Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яхина Наилә

Наилә Яхина тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы, Шәрдәк авылыннан. Татар районы. Татар халкы яши бу якларда. Әнисе: “Без болгарлар”, – дип тә әйткән. Тәтешле районында Болгар дигән авыл да бар икән.

Наилә Яхина киңкырлы иҗатчы. Ул җырчы да, композитор да, шагыйрә дә. Башкортстанда туып-үскән кыз Казанга килеп, иҗатына төпле нигез, шигъриятенә җан азыгы таба. Наилә ханым Татарстан телевидениесе аша алып барган тапшырулары һәм күп кенә җырлары аша безгә күптән таныш. Ул инде әдәби иҗатта да үзен танытып өлгергән шагыйрә.

Күренекле язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 2004 елда ук инде аның иҗаты турында болай дип яза: “… Наилә Яхина – … шактый кызыклы, үзенчәлекле шагыйрә … Аның шигъри образларының котылгысыз энергетикасы бар. Ул, ничектер, “кырт киселгән, почмаклы”, еш кына, аяу белмәгән хиссият. Ул кешедә гаделсез җәмгыятькә карата җыелган ачу тупланышын ләззәтле күкрәү белән юкка чыгара …”.

Танылган шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Зөлфәт исә Наилә Яхинаның шигырьләре хакында түбәндәге сүзләрне язып калдырган: “ … серләрен тирәнгә яшергән җан иҗат бәхетен, сөю бәхетен адәм баласына күрсәтергә ашыкмый. Ул ишек – йозаклы. Әмма ул бәхетне … шигъри сүзгә әверелдерергә кирәк, ләбаса. Һәм шагыйрь, тәвәккәлләп, шул сер йозагын ватып керә … күңел тәрәзәләреннән дөньялыкның соклангыч җиле – шигъри дөнья ургылып керә … ”

Наилә Яхина Татарстанның атказанган сәнгат  эшлеклесе, 7 җыентык авторы, шулардан 3 се шигырләр җыентыгы, 4 се ноталы җырлар җыентыгы. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә тигез иҗат итә.


Язучылар