Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәтшин Рүзәл

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районының көмеш сулы Нократ елгасы буендагы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала.

Рүзәл Мөхәммәтшин, яшь булуына карамастан, татар әдәбияты, шигърияте дөньясында шактый билгеле шәхес. Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. “Каралама”, “Бүре мин”  шигырь китаплары авторы. Универсиада вакытында дөньяны шаулаткан “Ак бүре” операсының либретто авторы.


Язучылар