
Булат Нуретдин улы Сәлахов 1952 елның 21 мартында Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч мәктәбен, Югары Курса (Г. Курсави мәчетендә урнашкан) сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1968–1970 елларда Кукмарада 39 нчы һөнәр училищесында белем ала. Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972–1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән «КамАЗ»га килә һәм 1988 елга кадәр Шәһәр төзү идарәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Шул ук вакытта, талантлы режиссёр Илдар Хаҗиев җитәкләгән татар халык театрында актив катнашып, төрле образлар иҗат итә. Кичке мәктәптә урта белем ала. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә режиссёр һәм актёр һөнәрен үзләштерә.
Булат Сәлахов – Чаллы татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе. Шунда эшләп 1976 елдан бүгенге көнгә кадәр җитмештән артык роль иҗат итә һәм уннан артык спектакльне сәхнәгә куя.
Булат Сәлахов драма әсәрләре язу белән дә уңышлы шөгыльләнә.
2012 елдан – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
2012 елдан сәхнә әсәрләре өчен бирелә торган Дамир Сираҗиев исемендәге премия, 2014 елда «Тантана» театраль премиясе лауреаты була.
Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Булат Сәлаховның «Эшләр тәтәй, иптәшләр» (1992), «Җәмилә авылы» (1998) комедияләре, Коми
драматургы Камай Өләш пьесасы буенча эшләнгән «Көнләшәм, яратам» комедиясе (2001) тамашачылар мәхәббәтен яулады. Башкорт драматургы Салават Әбүзәров пьесасы буенча куелган «Хыялый» (2012) лирик комедиясе, автор үзе язган һәм баш рольне үзе башкара торган «Яр» драматик новелласы (2002) әле дә сәхнәдә зур уңыш белән бара. Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бу әсәр белән 2016 елда үткән «Кәрим Тинчурин исемендәге халыкара театраль фестивальдә» катнашып, югары дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Булат Сәлаховның Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Адашкан җан» драмасы (2002), Буа татар дәүләт сатира театрында «Көтү» (2013) комедиясе зур уңыш казанды. «Көтү» комедиясе «Яңа татар пьесасы – 2012» дә кызыксындыру премиясенә лаек булды. «Яратылмый калган ярлар» балладасы «Яңа татар пьесасы – 2014»тә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясе белән бүләкләнде.
Булат Сәлахов 1990–2000 елларда җырчы Салават Фәтхетдиновның «Салават» җыр театрында меңнән артык концертны алып баручы һәм режиссёр буларак үзен эстрада жанрында да күрсәтте.
Ул шулай ук илледән артык юмористик хикәя авторы да.
2000 елдан – Татарстан Республикасының атказанган артисты.
2009 елдан – Татарстан Республикасының халык артисты.