Татарның классик язучысы Заһир Бигиев (Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев) Ростов-Дон шәһәрендә ахун гаиләсендә туа. 1886–1891 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый. Аннан гомеренең ахырына кадәр туган шәһәрендә әнисе янында яши. 1893 елда ике-өч ай чамасы Урта Азиядә сәяхәттә булып кайта, сәяхәте турында күләмле генә китап яза. Әдипнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт») исемле әсәре 1893 елда ук тәмамланган булса да, 1908 елда гына, ягъни авторының вафатыннан соң гына басылып чыга (Уфа, «Китап» нәшрияты, 108 б.). Әдипнең тагын «Катыйлә» («Үтерүче хатын») һәм «Мөртәд» исемле язып тәмамланган романнары булуы билгеле, ләкин аларның кулъязмалары югалган дип фараз кылына.
З.Бигиевнең тәүге ике романы совет чорында тулы килеш яки кыскартылып (мәктәп хрестоматия-дәреслекләрендә) кат-кат басылалар, соңгы тапкыр аерым китап булып 1960 елда чыга.