Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Газизов Мәхмүт

Мәхмүт Мөхәммәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963–1969 елларда туган төбәге мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, 1970 елда М.Газизов, гаиләсе белән Чаллыга күчеп килеп, шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданнарында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен М.Газизов «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.

Мәхмүт Газизовның «Такташ безнең белән» дигән беренче шигыре матбугатта 1956 елда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда, әдәби альманахларда аның исеме даими күренә килә, 1969 елда исә яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Җыентык матбугатта уңай бәя ала, Зәки Нури аны «шагыйрьлек»кә беренче «уңышлы имтихан» дип атый.

Шагыйрьнең Чаллы чоры шигъри иҗаты, Хәсән Туфан сүзләре белән әйткәндә, «индустриаль яңгырашы» белән үзенчәлекле. Эш-хезмәт, төзелеш темасы аның 1976 һәм 1990 елларда басылып чыккан «Тәгәри китте йомгагым», «Мәйдан» исемле җыентыкларының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Мәхмүт аз Газизов, төп белгечлеге буенча укытучы-тәрбияче буларак, бигрәк тә соңгы елларда балалар шигъриятендә дә актив эшләүче шагыйрьләрдән. Аның балаларга атап язган шигырьләре «Бер, ике, өч…» (1972), «Гаҗәеп көн» (1995), «Ике куян койрыгы» (2001) дип аталган җыентыкларында, «Аргамак» журналының 1996 елның 7 нче санында «Журнал эчендә китап» сериясендә басылган «Серле иҗек» һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы китапханәсе сериясендә дөнья күргән «Кыска буйлы әкиятләр» (1998) исемле кушымта-китапларында урын ала.

Ул 2013 елның 14 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.

М.Газизов – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Миләш сиртмә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 62 б. – 3500 д.

Бер, ике, өч: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 16 б. – 15000 д.

Тәгәри китте йомгагым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 111 б. – 3000 д.

Мәйдан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 75 б. – 2200 д.

Гаҗәеп көн: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 65 б. – 4500 д.

Ике куян койрыгы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 16 б. – 1000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р ә х и м о в Җ. Олы хисләр, яңа җырлар // Ильич васыятьләре. – 1967. – 24 окт.

Н у р и З. Уңышлы имтихан // Соц. Татарстан. – 1970. – 26 февр.

Т у ф а н Х. Индустрия яңгырашлары // Соц. Татарстан. – 1972. – 27 февр.

Ш ә ф и г у л л и н Ф. Болынга бетон җәйгәндә // Соц. Татарстан. – 1974. – 13 гыйнв.

Г а л и е в Ш. Яшь шагыйрьнең таяну ноктасы // Соц. Татарстан. – 1977. – 11 дек.

И г ә н ә й Я. Гаҗәеп күчтәнәч // Аргамак. – 1995. – № 12. – 94–95 б.

Б ә ш ә р Р. Иҗат итәр чак // Көмеш кыңгырау. – 2000. – 3 февр.

И м а м о в а А. Китап кибетен урап үтәлмәдем: Мәхмүт Газизовка 60 яшь тулу уңаеннан // Шәһри Чаллы. – 2000. – 14 март.


Язучылар