Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Садриева Лилия

Лилия  Садриева Мөслим районының Дусай авылында 1962 елның 14 апрелендә туа. Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт Культура институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.
1982 елда Баек авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. 1985 елда “Авыл утлары” газетасы редакциясендә эшли башлый, ә 1986 елдан аңа район мәдәният йортына инспектор вазыйфасы йөкләнә.
2002 елның җәендә Лилия үзенең беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның йөздән артык шигыре, дистәгә якын җыры һәм багышлаулары урын алган. 2012 елда “Күңелләр чәчәк тели” исемләнгән китабы чыкты. Районның үзәк китапханәсе директоры булып эшли.


Язучылар