Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кешеләрнең игътибарын әдәбиятка юнәлтүнең уңышлы бер үрнәге — бәйгеләр

«Казан утлары» журналы берничә ел элек башлап җибәргән әдәби әсәрләр бәйгесе үзе бер вакыйга булып тора. Ул яңалыгы белән дә, нәтиҗәлелеге белән дә әһәмиятле.

Беренчедән, ул киң колачлылыгы белән ота: татар дөньясының төрле төбәкләрендә яшәгән мәктәп балаларыннан алып профессиональ язучыларга кадәр катнаша һәм җиңә ала. Бу бәйгедә җиңү яулаган балаларның шатлыгын күз алдына китерү кыен түгелдер: «Казан утлары» – татарның иң зур, иң абруйлы журналы, анда беренчелекне алу теләсә кайсы мәктәп укучысының кулыннан килмидер. Бу – үзе үк яшь иҗатчыларга канат куя торган күренеш. Әле аны менә болайрак та итеп күз алдына китерергә мөмкин. Авылда хәбәр тиз тарала бит инде. Менә сезнең авылдан бер бала, бәйгедә җиңеп, диплом һәм ярыйсы гына суммада акча алып кайтты ди. Шатлык! Авыл халкы, тыштан күкрәк сугып йөрмәсә дә, шатлана, горурлана бит инде үзенең шундый балалары белән. Хәтта гомере буена җиргә туңкаеп гомер иткән, әдәби журналның, хәтта әдәбиятның нәрсә икәнен элек белмәгән, хәзер оныткан кешеләр дә тураеп басып башын кашып куя: «Карале, язу язып та акча эшләп була икән бит… Шундый-шундый журнал белән… Минем дә малай бар бит, тырышып караса, берәр рәт чыкмас микән?» Икенче төрле әйткәндә, бу – балаларны гына түгел, ә аларның ата-аналарын, таныш-белешләрен дә әдәбиятка игътибар бирергә мәҗбүр итүче күренеш. Ә кызыксыну, ярату игътибар итүдән башлана.

Икенчедән, темалар төрлелеге әдәбиятыбызның офыкларын киңәйтә. Нефтьчеләр тормышына, Бөек Ватан сугышына, медицина өлкәсенә кагылганнары булды. Мин бу бәйгегә повестьлар белән катнашып, эреле-ваклы җиңүләр яулаштырдым. «Кайту» дигәне беренче урынга да чыкты әле. Хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм инде, әгәр шундый бәйгеләр үткәрелмәсә, мин бу темаларга алыныр идем микән? Белмим. Күңелдә булган нәрсә барыбер бер бәреп чыгар иде, бәлки. Ә икенче яклап карасаң, безнең күңел хатын-кыз сумочкасы шикеллерәк бит инде, ни генә юк анда?! Ихтыяҗ чыкмаса, күп нәрсәләрне эзләп тә тормыйсың, алар шунда гомер буе ята бирә, кайберләрен хәтта кирәк чагында да табып булмый. Иҗади бәйгеләр язучыда хәтта үзе дә белмәгән потенциалны ачарга ярдәм итә.

Өченчедән… «Казан утлары» журналы уздырган бу бәйгенең даими кабатланып торуы мөһим. Бу үзе үк авторны иҗатка көйли. «Монысында катнаша (җиңә) алмадым, киләсе елда мотлак катнашачакмын!» – дип чәмләнергә мәҗбүр итә. Укучыларда, әдәбият сөючеләрдә дә кызыксыну уяна. «Узган ел фәлән-фәлән язучы җиңгән иде, монысында кем алга чыгар икән?» – дип көтә алар. Һәм үзләре өчен генә, гаделме-юкмы икәнен билгеләү максатыннан, катнашучы авторларның әсәрләрен укып чыгу теләге уяна. Әдәбиятка игътибарны арттыру өчен менә шундый бәйгеләрнең даими уздырылуы мөһим.

Язучылар берлеге дә әледән-әле шундый конкурслар үткәреп тора. Берничә ел рәттән авыл темасына багышланган әсәрләр ярышы барды. Кайберләре бик артык рекламаланмыйча гына үткәрелгәч, йомгаклары да бик шау-шусыз гына узгач, бу ниндидер бер даирә өчен генә микән әллә, дигәнрәк сорау белән мыек астыннан елмаерга да мәҗбүр итте. Алай түгелдер, оештыручыларның тәҗрибәсезлегеннән генә булгандыр. Соңрак анда шактый җитди авторлар да җиңеп чыкты, бик матур әсәрләр яздылар. Әйбәт башлангыч иде ул. Чөнки бүген авыл кешесе әдәбияттан бераз читтәрәк кала. Почта хезмәтен оптимальләштергәч, газета-журналлар да атнасына бер, күп дигәндә ике тапкыр таратыла. Почта аша китап кайтартырга теләсәң, ике бәясенә төшә. Ә акча ул авылда да акча, аз булгач, санап тотарга мәҗбүр буласың. Шул рәвешле, авыл кешесе китаптан бизә бара. Әгәр әдәбият авыл кешесе белән кызыксынса, авыл кешесе дә әдәбият белән кызыксыныр иде кебек. Ни өчендер миңа шулай тоела. Әмма соңгы вакытта бу бәйге дә тукталып калды. Ул чактагы авыл хуҗалыгы министрының башка өлкәгә күчүенә бәйле булды, күрәсең.

Аның каравы Татарстан Язучылар берлеге узган елда «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысасында Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс уздырды. Төрле жанрларны (шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар) колачлаган бу конкурс балалар һәм үсмерләр әдәбиятын баету җәһәтеннән дә, яңа авторлар ачу ягыннан да бик матур чара булды. Аның бурычлары да шул иде. Ә инде конкурс бурычларының «Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру» дигәне бер бәйге эчендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Үсмерләр әдәбиятына игътибар юнәлтү – үзе үк зур нәрсә, чөнки ул бездә ничектер сүлпәнрәк бара: балалар әдәбияты бар, зурларныкы бар, ә үсмерләр үгисетелә – кечкенәдән татарча укып үскән бала үсмерлек чорына кергәч, үз телендә үз яшенә туры килерлек әсәр табалмый, чылбыр өзелеп кала. Шуңа күрә үсмерләргә бүген аеруча игътибар кирәк. Язучылар берлеге бу эшне бик матур башлап җибәрде, дәвамы тагы да уңышлырак булыр дигән өмет бар.

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган ябык әдәби конкурс узган елның олы бер вакыйгасы булды. Ул әдәбиятның барлык жанрларын да диярлек колачлады, матбугатта да әйбәт яктыртылды, татарларның игътибарын яулап, әдәбият белән кызыксынуларын уятып җибәрерлек зур бәйге булды. Җиңүчеләрне билгеләүнең ябык булуы да, берничә этапта уздырылуы да, һәр этапның ачыктан-ачык яктыртылып баруы да кызыксыну көчен арттырып торды, киң катлауларны колачлауга китерде. Җиңүчеләр өчен игълан ителгән сумманың ярыйсы ук зур булуы да үз эшен эшләгәндер. Әдәбият белән кызыксыну – бер нәрсә, ә акчага төрелгән әдәбият белән – күпкә көчлерәк. Шуңадырмы, социаль челтәрләрдә дә ул киң яңгыраш алды, фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, кем җиңәр дип гөманладылар. Бәхәсләргә хәтта чит төбәкләрдә яшәп, бу чара турында ишетми калганнар да кушылып китте. Бүләк күләме дә, язучылар да, аларның иҗаты да читтә калмады. Җиңүчеләр билгеле булгач, шатланучылар да, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды һәм хис-тойгылар уены яңа бер дулкын булып күтәрелде. Җиңүчеләрнең әсәрләрен таптыручылар, эзләп йөрүчеләр күбәйде. Бәйге турындагы хәбәрләр, кызыксыну татарлар яшәгән иң ерак төбәкләргә дә, төпкел авылларга да барып җитте. Кешеләрнең игътибарын әдәбиятка юнәлтүнең уңышлы бер үрнәге бит инде бу.

Әдәби бәйгеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Бу – әдәби процессны дәррәү кузгатып җибәрергә һәм тиешле юнәлештә хәрәкәтләнергә мәҗбүр итүче иң зур көчләрнең берсе. Әйтик, үсмерләр әдәбиятына кагылышлы бәйгеләр оештырыла һәм берничә ел дәвам итә икән, бу өлкәдә безнең кытлык бетәчәк. Әдәбиятка нинди темалар, нинди жанрлар җитми – барысын да диярлек бәйгеләр ярдәмендә хәл итәргә була. Ул – авторларны язарга, укучыларны укырга әйди алырлык тылсымлы көч. Һәм аны кулланырга кирәк. Әлбәттә, күпмедер чыгымнар сорый инде, тик шунсыз беркая да барып булмый – хәтта трамвайга утырып, бер тукталыш бару өчен дә күпмедер түләргә туры килә бит.

Әдәбиятны баетуы, популярлаштыруы, язучыларны эшләргә мәҗбүр итүе, аларның матди хәлен матурлап җибәрүе өстенә, тагын бер мөһим ягы бар әле аның. Татар теле ярдәмендә зур гына акча алу мөмкинлеген күрү хәтта милли тойгылардан читтәрәк торган катлау алдында да телнең һәм милләтнең абруен күтәреп җибәрә. Миллилектән читкә тайпылу ул бит үз халкыңны яратмау түгел, ә аннан оялу, башкалар алдында горурлана алырлык мөмкинлек тапмау нәтиҗәсе.

Бәлки, бу әдәбиятка гына кагылмый торгандыр инде, ярышып эшләнгән һәрбер эш нәтиҗәлерәк була бит…

vatantat.ru/ Марат Кәбиров


Язучылар

Туган көннәр