Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Маннапов Шамил

Шагыйрь һәм прозаик Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлки районы Татар Мулла авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1957 елда Алпар урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт туган авылы совхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннары өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1960-1965 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1963-1964 уку елында, педпрактика узу тәртибендә, Әтнә районының Түбән Көек авылы мәктәбендә мөгаллимлек итә.

Университетны тәмамлаганнан соң, Ш.Маннаповның хезмәт юлы тулысынча татар матбугаты белән бәйле: 1965 елдан башлап ул әүвәл «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, аннары, 1977 елда Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә икееллык Югары партия мәктәбенең журналистика бүлеген тәмамлап кайтканнан соң, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлегенең өлкән хәбәрчесе, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1986-1989 елларда ул – Татарстан китап нәшриятында, 1989-2001 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире.

Ш.Маннаповның чын-чынлап зур шигъри мәйданга чыгуы узган гасырның алтмышынчы елларына туры килә. Шигърият дөньясына ул солдат хезмәтен, студентлар тормышын чагылдырган шигырь һәм поэмалары белән килеп керә. Аның оптимистик рухлы, лирик-публицистик яңгырашлы поэтик әсәрләре бу елларда республика матбугатында еш күренә, күмәк җыентыкларда басыла. 1967 елда яшь шагыйрьнең «Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшьтәшләрем» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1970-1982 еллар арасында исә шагыйрь аеруча актив иҗат итә, матбугатта аның биш шигъри җыентыгы һәм кыска хикәяләре, нәсерләре, лирик парчалары тупланган «Әти урманы» исемле проза китабы басылып чыга.

Үз әсәрләрендә автор, тормышның һәм заманның характерлы сыйфатларын игътибар үзәгенә алып, поэтик чаралар ярдәмендә аларның кеше күңелендә үзенчәлекле чагылышын тасвирларга омтыла. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кайту» (1981), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) исемле шигъри китаплары әдипнең бу юлда туктаусыз эзләнүен, заман чынбарлыгын, җир-табигать белән кешенең бербөтен бердәмлеген раслап, яшәеш мизгелләрен чагылдыруда каләменең чарлана, күңел хисләренең фикри-фәлсәфи тирәнлеккә ирешә баруы турында сөйлиләр.

Бу сыйфатлар Ш.Маннаповның прозасында да ачык сизелә. Аның чәчмә әсәрләренә халыкчан гадилек, самими юмор, фәлсәфи гомумиләштерүләр хас («Ачы какылар», «Мәңгелектән елмаю», «ШаМан мәзәкләре», «Тормыш сиратлары» җыентыклары).

Ш.Маннапов әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы иҗат итә. Ул шулай ук сәхнәләрдән, радио һәм телевидение аша еш башкарыла торган лирик җыр текстлары авторы буларак та билгеле («Керфегеңә тамармын мин», «Рәхмәт сиңа», «Кичермәсләр» һ.б.). Аңа 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2012 елның 6 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Киндери зиратында җирләнгән.

Ш.Маннапов – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәят көндәлеге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 62 б. – 5000 д.

Тамырлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 64 б. – 4000 д.

Тугрылык алиһәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 4500 д.

Әти урманы: нәсерләр, парчалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 10000 д.

Кайту: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 128 б. – 5000 д.

Апрель авазы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 127 б. – 1600 д.

Җиргә сыенам: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 159 б. – 3500 д.

Ачы какылар: хикәятләр, очерк-әңгәмәләр, хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 139 б. – 3000 д.

Өндәге төшләр: шигырьләр, риваять, әкият һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 249 б. – 2000 д.

Мәңгелек елмаю: хикәяләр, хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2001. – 255 б. – 2000 д.

Шаян яктылык, яки ШаМан мәзәкләре: хикәятләр, мәзәкләр, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 192 б. – 2000 д.

Тормыш сиратлары: шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б. – 2000 д.

* * *

Возвращение: стихи / пер. с татар. В.Байбакова, В.Евпатова – М.: Современник, 1982. – 62 с. – 10000 экз.

Созвездие Сююмбеки: стихи татарских поэтов среднего поколения. – М.: Современник, 1988. – С. 246-273.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А к м а л Н. Кешеләргә ышанырга // Татарстан яшьләре. – 1988. – 1 гыйнв.

С а д ә Г. Көзен дә матур алмагачлы күңел // Шәһри Казан. – 1997. – 26 дек.

Д у н а й Ф. Якташымның елмаюы // Ватаным Татарстан. – 1998. – 1 гыйнв.

С и б а т Р. Һаман да яшь Шаман // Татарстан яшьләре. – 1998. – 6 гыйнв.

Б а я н о в Ә. Даһилык дәгъваламыйча гына // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 52-55 б.

В ә л и М. Янган саен өмет яңара // Мирас. – 1998. – № 1. – 58-61 б.

Ш ә р ә ф и е в Р. Безнең дә әниләр бар иде… // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 171-175 б.

Б а т т а л Ф. Көлке куа килә… // Мәдәни җомга. – 2003. – 17 окт.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин