Шагыйрь һәм хикәяче Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында колхозара ГЭС эшчесе – электрик гаиләсендә туа. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
2003 елдан башлап Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес эшенә күчә.
Л.Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында сокланулы абруй казана. Шулай да шагыйрьнең язганнары күп түгел, һәрхәлдә, бергә тупланып басмада күренгәннәре нибары ике зур булмаган җыентык: «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар» (1988).
Л.Зөлкарнәй – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Балачак күге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 80 б. – 1700 д.
Кар өстендә алмалар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. –79 б. – 4000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Л е р о н о в Л. Балачакның аяз күге // Яшь ленинчы. – 1984. – 22 сент.
М о р а т о в Г. Яңгыр атының көмеш ялы // Ялкын. – 1984. – № 12. – 27 б.
В ә л и е в М. Егермедәгеләр // Казан утлары. – 1985. – № 1. – 164–175 б.