Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнова Гәүһәрия

Описание

          Гәүһәрия Мөхәммәт кызы Хәсәнова 1959 елның 11 сентябрендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе – Лилия Бәширова – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы.

          Гәүһәрия, Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977–1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында ассистент булып эшли.

          1984–1987 елларда ул – Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1988 елда Урал дәүләт университетында (Свердловск – хәзерге Екатеринбург шәһәре) XIX йөз рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Берничә ел янәдән Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында ассистент булып эшләгәннән соң, Г.Хәсәнова 1990 елның июненнән башлап Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 2007 елдан яшьләр журналы «Идель»дә – әдәби мөхәррир, тәрҗемәче – татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. «Идель» журналында укучыларны яшь һәм урта буын татар язучыларының (Р.Зәйдулла, Ф.Сафин, Н.Хәсәнов, З.Хөснияр, М.Галиев, Ә.Гаффар һ.б.) хәзерге әдәби иҗат үрнәкләре белән таныштырып бара. 2000 елда Г.Хәсәнова тарафыннан Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар» дигән документаль повесте рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Рухият» нәшриятында татар, рус, инглиз телләрендә басылып чыга.

          Г.Хәсәнованың әтисе Мөхәммәт Мәһдиев турындагы истәлекләрне һәм фотоматериалларны туплап, сүз башы һәм искәрмәләр язып, альбом тибында бастырып чыгарган «Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары» дигән хезмәте дә (2004) киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. 2009 елда ул Татарстан китап нәшриятында М.Мәһдиевнең биш томлыгын төзеп чыгара.

          Г.Хәсәнова – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Я р у л л и н Ф. Былинка на ветру / пер. с татар. – Казань: Рухият, 2000. – 439 с. – 3000 экз. («Яралы язмышлар») (На татарском, русском, английском языках.)

Х у с н и я р З. Сукин сын: роман-дилогия / пер. с татар. – Книга 1 // З.Хуснияр. Два билета на трагедию. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 399 с. – 2000 экз. («Эттән туган»)

Х а с а н о в А. Анисовые яблоки: повести / пер. с татар. // А.Хасанов. Анисовые яблоки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 239 с. – 2000 экз. («Әнис алмалар») (На татарском и русском языках.)

* * *

М ә һ д и е в М. Сайланма әсәрләр: 5 томда / төз. Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 3000 д.

1 т.: повесть, роман / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – 480 б.

2 т.: повестьлар, роман. – 512 б.

3 т.: повесть, роман. – 480 б.

4 т.: повесть, роман, юлъязмалар. – 480 б.

5 т.: хикәяләр, пьесалар, публицистик язмалар. – 431 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин