Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гаташлар бу әдәбиятның матур бер бизәге булып тора

Күренекле татар шагыйре Рәдиф Гаташ татар, төрек һәм Ауропа әдәбиятларының иң матур, иң бай традицияләрен үрнәк итеп алып, менә инде алтмыш елдан артык армый-талмый шигырьләр язып, безләрне сөендереп яши.

Мондый язмыш бик сирәк шагыйрьләргә генә насыйп буладыр дип уйлыйм. Күренекле татар язучысы һәм әдәбият белгече Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйтсәк, «анасыннан шагыйрь булып туган», бөтен торышы, тышкы кыяфәте һәм рух халәте белән Байрон һәм Сәгыйть Рәмиев кебек гыйсьянчы шагыйрьләрне хәтерләткән Рәдиф Гаташ шигырьләрендә татар халкына, Ватанына, матурлыкка һәм мәхәббәткә мәдхия укый. Һәр буында үз укучысын таба белгән шагыйрь татар милләтенең шанлы үткәне белән горурланып, аның бүгене турында кайгырта һәм киләчәге турында күрәзәлек итәргә тырышып, тирән мәгънәле, чынчынлап милли шигырьләр иҗат итә.

Рәдиф Гаташ татар дөньясының иң бай тарихлы һәм абруйлы журналларыннан берсе булып саналган «Казан утлары» журналында кырык елга якын шигърият бүлеген җитәкләде. Кече күңелле, кешелекле, бай эрудицияле, фәлсәфи уй кичерешләргә ия талантлы шагыйрь 1960 елдан бүгенгә кадәр, илһам чишмәсеннән су эчеп иҗат итү белән бергә, татар шигъриятен яңа исемнәргә дә баетты. Аның укучылары (Зөлфәт, Наис Гамбәр, Рафаэль Сибат, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нурия Измайлова, Чулпан Зариф, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина һ.б.) инде күптән шигърияттә үз юлын тапкан шагыйрьләр һәм шәхесләр булып җитеште. Араларыннан Зөлфәтнең остазы булу гына да үзе ни тора!

…Рәдиф Гаташка 80 яшь тулуны кабул итү, бер караганда, мөмкин дә түгел кебек. Чөнки тәүге мәртәбә «Казан утлары» редакциясенә башыма эшләпә, кулларыма нәфис перчаткалар, ә аякларыма Арча читекләре киеп, «Сәгыйть Рәмиев һәм Нәсими» исемле мәкаләмне китергәндә, аңа әле нибары 55 яшь иде һәм ул күз алдымда гел шул килеш кала бирә. Хисчән, сабый рухлы, арабызда яшь аермасы зур булуга карамастан, менә инде утыз ел чын мәгънәсендә якын дустым, остазым булып кала алган нечкә күңелле шагыйрьне олы юбилее белән чын күңелдән котлыйм һәм мәкаләмне аның шәкерте, шагыйрь Рафаэль Сибат сүзләре белән тәмамлыйм: «Такташлары, Гаташлары булган әдәбият – бәхетле вә тәхетле, һай диярлек бай әдәбият, әдәпле әдәбият ул. Күңелендә җәүһәрләр – ак ташлар яткан Гаташлар бу әдәбиятның матур бер бизәге
булып тора».

“Безнең мирас” журналы

Чулпан Зарипова-Четин (Төркия, Карс)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина