Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Акмулла

Акмулла (Мифтахетдин Камалетдин улы) – татар, башкорт һәм казакъ халыкларының уртак шагыйре 1831 елның 27 декабрендә Оренбург губернасының Бәләбәй өязе Туксанбай авылын­да туа. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә, аннан соң Тро­ицк мәдрәсәсендә белем ала, шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә, заманының укымышлы кешеләре белән аралаша. Язган шигырьләре акыннар, курайчы-җырчылар теленә керә, язма килеш кул­ларда йөри. Тора-бара үзе дә җырчы-акын булып таныла. Башкорт сахрасында, казакъ далаларын гизгәндә аңа «Акмулла» («Тугъры сүзле») дигән кушамат тагыла.
Акмулла үз шигырьләрен татарча, ләкин шактый дәрәҗәдә казакъ теле йогынтысында яза. Матбугатта тәү мәртәбә 1892 елда Казанда нәшер ителгән «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле ода-поэмасы белән күренә. 1904 һәм 1907 елларда, ягъни үзе үлгәннән соң, кечкенә күләмле тагы ике җыентыгы дөньяга чыга.
Акмулланың гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Ул 1895 елның 27 ок­тябренә каршы төндә Златоусттан Миасска барганда, билгесез кешеләр тарафыннан үтерелә.


Язучылар