Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Таңчулпан

Шагыйрә, дәүләт хезмәткәре һәм журналист Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова (әдәби тәхәллүсе – Таңчулпан) 1966 елның 17 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Бишкүмәч авылында туа. (Бу авыл инде юк, җитмешенче елларда авылларны эреләндерү кампаниясе барышында  халкы башка авылларга күчерелә).

1974 елны шул ук районның Тәкмәк башлангыч мәктәбенә укырга кергән.  Дүртенче-сигезенче сыйныфларны Югары Яхшый, унынчы-унберенче сыйныфларны Киров урта мәктәпләрендә укыган.  Балачак еллары Олыймән авылында үтә, шагыйрәнең туган нигезе дә шунда.

1984–1989 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Студентлык чорында университетта танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, шул елларда республика көндәлек матбугатында шигырьләре басыла башлый.

Журналистикадагы хезмәт юлын Таңчулпан 1989 елда Татарстанның Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы каршында оештырылган «Культура быта» исемле газета редакциясендә тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1992–1997 елларда «Шәһри Казан» газетасында әүвәл – хәбәрче, аннары икътисад, фән һәм мәдәният бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. 1997 елдан ул  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат үзәгендә эшли.

1997 елда «Татарстан» дәүләт телевидениесендә  «Татарстан Республикасы Дәүләт Советында» дип аталаган сәяси-иҗтимгый тапшыру  оештырып, аның беренче редакторы һәм алып баручысы булды.

2000 елда Татарстан китап нәшриятында  шагыйрәнең  хатын-кыз күңеленең сөю-мәхәббәттәге романтик хыял-омтылышларын, сөенеч-шатлыкларын, югалту сагышларын чагылдырган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре тупланган «Кыргый чәчәк» исемле китабы, 2003 елда балалар өчен «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте» әкият китабы  чыкты.

Таңчулпан иҗатына багышлап «Татарстан» дәүләт телевидениесендә  1992 (автор-режиссер  Зөлфия  Нәзирова),  1994 (авторы – Айдар Гыймадиев),  2001 (авторы – Әнзия Ханнанова) елларда  махсус тапшырулар чыгарылды һәм берничә тапкыр кабатлап күрсәтелде.

Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

  • Кыргый чәчәк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 111 б. – 2000 д.
  • «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте». – 2003 ел

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә х м ә д у л л и н а Э. Гөл сагышы сарган шигырьләр // Шәһри Казан. – 2000. – 29 дек.

Ш ә е х Л. Мавыктыргыч та, авыр да // Актаныш таңнары. – 2001. – 6 сент.

Т а ң ч у л п а н. Догам – шигырь… // Заман. – 2004. – 9 гыйнв.


Язучылар