗ булырга тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Мин карадым ул фильмнарны.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Илгиз белән Рөстәмне куәтләп әйтәм. Чыннан да, миллиардларны тыгып була ул. Нәтиҗәсе булсын! Безнең бит әле үзен раслаган зур рәссамнар юк. Бәлки, безгә кыска метрлы кинодан башларгадыр. Конкурс игълан итергә була. Аны телефонга да төшереп була, зур чыгымнар да кирәкми. Артистлар бушка да төшергә мөмкин. Сценарий өчен… мәсәлән, Ркаил абыйның кыска хикәяләре бар. Бәлки, башта шулай кузгатып караргадыр. Минем татарчаларга интернетта бик юлыкканым булмады. Бар инде… «Гастарбайтер» кебекләр, ләкин ул миңа ошамады. Бөтенләй ошамады. Русча эшләнгәннәр бик күп: сюжеты бар, вакыйга бар, 2-3 актер. Арада бик яхшылары бар. Алар күп чыгым да сорамый. Кешенең эчендә «учак» янса…

Марат Әхмәтов: Кыска метражлы татар телле фильмнарга бәйге игълан итеп, кызыксындырып, күп материал туплап, җиңүчеләрен билгеләп эшләп була. Бу идеяңне кабул итәм.

Ркаил Зәйдулла: Бу – балалар өченме соң?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин чикләү яклы түгел. Иң мөһиме – эчтәлеге булсын! Алга таба шулар арасыннан кемнедер, бәлки, укытырга җибәреп булыр, заказ белән эшләтеп булыр. Башта куәсебез бармы икәнлеген ачыклыйк.

Марат Әхмәтов: Моны кем үз өстенә ала? Сүз монда меңләгән кыска метражлы фильм булдыру турында бара. Сез әдәби бәйге игълан иткән кебек…

Рөстәм Галиуллин: Минем тагын бер күптәнге идеям бар – Татар шәхесләре бакчасы булдырасы иде. Яки аллеясе. Монда язучылар гына түгел, әйтик, Мөштәри дә, Гыйлем Камайлар да бар, Мәрҗани да бар… Татарның 40 билгеле шәхесенең бюстларын куеп… Балаларыбызга «Безнең нинди кешеләребез бар!» дип күрсәтә алыр идек.

Гөлүсә Батталова: «Татар теле дәреслеге төзүчеләр бункерда ятмыйдыр бит?!»

Гөлүсә Батталова: Минем дипломым буенча төп белгечлегем – инглиз теле укытучысы. Инглиз телендә басым баланы сөйләм теленә өйрәтүгә бирелә: әңгәмә кору, шул телдә фикер белдерү. Ә без татар телендә – грамматика, грамматика. Миңа китап язучылар турында «нәрсә аптырыйсың, алар бит фән кешеләре» диләр. Фән кешеләре дә безнең белән бер республикада яшидер бит?! Аларның да балалары, оныклары бардыр. Алар бункерда ятмыйдыр бит инде?! Әдәбият дәреслегендәге әсәрләр – мораль яктан шуның кадәр искергән әсәрләр. Мин ул дәреслек белән улымны татар теленә тарта алмыйм. Ул Лилия Гыйбадуллинаның «Блогер» хикәясен ябышып ятып укыды, Алмаз Гыймадиевның «Селфи таягы»н укыды. Рөстәм Галиуллинның үсмерләр өчен язылган китаплары бар. Мин шуның белән генә тарта алам…

Ркаил Зәйдулла: Син генә түгел, бөтенесе шулай.

Гөлүсә Батталова: Мәсәлән, дәреслектә «Алтын китмән» дигән әкият бар. Улым: «Китмән нәрсә ул?» дип сорый. Хәзер китмәннең нәрсә икәнен авылда да белмиләр, чөнки бакчаларны трактор сукалый. Шундый искергән әсәрне ничек әдәбият дәреслегенә кертеп була?!

Марат Әхмәтов: Бу дәреслек авторын белсәң, кыйный идең…

Ркаил Зәйдулла: Алар күренми, аларны беркем белми.

Марат Әхмәтов: Бу мәсьәләне Мәгариф министрлыгы белән ачыклап сөйләшербез. Бәлки, сезнең кебек әти-әниләр, әдәбият укытучылары белән берәр түгәрәк өстәл оештырырга тәкъдим итәрбез. Атнага 1-2 сәгатьлек дәрестә морфологик, фонетик анализ белән баш катырып утыру кирәкме икән.

Гөлүсә Батталова: Тагын бер фикерем бар. Мин Әтнә театрында эшлим. Минем инанган фикерем: бүгенге көндә татар телен саклап кала алган, әдәбиятыбызны пропагандалый алган инструментларның берсе – театр. Куелыш буенча каршылык, тәнкыйть сүзләре булырга мөмкин. Әмма бала әти-әнисе белән татар театрына килә икән, алар аннан татарлыкны сеңдереп кайталар. Быел «Гаилә елы» уңаеннан театрларда Гаилә абонементлары да эшли, ташлама белән бара алалар (Гөлүсә молодец – ипләп кенә Мәдәният министрлыгы акциясенә реклама ясап алды. – авт.) Хәзер мәктәпләрдә мәктәп театрлары эшли, алар ел саен спектакльләр чыгара. Безнең Әтнә театры балалар театрлары арасында Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестивален булдырды. Иганәчеләребез ярдәмендә җиңүче театрлар 50 мең сумга кадәр бүләкләр ала. Без һәр катнашучыга Әтнә театрына 3 урынлык сертификат бирәбез (Тагын молодец – үзе эшләгән Әтнә театры проекты турында Марат Әхмәтовка мәгълүмат биреп алды. – авт.) Бүген сәхнәдә спектакль уйнаган бала иртәгә әти-әнисе белән спектакльгә килә. Мин аларны ел буе күзәтәм: алар безнең тугры тамашачыга әйләнә. Гаиләсе белән татар театрына йөргән кешедә милли рух уянмый калмый. Без мәктәп театрлары белән аралашып яшибез. Матди-техник проблемаларга тукталмыйм. Аларның иң зур проблемаларының берсе – репертуар. Аларның кулында бүген алып куя алырлык драма әсәрләре юк. Бу – андый әсәрләр язылмый дигән сүз түгел. Без үскәндә «Пионер сәхнәсе» дигән кечкенә генә китаплар бар иде. Анда кечкенә генә пьесалар иде.

Ркаил Зәйдулла: Скетчлар.

Гөлүсә Батталова: Алар мәктәп сәхнәсе өчен куярга яраклы әсәрләр иде. Алар китапханәдә бар, ләкин инде фикер ягыннан искергән. Мин белгән заманча китаплардан – Илгиз Зәйниевның «Бәби» китабы, Ркаил Зәйдулланың «Сары кирмән хәзинәсе». Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» китабында – өйрәнчегрәк әсәрләр.

Рифат Сәлах: Татарстан китап нәшрияты бер елны чыгарган иде, ләкин сатылмады…

Гөлүсә Батталова: Алар мәктәп китапханәләрендә һәм интернетта булсын иде.

Марат Әхмәтов: Заказ белән яздыртырга кирәкме яки булганнарын тупларгамы?

Гөлүсә Батталова: Иманым камил: монда утырган кешеләрнең дә компьютерларында әзер әсәрләрнең файллары бардыр.

Ркаил Зәйдулла: Бу – безнең бик зәгыйфь звено. Без әдәби конкурсның икенчесенә махсус скетчлар һәм балалар өчен пьесалар номинациясе керттек. Бик әз килгән иде, һәм бер әсәргә III урын бирә алдык. Жюри аны да I һәм II урынга лаек дип тапмады. Аларны язучылар юк безнең, нишләптер.

Гөлүсә Батталова: Мин сезнең белән бераз килешмим. Кеше скетчның нәрсә икәнен белми. Без аны «Мунча ташы»ның анекдоты кебек хәтердә калдырганбыз, интернетта ул бөтенләй башкача аңлатыла.

Ркаил Зәйдулла: Гаеп миндә булып чыктымыни?

Гөлүсә Батталова: Роберт Миңнуллин исемендәге конкурска шактый гына пьесалар килгән. Ул бәйге үткәрелә, урын алалар, ә пьесалар кайда ята? Алар кайсыдыр компьютерның ниндидер бер папкасында ята.

Марат Әхмәтов: Безнең әдәби бәйгедә бу номинация бар. Аны дәвам итсен дип саныйм. Булганнарын туплап китап итеп чыгарып буламы? Шуны кирәкле тиражда чыгарып мәктәпләргә таратсак, мәсьәләне әлегә хәл итеп буламы?

Гөлүсә Батталова: Була.

Марат Әхмәтов: Шуны туплау эше белән шөгыльләнә аласыңмы?

Гөлүсә Батталова: Алам.

Рифат Сәлах: Татарстан китап нәшрияты бер елны чыгарган иде, ләкин сатылмады…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Сезнең бит, сатып алучыгыз буларак, укытучы күз алдында тотыла. Кайсы укытучы үз хезмәт хакына эш өчен китап алсын инде?

Ркаил Зәйдулла: Сездә кыйммәт бит ул китаплар.

Марат Әхмәтов: Егетләр, мәсьәлә акчада түгел. Сез аны җыегыз әле, без аны үзебез бастырып таратырбыз. 2 ай эчендә туплый аласызмы?

Ркаил Зәйдулла: Туплый алабыз.

Рифат Сәлах: «Безгә монолингваль мәктәпләр кирәк дип саныйм. Ул халык традицияләрен сакласын, анда татар мохите булсын…»

Рифат Сәлах: Хәзерге вакытта 3 кыз тәрбияләп үстерәбез: Сөмбел, Өммегөлсем, Җәмилә. Мин проектларның күп булуын әйтәсем килә, безнең балалар шуларны кабул итүчеләр: «Шаян ТВ»ны карыйлар. Алар татар телен мультфильм карап өйрәнә: без «эшләрмен», «ашармын» дип сөйләшкәндә алар «эшләячәкмен», «ашаячакмын» дип сөйләшә. Салмачыда яшәгәч, балаларны бакчага йөртү кыенрак – әбиебез белән калалар.

Китап нәшриятында эшләүче кеше буларак әйтәм, «Казан утлары» белән Комиссия уздырган әдәби конкурсның уңай нәтиҗәсен күрәбез: бездә китаплар чыга…

Ркаил Зәйдулла: Кайсы конкурс?

Рифат Сәлах: «Казан утлары»…

Рөстәм Галиуллин: Язучылар берлеге белән, дип әйтергә кирәк.

Рифат Сәлах: Ә, әйе, Язучылар берлеге белән Комиссия уздырган конкурс. Балалар өчен язылган әсәрләр камилләшә бара. Үсмерләр әдәбиятының көчәеп китүе мине сөендерә. Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс та безгә бик файдалы – яңа материаллар килә, яңа авторлар ачабыз. Китап чыгаруга килгәндә, Фәннәр академиясеннән калган акчаларны кулланырга туры килә.

Тагын бер шундый тәкъдимем бар. Безнең полилингваль мәктәпләр бар, мин Казан, Чаллы һәм республикабызның зур шәһәрләрендә монолингваль мәктәп кирәк, дип саныйм. Мин аның якынча концепциясен күз алдына китерәм. Ул халык традицияләрен сакласын, беренче чиратта. Анда татар мохите булсын…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бу – киләчәккә инде, әйеме?

Рифат Сәлах: Әйе, киләчәккә. Ул татар телендә булырга тиеш, русча сөйләшкән әти-әниләр кермәсен иде. Ул түләүле булырга тиеш, минемчә. Чөнки баласы өчен 5-10 мең сум да түләргә әзер булмаган ата-ана кирәкми. Аларга безнең традициябез булган гарәп язуын да өйрәтергә кирәк. Башка төрки телләргә дә игътибар итергә кирәктер. Укытучыларны сайлап кына алырга һәм күбрәк хезмәт хакы түләп булмасмы дип уйлыйм. Әлбәттә инде, аның өчен төпле директор табырга кирәк…

Зал бертавыштан көлеп җибәрде, «үзең булсаң инде», диде кемдер.

Рифат Сәлах: Безнең авылда урта мәктәп иде. Хәзер ул ябылып, төп мәктәпкә генә калды. Монда минем дә гаебем бар, чөнки Казанга китеп бардым, балалар шәһәрдә үсә. Хәзер бит Казанның икенче бер ягына 15-20 км дагы мәктәпләргә йөртәбез. Бәлки, районнарда татарча сакланган авыл мәктәпләренә балаларны йөртергә кирәктер. Әти-әниләр 5-10 км ны гына барып кайта аладыр дип уйлыйм. Шундый фикерем бар, бу – абсурд фикердер инде…

Ркаил Зәйдулла: Син гениаль фикер әйттең: баласы өчен акча түли алмаган татар безгә кирәкми, дидең.

Резеда Гобәева: «Асылташ»та татар теле дәресләрендә фонетика белән морфология укытылмый»

Резеда Гобәева: Мин мәктәпләр темасын дәвам итә аламдыр. Илгиз белән безнең балалар – Гәүһәр белән Хәйдәр – «Асылташ» мәктәбенә йөри. Җәүдәт Сөләйманов Рифат хыялындагы мәктәпне булдырып маташа. Әлегә анда 4 класс бар. Татар теле дәресләрендә фонетика белән морфология укытылмый. Казан мэриясе «Әминә» проектын булдырды. Балалар өчен татар телен өйрәтә торган җырлар эшлибез. Аның шигырьләр авторы – мин (молодец – Резеда Гобәева да Марат Әхмәтовка үз эшен күрсәтеп алды. – авт.) . «Татармультфильм» белән мультфильмы да эшләнә. Серия чыга бара – балалар карый бара. Безнең балалар мәктәптә ул мультфильмнарны карый. Улым Хәйдәр андагы җырны өйрәнеп тә кайткан – мин әле аңа үзем язган ул җырны күрсәтеп тә өлгермәгән идем. Алар аны татар теле дәресендә өйрәнгәннәр – тел өйрәтүнең шундый яңа төр формасы кертелгән. Дөрес эшлиләр – сүзгә «разбор» ясап ятмыйлар, дип әйтәсем килә. Димәк, аз булса да, Казанда уңай мисаллар бар. Беренче елны андый мәктәпкә баланы бирү риск та булгандыр инде. Анда фәннәр татар телендә генә укытылмый, өч телгә дә зур игътибар бирелә. Җәүдәт абыйның хыялы: 5нче класстан фәннәрне төрле айда төрле телдә укытуны кертү…

Илгиз Зәйниев: Максаты шул инде – бала телдән телгә җиңел күчәргә тиеш. Бала татарча гына белсен, дип барсак, баланың фикерләү сәләтен чиклибез кебек. Бала телдән телгә җиңел күчә алса, җиңелрәктер. Без баланы, татар телендә генә укытабыз, дип изоляцияли алмыйбыз. Андый максат та булырга тиеш түгел.

Ркаил Зәйдулла: Дворяннарның балалары бер көнне – рус, икенче көнне – инглиз, өченче көнне француз телендә укыган…

Резеда Гобәева: Бәлки, шундый тәҗрибәләрне өйрәнеп киңәйтергә кирәктер. Җәүдәт абый үз бинабыз турында хыяллана. Ләкин без әле 107нче гимназия эчендә. Без ул гимназиянең түләүле класслары буларак барабыз.

Илгиз Зәйниев: Мәктәп эчендә мәктәп.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Аттестат шул мәктәпнеке буламы?

Резеда Гобәева: Әйе, «Асылташ» вкладыш буларак барадыр.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Норматив-хокукый статусын соравым.

Илгиз Зәйниев: Шул мәктәпнеке.

Резеда Гобәева: Гариза язып, шул мәктәпкә кердек. Шуның эчендә түләүле класслар бар. Түләвебез взнос буларак бара.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Башлангыч мәктәп аңлашыла – анда шул бер укытучы диярлек. 5 нче класска җиткәч ничек була? Укытучылар составына килгәндә…

Марат Әхмәтов: Аңлашылды. Илгиз, син нәрсәләр әйтерсең?

Илгиз Зәйниев: Балаларыбыз шул ук инде…

Резеда Гобәева: Надеюсь.

Марат Әхмәтов: Балалар белән шөгыльләнмим, дип әйтәсең киләме?

Илгиз Зәйниев: Шөгыльләнәм. Тукран кебек тукылдап, өйдә «татарча-татарча» дип йөрисең инде. Кызыктырырга тырышасың. Алар хәзер берәр нәрсә сораганда, «зинһар» дип татарча әйтсәләр, әтиләренең каршы килә алмавын беләләр.

Илгиз Зәйниев: «Безнең телебезнең сакланып килүнең сәбәбе көчле наданлыктан булган дип саныйм»

Марат Әхмәтов: Татар телендәге спектакльләргә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ бар?

Илгиз Зәйниев: Театр җитәкчесе буларак әйтә алам: татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла. Нәрсә генә уйлап чыгарып карамыйбыз! Минем «Әкият» театрында бишенче сезоным. Татар төркемен яшәтү өчен, алар белән махсус өлкәннәр спектакльләре куя башладым: «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шүрәле» балеты буенча спектакль, «Адәмнәр», «Камал комедияләре»… Чөнки татар төркеме бетү дәрәҗәсенә җитә иде. Милли республикалардагы курчак театрларында ике труппа – рус һәм милли телдәге труппа булган. Хәзер милли телдәгесе витрина буларак кына кулланыла – әйтик, чувашча чыгарып, бер тапкыр чувашча уйныйлар да, русча уйный башлыйлар. Ә без милли труппаны яшәтәбез, мин анда булганда яшәтербез. Залда 2 кеше утырса да уйнаячакбыз. Балалар җырлары белән, заманча итеп, «Тыпырдык» спектаклен чыгарып карадык. Резеда – шигырьләрен, Эльмир Низамов көйләрен язды…

Резеда Гобәева: Хәзер аларны «Салаватик»лар да җырлый.

Илгиз Зәйниев: Без шуны бөтен татар театрларына тәкъдим иттек: алыгыз да куегыз, бөтен авторлык хокуклары мәсьәләсе хәл ителгән. Бушлай. Бердәнбер Чаллы театры алды һәм уйнадылар.

Без татарча нинди спектакльләргә тамашачының күбрәк йөрүен күзәтәбез. Ата-аналар үзләренә таныш әкиятләргә алып киләләр бугай. Туфан абыйның «Авыл эте Акбай» спектакленә, «Су анасы» әкиятенә сатыла. Ә заманча әсәрләргә бик киләселәре килми. Ягъни, алар төкеренеп чыгып китми, аларның аңа барасы да килми. Менә хикмәт нәрсәдә! Без кыен хәлдә, ул турында уйласам, төшенкелеккә бирелә башлыйм. Мин аны зурдан кубып чишерлек мөмкинлек бар дип тә уйламыйм. Шул ук вакытта бернәрсә эшләмәскә кирәк дип тә санамыйм. Без нәрсә дә булса эшләргә тырышырга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Безнең татар мәктәбе булып саналучы мәктәпләр күп. Аларны алып килергә ярамыймы?

Марат Әхмәтов: Мәктәпләрнең дә ихтыяҗы булу кирәк бит. Задание биреп китеп булмый бит.

Ркаил Зәйдулла: Башта китерәсең дә, өйрәнеп китмәсме, дим инде.

Илгиз Зәйниев: Хәзер «бэби-театр» дигән әйбер бар. Ул – 6 айдан башлап әле сөйләшә дә белмәгән балалар өчен. Безнең репертуарда 4-5 шундый спектакль бар. Аның әлләни сюжеты да юк. Анда беренчедән, бала тоемлап дөньяны аңлый башлый, икенчедән, декретта яткан хатын акылдан шашмасын өчен кирәк. Рус телендә куясың – сатылып бетә, бәясенә дә карамыйлар.

Ркаил Зәйдулла: Анда тел бармыни?

Илгиз Зәйниев: «Подержи вот это» дип әйтәсең инде. Бер «бэби-спектакль»не ике телдә чыгарган идек. Русчасы сатыла, татарчасы – юк. Ул безнең менталилет шундый: «6 айлык бала нәрсә аңласын әле, акча әрәм итеп йөрергә», – диләр. Ни кызганыч, безнең телебезнең сакланып килүнең сәбәбе көчле наданлыктан булган дип саныйм.

Ркаил Зәйдулла: Изоляциядә яшәгәннәр.

Илгиз Зәйниев: Татар бераз дөньяны белә башласа… Әнә Эльмира әйтә бит: улы Мәскәүчә куелган «Тормышмы бу?»ны гына карый ала. Ул «Зәңгәр шәл»не карый алмый уже.

Ркаил Зәйдулла: Этнографик әйберне аңламый.

Илгиз Зәйниев: Без бүгенге көндә дөньякүләм конкуренциягә чыктык. Бездә һаман «бала-чагага ярамаган тагын» дип язалар. Балалар хәзер миллиард долларлар тотып эшләнгән әйберләрне карый. Нишләп ул ике куян адашмыйча йөри алмаган сюжетны карап утырсын?! Без бүген бик примитив дәрәҗәдә фикерлибез. Бүгенге язучы балалар өчен язганда, Роллинг белән көрәшергә тиеш. «Рөстәм маҗаралары» белән дә түгел хәтта. Шул очракта без балаларыбызга кызыклы була алабыз.

Без монда татар язучылары утырабыз инде. Балаларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтәбез: ул – безнең ипиебез, ул – безнең тормыш рәвешебез. Тел белән без бәйле. Тракторда эшлисең икән, банкта эшлисең икән, тел белән алай бәйле булмыйсың. Андый милли җанлы ничә генә гаиләне беләбез икән? Инструментларны арттырырга була: 100 урынына 200 конкурс ясарга була, тавыш ярдәмчесе дә, шахмат түгәрәге дә ясарга була, ләкин ул татарның үзенә кирәкмәгәч… Әнә бит, Ильяс Камал, Питерда туып үссә дә, өйрәнгән. Мин авылда үсеп тә аның кадәр чиста сөйләшә алмыйм. Азәрбайҗаннар монда килсә дә, телләрен онытмыйлар…

Ркаил Зәйдулла: Бу – милли үзаң темасы инде. Илгиз, син бик авырткан җиргә бәрелдең.

Илгиз Зәйниев: Монысы – уйлану өчен иде. Тәкъдимнәремә килгәндә, татар телен кызыклы итеп укыта алырлык укытучы дәрес курсын яздырып чыкса иде, чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан бөтен җирдә дә әйбәт укытучылар юк. Миңа Язучылар берлегендә эшләнгән подкаст ошый. Карадым да еладым…

Ркаил Зәйдулла: Баязит эшләде инде аны (молодец – тыйнак кына, улына реклама ясап алды).

Илгиз Зәйниев: Баязит Ркаил абыйга ияреп йөргән малай иде. Хәзер «Нинди егет үстергән Ркаил абый!» дип сокланып карап торырлык. Исән-сау булсын! Язучыларны кеше буларак ачкан ул подкаст миңа бик ошый. Кулиса артына кереп карау.

Элек мин татар әдәбиятын бик аңлап бетерми идем. Дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын укыйм, ә татар әдәбиятын яратып бетерми идем. Бервакыт Чиләбедән гастрольләрдән кайтканда, Хәлим Җәләй белән Илдус Әхмәтҗанов юл буе әдәбият турында сөйләшеп, шигырьләр укып кайттылар. Мин алар белән бер купеда идем. Чиләбедән Казанга кайтып җиткәнче, мин татар әдәбиятына гашыйк булдым. Мәктәп программасына кергән әсәрләрне шулай кызыклы итеп аңлата торган кеше табып, шуларны яздырасы иде.

Бәлки, балалары татарча белгән билгеле кешеләрнең гаиләләрен кунакка чакырып, үрнәк гаиләне күрсәтеп, ниндидер тапшырумы… форматын күз алдына китерә алмыйм әле. Заманча кеше булып та татар булып калып булуны аңлатырга кирәк.

Айсылу Имамиева: «Мин балаларга өйдә татарның кем икәнен аңлатып үстерергә тырыштым»

Айсылу Имамиева: Кызыбыз Таңсылу «Адымнар» мәктәбендә укый. Ата-аналар җыелышы саен: «Ни өчен татар теле көн саен укытыла?» – дигән сорау туа. Бу сорауны татарлар күтәрә. Мин балаларга өйдә татарның кем икәнен аңлатып үстерергә тырыштым. Нәселләребез турында сөйләдем. Элек татарларга изоляциядә яшәгәндә сакланып калу җиңелрәк булгандыр, башка мохиткә күчкәч, сакланып калу авыррак. Безнең ул яктан бернинди иммунитет та юк. Мин мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына очрашуларга күп йөрим. Башта: «Нигә килде бу?» – дигән караш була. Аңлатып сөйли башлагач очкын барлыкка килә, горурлык хисе уяна. «Тамырлары ныклы булган агач җил-давылларга бирешми», – дип аңлатам. Тарихи кинолар, кыска-кыска видеолар булсын иде. Милли горурлык булсын өчен, мәктәпкә, балалар бакчаларына «Татарстан тарихы» дәресләрен кертәсе иде.

Безнең балаларда өйгә кайтып русча сөйләшү ихтыяҗы булмады. Сакланып алганбыз икән, димәк, юкка түгел, димәк, киләчәге дә булырга тиеш.

Булат Ибраһим: «Татар язучыларының Аксенов-фест кебек фестивале булсын иде»

Булат Ибраһим: Хатип абый Миңнегуловның әйткәне бар: «Мин Акмулла кебек, үзем язам, үзем чыгарам һәм үзем бушка таратып йөрим», – дигән иде.

Ркаил Зәйдулла: Үзем укыйм да, диде.

Булат Ибраһим: Монда «китап чыгар» да «китап чыгару» дип сөйләшкәч, шул мәзәк искә төште. Берзаман Аксенов фестивалендә катнашкан идем. Татар язучыларының шундый фестивале булсын иде. Без 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында бер чара үткәрәбез дә… Ул шәһәр күләмендә яңгырамый да, ишетелми дә. Аксенов фестивале бөтен җирдән сөйләнә. Шундый югарылыктагы татар язучылары фестивале булса иде. Бер дус егеттән: «Китап укыйсыңмы?» – дип сорадым. «Укыйм», – ди. «Кемнәрне?» – дим. «Зифа Кадыйрованы. Чөнки әни укый», – диде. Безнең язучыларны кешенең күргәне дә юк. Безнең 300 язучының һичьюгы 150сен фестивальдә халыкка таныта алсак… Быелдан ук әзерләнә башлап киләсе елның апрелендә шундый чара узса, бик шәп булыр иде.

Ландыш Әбүдарова: «Язучы ач булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ач булмасын инде ул язучы!»

Ландыш Әбүдарова: Монда өчәр буын яшәгән гаиләләр дигән сүз булды. Без Сухая Рекада үз йортыбыз белән 4 буын яшибез. Каенанамның 93 яшьлек әнисе дә безнең белән яши. Дәү әниебез татарча гына белә, русча аңламый. Каенана белән каената татарча сөйләшәләр, русча аңлыйлар. Ирем Илдар белән без ике телдә дә иркен сөйләшә алабыз. Балалар үзара русча сөйләшә – нишләтәсең. «Мин – язучы, русча сөйләшеп сез мине оятка калдырмагыз», – дим. Балаларым Зөлфия белән Әдиләгә 8 һәм 11 яшь. Кечерәк вакыттан ук мин, алар яшенә туры китереп, китаплар язам. Хәзер «Батый ханның алтын атлары» мифына нигезләнеп, алар өчен яңа әкият яздым. Без аны кычкырып укыйбыз. Алга таба да яшьләренә туры китереп язармын. Язучы буларак, мин үз гаиләмдә шуны эшлим. Ләкин бу гына җитми. Язучы буларак, мин гаиләм өчен генә эшләргә тиеш түгел бит инде. Татар язучысының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дип уйлыйм. Горькийдан калган стереотипмы: язучы ач булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ач булмасын инде ул язучы! Язучы бит ул – милли элита вәкиле. Язучылар ике тапкыр милләтне саклап калганнар. Беренчесе – 20 йөз башында милләт хадиме исеме астында милли үзаңны формалаштырганнар. Икенче тапкыр – 60-80нче алларда. 1944 елда безгә дә зур куркыныч яный. 15 августта, «Идегәй»не өйрәнмәскә, дигән боерык төшә бит инде: без тарихны өйрәнә алмый башлыйбыз. Тарихы өйрәнү тыелган халыкка 1956 елда Муса Җәлил исемен кайтарганнан соң, иң беренче милли үзаң язучыларда уяна. Нурихан Фәттах тарихи әсәрләр яза башлый, Әмирхан Еники милли яшәеш фәлсәфәсен бирә, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевлар милли характерларны тудыра. Милли татар мифы формалаша.

Безне бүген җыйгансыз икән, мин үзебезнең кирәклекне тоеп утырам. Язучылар ике тапкыр телне саклап кала алган. «Казан утлары» ул вакытта 120 мең тираж белән чыккан. Әхтәм Зариповлар, Үтәгәновлар бүген язылган әсәрләргә ышаныч белдереп, телефильмнар төшергәннәр, классика дип тормаганнар. Милли үзаңны формалаштыру өчен аларның көче бик зур иде. Миңа калса, татар язучыларының моңа көче җитә.

Соңгы 1-2 елда кайсыбызның китабы чыкты? Лилиядән башка тагын кемнеке булса да чыктымы? Рөстәм Галиуллинның китабы чыкмаганга да ничә ел (молодец – үз баш мөхәрриреңне күтәрергә кирәк, уңышлы җитәкче кул астында эшләү үзе бер рәхәт – авт.).

Газинур Морат: Балалар өчен китабы яңа гына чыкты.

Ландыш Әбүдарова: 3 ел элек чыкты ул. Яңа гына кебек тоела. Рүзәлнең китаплары сатуда юк. Булат белән килешәм: бүгенге татар язучыларының престижы юк, алар танылмый.

Ркаил Зәйдулла: Татарстан китап нәшриятының былтыргы һәм быелгы тематик планында хәзерге әдәбият позициясе бөтенләй юк диярлек.

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Без тел дибез… минекеләр татарча белә… монда җан алыштырып маташалар»

Рүзәл Мөхәммәтшин: Башта Илгиз белән килешмәгән идем, аннары, чыннан да наданлык инде бу, дип килештем. Безнең халык рациональ – ул табыш эзли. Әйләнеп карый да, татар теле белән әллә нишләп булмый, ди дә, шуңа күрә синең «Тыпырдык»ның русчасына баручы әниләр – кичә Актаныштан килгән кызлар.

Лилия Гыйбадуллина: Яки Кукмарадан (Лилия – Актаныштан, Рүзәл Кукмарадан. – авт.).

Рүзәл Мөхәммәтшин: Алай да булырга мөмкин. «Без аз инде, без нишли алабыз?» диюләр дә бар. Ләкин милләттә бит 98 процент кеше түгел, 2 процент кеше халык ясый, милләтне бөек ясый. 98 проценты үзгәрергә тора, авыша ала. Минемчә, шушы 2 процентка ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Илгизнең «2 кешегә булса да спектакль куябыз» дигән сүзе абсолютно дөрес. 2 тамашачы булса да спектакль куелырга, 10 язылучысы бар икән, журнал чыгарга тиеш, 5 кеше карый икән, каналы булырга тиеш. Бүгенге вазгыять турында сүз бара.

Минем улым «Асылташ»та да укымый, «Адымнар»га да йөрми. Ул рус телле урта мәктәп-лицейда укый. Атнага 2 тапкыр татар теле дәресе керә. Ул өй эшләрен үзе эшли, хәзер бала караудан бизебрәк киттем. Берсендә соңга калып кайттык, моның «Әйләнә-тирә дөнья»дан өй эше эшләнмәгән. 4нче класс белемем генә бар бит инде. «Хәзер эшләп бирәм мин сиңа», – дим. «Без – бөек рус халкы, безнең халык 988 елда христианлык кабул иткән, христианлык безне шулай-шулай тәрбияләгән», – дип язылган. Рәсемнәрне кисеп соборларны туры китерергә биремнәр бирелгән. «Сез шулай укыйсызмыни?» – дим…

Ркаил Зәйдулла: Эшләп бирергә 4нче класс белемең җитмәдеме?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Белемем җитте анысы, язып бирдем, аңлаттым. Бу мине борчыды. Мин гаиләдә моны контрольгә алдым. Солтан Шәмси белән Искәндәр Измайлов чыгарган «Волжская Булгария. Рассказы для детей» дигән китап бар иде минем балачакта. Мин аны «Авито»дан таптым. Ркаил Зәйдулланың «Татар таҗы» китабын тартып чыгардым. Безнең күпчелек балалар бит шундый мәктәпләргә йөри. Без тел дибез… минекеләр татарча белә… монда җан алыштырып маташалар. Тел әле – бер нәрсә, аларда бит татарлык калмаячак. Менталитет. Иман. Мин үз программамны төзеп, хәзер параллель алып барам.

Бу очракта нәрсә ярдәмлек була ала, дип уйланганда, без үскәндә, «Сабыйга» дигән журнал бар иде. «Мирас»ның кушымтасы иде ул. Ике телдә чыга иде. Аның бик күп кимчелекләре бар иде: татар телен укырлык түгел иде. Каюм Насыйрины оригиналда бирәләр иде. Мин Каюм Насыйрины русча укыгач кына нәрсә язганын аңладым. Бу журналны тарихны, этнографияне кертеп, төрки мифологияләр белән, фольклор белән яңа форматта чыгарсак… Безнең бик шәп «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары бар. Аларның үз укучысы. Балалар аны карыйлар. Ә монысын мәктәп программасына өстәмә буларак итеп күрәм. Аны яңача тергезсәк, баламны яңача тәрбиялим, дигән әти-әнигә зур ярдәмлек булыр иде.

Марат Әхмәтов: Минемчә, файдалы сөйләшү булды. Без гаилә һәм аның роле турында дип күз алдына китергән идек. Сез киңрәк колачладыгыз. Бик күп фикерләр буенча Комиссия экспертлары һәм министрлыклар белән киңәшеп чаралар күрергә тырышырбыз. 98 процентка кая барырга тәкъдим иткән 2 процент арасында сез дә бар. Үзегезнең шәхси үрнәгегез һәм милли тормыш позициягез белән шулай ук файдалы була аласыз. Минекен бастырыгыз, минекен сатыгыз, дип йөреп кенә булмый. Сез шулай ук товар җитештерәсез, ул сатып алырлык сыйфатлы булырга тиеш. Яшь язучылар буларак шәхси үрнәк күрсәтсәгез иде. Ниндидер проектлар булса, без ярдәм күрсәтергә риза. Төшенкелеккә дә бирелергә ярамый. Сез милли халәтебезгә йогынты ясый аласыз.

intertat.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина
Май
31
Вс
Алинә Хисамиева
Июн
1
Пн
Гүзәл Яхина
Июн
2
Вт
Ольга Левадная