Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яһудин Марс

Марс Нәфикъ улы Яһуд­ин 1950 елның 7 авгу­стында Башкортстанның Күгәрчен районы Кү­гәрчен авылында укыт­учы гаиләсендә туа.  Туган авылында татар мәктәбендә укый. 1973 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Дүрт ел Караидел районында физика һәм математика укыта. 1977 елда Чаллы шәһәренә килеп урнаша. КамАЗның автомобильләр җыю заводында слесарь, электромонтёр, мастер булып эшли. 1979 елдан шул ук заводта социолог. Кичке институтта укып, «социологик тикшеренүләр» белгечлеге буенча икенче югары белемгә ия була. 1985-86 елларда техник училищеда производствога өйрәтү буенча мастер. Аннан соң Кама политехника институтында электромонтёр, шул ук вакытта балалар иҗаты үзәгендә фото түгәрәге алып бара. 1994 елда яңадан мәктәп эшенә кайтып, шәһәрнең 45 нче мәктәбендә технология дәресләрен укыта. 2005-2007 елларда махсус (коррекцион) мәктәптә черчение һәм технология дәресләрен алып бара. Ләкин кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, күңеле төбендә бер хыял – язу теләге ята аның. Студент елларыннан ук яза башласа да, газеталарда басылган берничә мәкаләсен исәпкә алмаганда, бу тик үзе өчен, көндәлекләр формасында гына була әле. Чаллыга килгәч тә бу күп кенә еллар шулай дәвам итә. «Юность» радиостанциясе конкурсына язган хаты (1978) буенча бер сәгатьлек тапшыру булу да, «Комсомольская правда»да (6.08.1981) чыгып, ил буенча зур сөйләшү тудырган мәкаләсе дә бу хәлне үзгәртми әле.

Ләкин тормыш тәҗрибәсе ниндидер критик массага җиткән, күрәсең. Бервакыт шәһәр газетасы әдәби конкурс игълан итә. Марс Яһудин, бөтен батырлыгын җыеп, хикәя язарга була. Һәм бу хикәясе конкурста җиңеп чыга. Призны тапшырганда, газета редакторы әйтә: «Марс Нафикович, вы же прирождённый журналист, почему вы не пишете?» Менә шунда инде аңарда үз-үзенә ышаныч туа. Газета һәм журналларда хикәяләре, парчалары күренә башлый. «Орфей» һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәләре эшендә катнашып, телен чарлый. 2000 елда «А в небе жаворонок поёт» исемле беренче проза китабы чыга. Аннан соң «Тайник» (2002), «Казлар очар су күреп» (2007). Бу елларда ул «Челнинские известия», «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары эшендә актив катнаша. 2009 нчы елда Россия Язучылар һәм Татарстан Журналистлар берлекләренә кабул ителә.

Иҗатын рус телендә башласа да, берничә елдан ана сөте белән кергән туган теле үзенә тартып ала. Әсәрләре «Аргамак», «Мәйдан», «Казан утлары», «Сөембикә», «Тулпар» журналларында; «Мәдәни җомга», «Кызыл таң», «Безнең гәҗит», «Өмет», «Морадым» һәм башка газеталарда басыла. «Еллар аша…» (2008), «Скрытые изображения» (2009), «И текла река» (2009), «Сиртмәле кое» (2010), «Где мой нос» (2010), «Тормыш бу…» (Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 240 б.), «Голоса» (Казань: РИЦ «Школа», 2015. – 200 с.), «Тегермән ташлары» (Чаллы, 2016. – 48 б.), «Күгәрчен язмалары» (Чаллы, 2023. – 92 б.), «Таш эчендәге сурәтләр» (Казан: «Школа» редакция-нәшрият үзәге, 2023. – 280 б.) һәм башка китаплар авторы.

Марс Яһудинның «Тормыш бу…» китабына язган Кереш сүзендә күренекле шагыйрь Рәшит Бәшәр болай ди: «Марс – бик үзенчәлекле прозаик. Җылы сагыш белән өртелгән моңсу хикәяләре күңелдә яктылык шәме булып балкый. Туган җиргә, гомер буе шул җиргә мәрхәмәт орлыклары сипкән әти-әниләргә, әби-бабайларга тирән ярату хисе белән сугарылган аның әсәрләре. «Казлар очар су күреп», «Туган җирем серләре», «Гайшә әби» кебек хикәя-парчаларында әнә шул мәхәббәт җанны сафландыра. Аларны укыгач, яшәүгә өмет уяна, киләчәккә ышаныч ныгый.

Марс авыл кешеләренең характерларын яхшы белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм кызыклы тел-стиль чаралары ярдәмендә кәгазьгә төшерә. «Түтәй шуган тау», «Кәҗә аскан урам», «Ерынты буенда» хикәяләре әнә шундыйлардан… Кешеләргә әйтер сүзе күп Марсның. Караңгыда якты шәм кабызучы авторга озын-озак иҗат гомере телик!»

Марс Яһудин – 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин