Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бурундуковская Елена

Елена Викторовна Бурундуковская 1960 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа.
Биш яшьтән 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенә йөри, гомум белемне 18 нче мәктәптә ала. Аннан соң (7 нче сыйныфтан) Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыкаль мәктәптә укый.
1978–1983 елларда Елена Бурундуковская Казан дәүләт консерваториясендә «фортепиано» һәм «орган» белгечлекләрен үзләштерә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, шунда концертмейстер булып эшкә урнаша, аннан соң орган, клавесина һәм хормейстер кафедрасында укытучы, 2002 елда доцент дәрәҗәсе ала. 1988 елда ул М.Гнесин исемендәге Мәскәү музыка академиясе аспирантурасына читтән торып укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Джироламо Фрескобальдиның орган-клавир әсәрләре һәм аларны органда башкару тәртипләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1990–1994 елларда Е.Бурундуковская, орган көйләрен башкару осталыгына өйрәнү өчен, Италия, Швейцария, Австриядә мастер-сыйныфларга йөри, клавесинада уйнауга Европа башкаручыларыннан өйрәнә.
Елена Бурундуковская бала чактан ук шигырьләр яза, 1978 елның сентябрендә танылган Казан шагыйре Николай Беляев җитәкләгән «АРС» әдәби түгәрәгенә ул иҗат сандыгыннан дистәләгән шигырь алып килә һәм шушы елдан республика һәм Бөтенсоюз матбугатында аның шигырьләре күренә башлый. 1979 елда Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында Евгений Евтушенко редакциясендә чыккан яшь авторларның «Ранний рассвет» җыентыгына аның ике шигыре кертелә.
1983 елда шигырьләре Татарстан Язучылар берлегенең рус секциясендә тикшерелә. Бер табаклап шигыре Татарстан китап нәшриятында чыккан яшь авторларның «Горизонт» (1988) исемле күмәк җыентыгында урын ала.
1989 елдан Е.Бурундуковская Америка шагыйре Джон Грейсен Браун белән хезмәттәшлек итә: шигырьләрен һәм аның «Россия турында симфония»сен тәрҗемә итә, соңрак бу поэмага нигезләнеп, танылган Казан композиторы Б.Трубин симфоник әсәр дә яза. Е.Бурундуковская шигырьләре Дж.Браун тәрҗемәсендә Виргиния штаты университетында нәшер ителүче журнал битләрендә дә күренә. 1992 елда шагыйрәнең «Личные местоимения» исемле беренче китабы чыга. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Учебник жизни собственной пишу…» исемле икенче китабы дөнья күрә. Елена Бурундуковская шигырьләре «Студенческий меридиан», «Смена», «День и ночь», «Казань», «Идель» журналларында басыла.
Е.Бурундуковская XX гасырның 80 нче елларыннан республиканың иҗади яшьләр Советы эшендә актив катнаша, күптөрле акцияләр оештыра. Шәһәрнең мәдәни тормышына сизелерлек үзгәрешләр керткән «Экология намусы» дип аталган поэзия кичәләренең уңышы турыдан-туры аның инициативасына бәйле. 1992 елда ул Яр Чаллы шәһәрендә «Молодая гвардия» нәшрияты оештырган Татарстанның яшь язучылар семинарында катнаша.
Аның биографиясе Кембридждагы Халыкара үзәктә басылган «Интернациональ библиографияләр сүзлеге»нең 23 нче басмасына кергән.
Е.Бурундуковская – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар