Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнеханова Наилә

Наилә Наил кызы Миңнеханова 1955 елның 20 августында Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туа. Төмәнәкнең сигезьеллык, Туймазының 1 нче урта татар-интернат мәктәбен тәмамлап, Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 1974 елда Мәскәү халыкара сәнгать университеты курсларында белем ала. 1985 елда Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Бүгенге көндә Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли. Рәссам-бизәүчеләр арасында оештырылган төбәкара бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар яулый, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

           Наилә 1998 елда Бәләбәйдә ел саен уздырылган төбәкара шигърият фестивалендә лауреат була. Шигырьләре дүрт телдә нәшер ителә торган «Йәйгор – 1999», «Йәйгор – 2000», «Йәйгор – 2002», «Йәйгор – 2004», «Йәйгор – 2005» күмәк җыентыкларында, «Башкортостан туган җир генәм» дип аталган 1–2 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш уку өчен чыгарылган дәреслектә дөнья күрә. 2004 елда «Башкортостан укытучысы» журналында укучыларга Н.Миңнеханова иҗаты буенча төзелгән сыйныфтан тыш дәрес – Ф.Әхмәтованың «Колагымда һаман бишек җыры» исемле фәнни хезмәте тәкъдим ителә.

           Н.Миңнеханова – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөю ташы: шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 96 б. – 500 д.

Наз сүрәсе: шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 79 б. – 100 д.

Күркә җиләк: балалар өчен шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 48 б. – 500 д.

Хезмәтче җил: балалар өчен шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 48 б. – 100 д.

Фәһемле сүз – үтемле: әйтелмәгән әйтемнәр. – Бәләбәй, 2003. – 38 б. – 100 д.

Сүз җәүһәр дә, хәнҗәр дә: әйтелмәгән әйтемнәр. – Туймазы, 2004. – 55 б. – 200 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о с т а ф и н Ш. Кояшка тартыла гөлләр // Казан. – 1997. – № 3–4. – 41 б.

Ә х м ә т Г. Яшерен хисләремне бүләк итәм // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 3 февр.

Н и з а м о в Р. Җитди уйланырга ирек куя // Кызыл таң (Өфө). – 2003. – № 17. – 3–5 б.

С а л и х о в а З. Агымга каршы йөзүче шагыйрә // Бәләбәй хәбәрләре (Өфө). – 2003. – № 3 (июль).


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин