Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәүбaнова Сәмига

Язучы Сәмига Әһелтдин кызы Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында дөньяга килә.

Туган авылында – сигезьеллык, күрше Байсар авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аның хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында – тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. Гомеренең унҗиде елын «Казан утлары» журналында секретарь-машинистка һөнәренә багышлый, 1990 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгендә өлкән белгеч вазифаларын башкара. 2003–2004 елларда – «Татар иле» газетасында хәбәрче хезмәтендә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

С.Сәүбанова әдәби иҗат эше белән яшьтән үк мавыга. Әмма бай тормыш тәҗрибәсе туплап, дөньяга ныклы үз карашы утырып җиткәч һәм гомеренең дүртенче дистәсен ваклагач кына әдәби иҗат белән җитди төстә шөгыльләнергә керешә. Язучы төрле жанрларда каләмен сынап карый.

Аның юмор-сатира, балалар һәм өлкәннәр прозасына караган («Кызтәкә», «Табигать ялгышы») повестьлары, («Күпер», «Арыслан буласым килә», «Кайда идең син, рәссам?», «Язмышым сагышы», «Яшьлегемнең моңсу җыры», «Көмеш күл») драма әсәрләре, мәдәнияткә кагылышлы мәкаләләре көндәлек матбугатта – «Чаян», «Сөембикә», «Ялкын», «Идел» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Татар иле» газеталарында, «Безнең сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәге тарафыннан чыгарыла торган репертуар-методик басмаларда даими басыла, радио-телевидение тапшыруларында яңгырый. Ул шулай ук онытылган һәм бүгенге көндә гамәлдә булган татар халык бәйрәмнәре, халык гореф-гадәтләре, тамашалары турындагы мәгълүмат-тасвирламаларны эченә алган күпсанлы белешмә-җыентыкларны төзүче буларак та билгеле. «Бәйрәмнәр: туйлар» (1998), «Балачак бәйрәмнәре» (1999), «Каз өмәсе» (1999), «Бәйрәмнәр, туйлар өчен» (1999), «Җиңү көне белән!» (2000), «Ак күңелле әниләр» (2001), «Хуш киләсең, Яңа ел!» (2002), «Бүген бәйрәм, бүген туй» (2005) кебек китаплар – шулар җөмләсеннән.

Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Сәүбанова Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

С.Сәүбанова – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Өметем зур минем: пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 1993. – 100 б. – 500 д.

Яшьлегемнең моңсу җыры: пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 1994. – 92 б. – 500 д.

Яңа ел кичендә: әкият. – Казан: Мәгариф, 1994. – 18 б. – 10000 д.

Яктылык ничек тарала?: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 38 б. – 5000 д.

Тылсымлы бакча: курчак театры өчен пьесалар. – Казан: Халык иҗаты үзәге, 2001. – 110 б. – 1000 д.

Болытның койрыгы кайда?: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 54 б. – 3000 д.


Язучылар