Шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч һәм күрше Мунчәли авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935 елда Казанга килә һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә, аннары икееллык Укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре матбугатта күренә башлый, 1937 елда унсигез яшьлек студент егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Яшь шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы дөнья күрә. Поэманың турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.
Институтны тәмамлагач та, 1941 елның язында, Ш.Мөдәррис гаскәри хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, әүвәл минометчы, ахырга таба татарча фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Ш.Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Лирикасында, «Тупчы Ваһап» исемле эпик поэмасында (1943) шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән батыр сугышчыларның, гади солдатларның сугыштагы уй-хисләрен, фашизмга нәфрәтләрен тасвирлый.
1946 елның язында гаскәри хезмәттән кайткач, Ш.Мөдәррис Казанда республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда, читтән торып укып, Мәскәү Әдәбият институтын тәмамлый. Бу елларда шагыйрьнең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар («Биш минут», «Яшел тасма», «Үлемсезлек», «Кызыл мәйдан», «Яшәү көче», «Йолдыз атыла» һ.б.) яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, памфлетлар, хикәяләр, «Әбдүш Ялаяпов» дигән саркастик повестен иҗат итә, көндәлек матбугатта халыкара темаларны яктырткан үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләрен бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, «Король Ричард III» трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасовларның поэтик әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.
Ул 1963 елның 28 апрелендә вафат була.
Ш.Мөдәррис – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Тупчы Ваһап: поэма һәм шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Госман. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 72 б. – 6116 д.
Фронтовик татарлар: очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 128 б. – 5185 д.
Җыр үткән юл: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 140 б. – 5000 д.
Биш минут: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 3065 д.
Яшел тасма: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 80 б. – 5037 д.
Көлке түгел: сатирик хикәяләр, памфлетлар, шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 155 б. – 6000 д.
Кызыл мәйдан: поэма. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 91 б. – 8000 д.
Минем яшьтәш: сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 211 б. – 5000 д.
Ильич нурлары: очерклар, публицистик мәкаләләр, памфлетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 280 б. – 3000 д.
Дуслар күңеле: лирика, юмор-сатира, поэмалар / кереш сүз авт. Х.Госман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 368 б. – 4000 д.
Яшәү көче: әкият-поэма. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 40 б. – 14000 д.
Тупчы Ваһап: поэмалар, шигырьләр, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 192 б. – 15000 д.
* * *
Во имя жизни: стихи, поэмы / пер. с татар. В.Гричарова. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 104 с. – 5000 экз.
Сквозь пепел дней: стихотворения, поэмы / пер. с татар.; вступит. статья В.Гончарова. – М.: Худож. лит., 1974. – 174 с. – 10000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ш.Мөдәрриснең Г.Халит һәм Г.Кашшафка фронттан язган хатлары// Казан утлары. – 1972. – № 2. – 144–147 б.
М ө д ә р р и с Ш. Фронт юлларында // Казан утлары. – 1972. – № 2. – 139–144 б.
Г о н ч а р о в В. Фронтташ дустым // Казан утлары. – 1972. – № 2. – 165–167 б.
Х ө с н и Ф. Әбдүш терелми дә, үлми дә // Ф.Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 197–201 б.
Кыр почтасы 21475 «С»: Ш.Мөдәрриснең фронттан Ш.Маннурга язган өч хаты // Шәһри Казан. – 1993. – 6 февр.
Н у р у л л и н И. Туры бәреп әйтә иде // Шәһри Казан. – 1993. – 23 окт.
Р ә к ы й п о в Ш. Шагыйрьнең васыяте // Шәһри Казан. – 1995. – 18 апр.
И х с а н о в а Л. Тау башында бер өй // Татарстан. – 1995. – № 5–6. – 63–70 б.
Ә х м ә д у л л а Ш. Язмалары җырдай // Ватаным Татарстан. – 1997. – 31 гыйнв.
М ә җ и т о в З. Татар солдаты // Шәһри Казан. – 1999. – 5 нояб.
Л а т ы й п К. Утлы күмерләрне хәтерләтте… // Мәдәни җомга. – 1999. – 5 нояб.
Ә х м ә д у л л а Ш. Нурлы сыны хәтер түрендә // Мирас. – 2002. – № 7. – 22–32 б.
И х с а н о в а Л. Узган гомер – аккан су // Ватаным Татарстан. – 2002. – 16 февр.
И х с а н о в а Л. Шагыйрьнең култамгасы // Казан утлары. – 2004. – № 11. – 169–170 б.
* * *
М и н г а з о в а Э. Он пел по-татарски на развалинах рейхстага // Казанские ведомости. – 2004. – 27 окт.