Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Курсави Габденнасыйр

Габденнасыйр Ибраһим улы Курсави 1776 елда Арча районы Курса авылында мулла гаиләсендә туа. Малмыж өязендәге Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, укуын Бохарада дәвам иттерә. Анда өлгер шәкерт булып таныла. Ул Бохара мәдрәсәсеннән китапханәләргә йөреп белемен тирәнәйткән булса кирәк.

Курсави үзенең гарәпчә язган әсәрләрендә яңача мәдрәсәләр ачарга, аларда ирекле акыл кушканча укытырга өнди, «үз акылың белән тикшереп эзләп тап та шуның белән гамәл ит» ди. Дингә реформа ясау кирәклеген яклый.

Габденнасыйр туган авылында үзе дә мәдрәсә ача. Озак та үтми, аның мәдрәсәсенең даны еракларга тарала. Заманының ачык уйлы, хөр фикергә сусаган шәкертләре, аңарчы укып килгән иске мәдрәсәләрен ташлап, Курсага күчә башлыйлар. Габденнасыйрның уйдаш-фикердәшләре күбәя, чөнки аның мәдрәсәсендә дин сабакларыннан тыш дөнья гыйлемнәре – риязият (математика), һәндәсә (геометрия), әлҗәбер (алгебра), һәйәт (астрономия), тарих кебек фәннәр дә укытыла башлый.

Курсавиның дөньяга киң, ачык күз белән карашы, рационалистик уй-фикерләре, мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укытуны алга сөрүе заманасы өчен кыю чыгыш була. Соңрак аның шул прогрессив фикер-карашлары Ш.Мәрҗани, К.Насыйри кебек күренекле фикер ияләре эшчәнлегендә тагын да алга таба үстерелә.

Габденнасыйр бик яшьли, нибары 37 яшендә, хаҗ сәфәренә чыккан юлында авырып китеп, Төркиядәге Үскүдар шәһәрендә (Истанбул каласының Азиядәге өлеше) вафат була.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин