Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җамалетдинова Фирүзә

Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова (Фәтхетдинова) 1960 елның 28 мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә урта белем ала. Мәктәп елларында ук беренче шигъри бәйләмнәре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басыла башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1977–1982 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1984 елдан Чаллы шәһәрендә: 21 нче мәктәптә укытучы, аннары «Таң йолдызы» газетасында җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир, «Мәйдан» журналында әдәбият буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Казанга күченгәч «Ватаным Татарстан» газетасында мәгариф бүлеге мөдире була. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөхәррире, 2008 елдан шул ук редакциянең мөдире хезмәтендә.

Әдәби иҗатыннан беренче шигырьләр бәйләме 1987 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Туган як җыры» исемле күмәк җыентыкта урын ала. 2002 елда Чаллыда «Яшен күзләре», «Уйлы җил», 2004 елда Казанда «Толымлы ай» исемле лирик шигырьләре тупланган мөстәкыйль китаплары дөнья күрә.

Ф.Җамалетдинова проза өлкәсендә һәм публицистика жанрында да уңышлы гына эшли, хикәяләре, публицистик язмалары «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарында әледән-әле күренә килә. 2007 елда язучының «Догалы корт» исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы басылып чыга.

Язучы «Догалы корт» исемле китабы өчен 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Ф.Җамалетдинова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшен күзләре: шигырьләр. – Чаллы: Хосусый басма, 2002. – 80 б. – 500 д.

Уйлы җил: шигырьләр. – Чаллы: Хосусый басма, 2002. – 64 б. – 500 д.

Толымлы ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 174 б. – 2000 д.

Догалы корт: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 223 б.. 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а ф и н а Н. Энәләр эчендә чәчәк, яки Сәхнә әйләндереп торучы монологы // Мәйдан. – 2002. – № 9. – 148–150 б.

Ә г ъ л ә м о в М. Бизәк бул! // Мәгърифәт. – 2004. – 15 май.

М ә х м ү т о в Н. Ай толымлы буламы? // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 110–111 б.

Б ә ш ә р Р. Алмалар җыяр чагы // Мәдәни җомга. – 2004. – 23 июль.

И с л а м о в Ф. Үз исеменә бәрабәр // Татар иле. – 2005. – 15 гыйнв.

Г ы й з з ә т у л л и н Р. «Толымлы ай» // Шәһри Казан. – 2005. – 15 апр.

З а һ и д у л л и н а Д. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз… – Казан: Мәгариф, 2007. – 7.13 б.

Х а ф и з о в И. Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрендә символлар // Мәйдан. – 2008. – № 3. – 94.98 б.

Х ә с ә н о в а А. Табышмак // Ватаным Татарстан. – 2008. – 21 март.

Ә х м ә т г а л и е в а А. Асылташ серле була // Мәдәни җомга. – 2008. – 13 июнь.


Язучылар