Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Морат Газинур

Шагыйрь Газинур Морат (Газинур Васикъ улы Моратов) 1959 елның 18 августында Та­тарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авы­лында колхозчы гаиләсендә туа. 1976 елда ту­ган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмә­тендә: 1981-1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә — пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984-1988 елларда балалар журналы «Ял­кын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989-1991 дә — ВЛКСМның Татар­стан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993-1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 – 2015 елларда  Г.Морат — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә. 2015-2022 елларда ул Татарстан китап китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире вазифасын башкара.

Г.Моратның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналис-тик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба «Казан утла­ры» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Г.Морат — үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, тыгыз фикер­ле, серле сагыш-моң белән өртелгән, романтик рухлы, бер үк вакытта за­манча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Аның шигъри стиле көтелмәгән чагыштыру-метафораларга, хикмәтле сүз, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләргә бай булуы белән аерылып тора.

Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» исемле китабында (2002) урын ала. 2001 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ә 2007 елда «Төнге әверелеш» дигән китабы һәм иҗат яшьләре белән актив эшләгәне өчен Г.Мо­рат Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. “Кош хокукы” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул 2016 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 2022 елда Г.Моратка “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә.

Г.Морат — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

  • З ө л к а р н ә е в Ф. Сүз гаме // Татарстан яшьләре. – 1988. – 28 авг.
  • Б а т у л л а Р. Үкенмәскә иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 апр.
  • М и н г а л и м Р. Кызганам мин сине, Газинур! // Татарстан яшьләре. – 1998. – 19 дек.
  • С а ф и н Р. Бирелми ирек бушка // Ватаным Татарстан. – 1998. – 25 дек.
  • Б а я н Ә. Канатлы барс җәяү атлый // Мәдәни җомга. – 1999. – 19 февр.
  • Ә х м ә т җ а н о в М. Үз түбәң булсын, нык булсын! // Шәһри Казан. –1999. – 5 март.
  • Г ы й л ь м а н о в Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары. – 1999. – №4. – 142–155 б.
  • З ә й д у л л а Р. Лаек түбә // Идел. – 2000. – № 3. – 71 б.
  • Г а й н а н о в а Г. «Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый» // Идел. – 2001. – № 1. – 28–31 б.
  • Ш ә р ә ф и е в Р. Хакны әйтүчеләр илдә бер… // Казан утлары. – 2003. – № 8. – 153–159 б.
  • Хисамов Н. Газинур – батырлар исеме // Казан утлары. – 2009.- №8. – 133-139 б.
  • Галиев М. Иман ул – яшәү моңы // Ватаным Татарстан . – 2009 . – 16 август.

Язучылар