Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәлим Айдар

Язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (әдәби тәхәллүсе – Айдар Хәлим) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районына кергән Бәләкәй Кәркәле (тарихи исеме – Кәркәлетамак) авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Ул Бәләкәй Кәркәле башлангыч (1949–1953), Олы Кәркәле җидееллык (1953–1956), Миякә урта мәктәбен (1956–1959) тәмамлый. Беренче шигыре Миякә район газетасында 1958 елда басылып чыга. А.Хәлим октябрьский техник училищесында бораулаучы һөнәрен алганнан соң, калмык далаларында Каспий нефтеразведкасында эшли һәм соңыннан атаклы Тенгиз нефть-газ ятмаларын ачуда катнаша.

Совет Армиясендә танкист булып хезмәт итә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыган елларында ул яшь шагыйрь буларак таныла. Җәмәгатьчелек игътибарын яулаган шигырьләре беренче тапкыр 1964 елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыга. 1966 елда Башкортстанның халык шагыйре М.Кәримнең сүз башы белән «Казан утлары» журналында дөнья күргән шигырьләре татар әдәбиятына үзенчәлекле шагыйрь килүен раслый. Журналистлык белгечлеген алган яшь каләм иясе Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Түбән Кама төзелешләренә юнәлә. Нефтехимик комбинатта техник хәбәрдарлык бюросында инженер, радиожурналист һәм балта остасы булып эшли. Андагы яшь әдипләр белән берлектә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыра һәм берничә ел аның белән җитәкчелек итә. Түбән Камада ул татарның беренче мәдәни оешмалары, шул исәптән атаклы «Җидегән чишмә» мәдәни-агарту берләшмәсенә, татар театрына нигез салуда турыдан-туры катнаша. Ул анда үзенең соңыннан татар, башкорт, рус телләрендә басылып, барча милләт балалары арасында киң танылу табачак «Биктырыш» хикәятен, «Печән чапканда» поэмасын, «Беренчеләр» дип аталган индустриаль эскизларын иҗат итә.

          Туган милләтенең аяныч хәлен күреп, аның азатлыгы өчен тигезсез көрәшкә күтәрелә һәм, эшеннән чыгарылып, күзәтү астына алына, аннан соң А.Хәлим Уфага кайта. Ул «Совет Башкортстаны» газетасында – иҗади хезмәткәр, Урал-Себер магистраль нефтьүткәргечләр идарәсендә – өлкән инженер, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында баш режиссерның ярдәмчесе булып эшли.

          1974 елда аның башкорт телендә «Беренчеләр» исемле китабы дөнья күрә. 1983–1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда (драматургия буенча Виктор Розов семинары) укый. 1983–1987 елларда Башкорт академия театрында аның «Җанчишмә», «Пәри туе» дигән спектакльләре сәхнәгә чыга.

          А.Хәлим Башкортстандагы татар халкының сәяси хокукларын яклау өчен киң халыкара масштабтагы миссиясен башлый, Уфада татар дөньясында беренче булып (соңыннан алар Татар иҗтимагый үзәкләре дип исемләнәчәк) Башкортстан татарларының милли хәрәкәтен оештыра һәм 1988–1991 елларда аның фактик җитәкчесе була.

          1990 елның салкын октябрендә ул татар халкының хокукларын яклап Уфа каласының үзәк Совет мәйданында татар тарихында беренче тапкыр сәяси ачлыкта тора һәм Башкортстан татарлары өчен Туймазы, Уфа татар театрларын оештыруга, яшьләр өчен «Тулпар» журналын, «Өмет» газетасын, Башкортстан китап нәшриятында татар китапларын чыгаруны юлга салуга ирешә.

          1991 елда Вильнюсның «Мокслас» («Фән») нәшриятында авторның бар дөньяга танылган «Книга печали…» китабы дөнья күрә. Бу хезмәте өчен ул «Җирдә кешелеклелекне яклаучылар конфедерациясе»нең Ак Лачын ордены белән бүләкләнә (Амстердам, Голландия).

          1991 елда А.Хәлим Чаллы Язучылар берлеге һәм Чаллы шәһәр советы тарафыннан яңа оештырылачак «Аргамак» журналына баш мөхәррир итеп чакырыла. 1991–1995 елларда ул татар һәм рус телләрендә чыккан бу журналның баш мөхәррире булып эшли һәм аны туксанынчы елларның мәдәни дөньясында иң кызыклы журналларның берсе итеп гамәлгә куюга ирешә.

          Язучы – татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби тәнкыйтенең иң күренекле һәм үзенчәлекле вәкилләреннән берсе. Шагыйрь буларак аның беренче әсәрләре татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга.

          Шигърияттә А.Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикайәт», «Яралы бөркет», «Эксперимент-86» һ.б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда Казан һәм Чаллы нәшриятларында басылып чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сирень», «Печән чапканда» һ.б.) урын ала.

          А.Хәлим – драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Пьесаларыннан «Җанчишмә» (1983), «Пәри туе» (1990) әсәрләре заманында Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш казаналар, ә балалар өчен язган «Биктырыш» исемле поэмасының сәхнәләштерелгән варианты Уфа курчак театрында куела.

          Шулай да А.Хәлимнең исемен таныткан әсәрләре – туксанынчы еллар дәвамында дөнья күргән публицистик китапларыдыр: «Сагыш китабы, яки Абориген язмалары» («Книга печали, или Записки аборигена», 1991), «Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән» (1996), «Җиңелмәс ул чечен» («Этот непобедимый чеченец», 1996) һәм «Империяне үтерергә!» («Убить империю!», 1997). «Яңа «Сагыш китабы», яки Минзәлә Гаагадан еракмы?», «Боза-боза паспортны, арттырабыз башкортны…» (2002) дигән китапларында язучы башкорт шовинизмына эчке лаборатор анализ бирә.

          Язучының «Җиңелмәс ул чечен» китабы документаль материаллар нигезендә каһарман чечен халкының үз мөстәкыйльлеге өчен хәрби техниканың иң соңгы казанышлары белән коралланган «явызлык империясе»нең миллионлы армиясенә каршы бердәм рәвештә көрәшкә күтәрелүен, аны сугышта җиңеп чыгуын бөтен фаҗигале күренешләре белән күз алдына китереп бастыра. «Империяне үтерергә!» китабында да чечен халкының йөз илле елга сузылган азатлык көрәшенең күп кенә аспектлары яктыртыла, әмма монда төп игътибар Кырым татарларының тарихи һәм хәзерге фаҗигале язмышына юнәлтелә.

          Әдипнең XX гасырның ахыргы – XXI гасырның беренче елларында иҗат ителгән күпсанлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), халык санын алу уңае белән язылган «Яңа сагыш», «Боза-боза паспортны…» кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Публицистика өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен А.Хәлим 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Бөгелмә җәмәгатьчелегенең мәгариф буенча Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләгенә (1995) лаек була.

          Туксанынчы елларда А.Хәлим сәнгатьле проза өлкәсендә дә зур иҗади уңышларга ирешә. Аның «Өч аяклы ат» (1992), «Казыктагы итальян» (1999) повестьлары, «Кыйбла», «Берлинга хат», «Авылдаш», «Җырлар вакыт» һәм башка күпсанлы хикәяләре һәм бигрәк тә «Татар вакыты» исемле кечкенә романы (1998) әдәби тәнкыйтьтә бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге итеп бәяләнә.

          А.Хәлим – әдәби тәнкыйть өлкәсендә иң актив эшләүче каләм осталарының берсе. Аның аерым әдәби әсәрләргә яки язучылар иҗатына багышлап язылган мәкаләләре көчле аналитик фикер куәсенә, әдәби күренешне тарихи яссылыкта заман проблемалары белән тыгыз бәйләп аңлату осталыгына ия булуы турында сөйлиләр. «Казан утлары» журналында «Заман герое» темасына оештырылган дискуссия уңае белән басылган һәм бөтен татар әдәбиятын күздән кичереп, үзенең үтә тәнкыйди принципиаль фикерләрен турыдан-туры бәян иткән «Сез беләмсез кая барганны?» исемле зур мәкаләсе әдәби җәмәгатьчелектә көчле резонанс уята һәм фикри бәхәсләргә сәбәп була.

          1964–2007 еллар арасында язылган иҗади сурәтләмнәр, әдәби бәхәсләр, әңгәмәләр, ачык хатлар һәм чыгышларны үз эченә алган икетомлыгы («Йөрәгебез белән мөстәкыйль», «Сез беләмсез кая барганны?») XX гасырның икенче яртысы – XXI гасырның башындагы татар әдәби этик-эстетик фикеренең куәтле мисалы булып тора.

          А.Хәлим – 1992 елдан татар халкының Милли Мәҗлесе депутаты, 1997–2001 елларда Мәҗлеснең рәисе вазифаларын башкара. 1992, 1997, 2002, 2007 елларда җыелган I, II, III, IV Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнаша.

          А.Хәлим – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йөрәк ташы: шигырьләр, балладалар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 94 б. – 5000 д.

Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: фельетон. – Тольятти, 1996. – 670 б.

Беренчеләр: индустриаль эскизлар. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 90 б. – 3000 д.

Өч аяклы ат: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 143 б. – 5000 д.

Минем Түгәрәк Имәнем. – Өфө: Вместе, 1999. – 759 б.

Милли шигырьләр: шигырьләр, балладалар. – Чаллы: Хәерле иртә, 2001. – 235 б. – 2000 д.

Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 384 б. – 3000 д.

Кыяр караклары. – Казан: Раннур, 2002. – 14 б. – 20000 д.

Тилергән сирень: шигырьләр, балладалар. – Казан: Рухият, 2003. – 608 б. – 2000 д.

Казанбаш: поэма. – Казан: Н.к., 2004. – 28 б. – 3000 д.

Печән чапканда: поэмалар, балладалар, шигъри новеллалар (1966–2001). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 416 б. – 1000 д.

Пьесалар, яки Мин нигә драматург булалмадым? – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 416 б. – 1000 д.

Кыйбла: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 382 б. – 3000 д.

Талант. Шәхес. Язмыш: 2 томда. – Чаллы: Чаллы шәһәре басмаханәсе, 2007. – 500 д.

1 т. / кереш сүз авт. А.Хәлим. – 623 б.

2 т. – 639 б.

Колмак җыя кызлар: шигырьләр, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 2000 д.

* * *

Беренчеләр: шигырьләр һәм поэма. – Өфө: Китап, 1974. – 63 б. (Башкорт телендә.)

Биктырыш: балалар өчен поэма. – Өфө: Китап, 1975. – 48 б. (Башкорт телендә.)

Мәхәббәттән язмыш башлана: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982. – 112 б. (Башкорт телендә.)

Таң сәфәре: шигырьләр, поэмалар. – Өфө: Китап, 1985. – 94 б. (Башкорт телендә.)

Мәңгелек мизгел: әдәби портретлар. – Өфө: Китап, 1986. – 247 б. (Башкорт телендә.)

* * *

Меридианы Уралсиба. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1977. – 160 с.


Язучылар