Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәширова Зәйнәп

  Шагыйрә Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәширова 1903 елның 5 октябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. 1917 елны Казанга килеп, башта хосусый мәктәптә, аннары укытучылар семинариясендә укый. Шуннан соң бер ел авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе булып эшли. 1920 елда комсомол сафына кереп, шул ук елны Казандагы кыска мөддәтле партия мәктәбен, аннары 1921–1924 елларда Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакны тәмамлый.

     Шушы чорда газета-журналларда студент кызның шигырьләре, мәкалә-язмалары чыга башлый. 1921 елда «Очкыннар» исемле беренче җыентыгы, ә 1923 елда үз шигырьләре һәм шигъри тәрҗемәләре тупланган «Яшь инкыйлабчы җырлары» дигән икенче китабы басылып чыга. Бер бәйләм шигырьләре аерым бүлек рәвешендә шул ук 1923 елны Ф.Бурнаш төзеп чыгарган «Көрәш җырлары» исемле күмәк җыентыкка да урнаштырыла.

     Халыкның бәхетле киләчәге хакына яшьләрне иҗади хезмәткә, көрәшкә өндәү, социализм-ленинизм идеяләренең мәңгелек булуын раслау, шуңа ихластан ышану З.Бәширова шигырьләренең төп пафосын, рухын билгели.

     1928 елда Мәскәүдәге дәүләт журналистика институтын тәмамлагач, З.Бәширова өч ел чамасы (1928–1930) Мәскәүдә «Эшче» газетасы редакциясендә эшче яшьләр бүлеге мөдире булып эшли, ә 1931–1934 елларда Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районының «Октябрь коммунасы» исемле төбәк газетасы редакторы була. 1935–1937 елларда ул Казанда Татар дәүләт нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында өлкән редактор хезмәтен башкара. 1937 елгы репрессияләр вакытында исә, журналистика һәм әдәбияттан читләштерелеп, шәхес культы фаш ителгәнчегә кадәр Казаннан еракта – сөргендә гомер кичерергә мәҗбүр була.

     З.Бәширова 1984 елның 8 июлендә Казанда вафат була.


Язучылар