Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәрим Фатих

    Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901–1937) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925–1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый.

     Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928 елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Ф.Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930–1931 елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылар-мияче» дигән газетада хәбәрче-корреспондент булып хезмәт итә.

     Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Ф.Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри җыентыклар).

     Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрендә әле нык сизелгән декларативлыктан арынып, уй-хисләрен шигырьдә торган саен үтемлерәк, табигыйрәк яңгырашта, камилрәк формада чагылдыру юнәлешендә осталыгын үстерергә юл ача. Утызынчы еллардагы күмәк хезмәт, яшьлек һәм мәхәббәт романтикасын ихлас садәлек, эмоциональ күтәренкелек белән гәүдәләндергән лирик шигырьләре, «Яшен яктысы» (1932), «Җиденче мич» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән ул үзен татар поэзиясенең үзенчәлекле шигъри моң-авазга ия булган талантлы бер вәкиле итеп таныта.

     Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыять хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга.

     Әдип өстенә бернинди дәлилсез-нисез, фәкать НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле коточкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр кассацион гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый, ләкин аның гаризаларына игътибар итүче булмый. Нәтиҗәдә шагыйрьне озак та үтми этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. Бары тик шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Ф.Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф.Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф.Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Ф.Кәрим фронтка чыгып китә.

     1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

     1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Ф.Кәримнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары (1942), Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.

     Фронтта Ф.Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган.

     Ф.Кәрим – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар