Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Газиз

   Г.Газиз (Газиз Салих улы Гобәйдуллин) 1887 елның 27 июнендә Казанда текстиль фабрикасы хуҗасы, мул тормышлы сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Татарча һәм дини белемне Казанның Зәңгәр мәчет каршындагы «Халидия» мәдрәсәсендә ала, аннары, сигез сыйныфлы рус гимназиясе курсы буенча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан дәүләт университетының хокук факультетына укырга керә. Бер елдан тарихчы профессорлар М.Хвостов һәм Н.Фирсовларның киңәше белән Г.Газиз тарих-филология факультетына күчә һәм элек-электән мавыгып хыялланган тарихи эзләнүләрен башлап җибәрә. Аның төп фәнни кызыксыну өлкәсе – төрки-татар тарихы һәм шуңа баглы әдәби чыганаклар. Иң беренче башлап ул 1245–1295 елларда монгол ханы Хубилай иленә сәяхәт ясаган итальян сәяхәтчесе Марко Полоның юлъязма «Китабы»н тикшереп, анда теркәлгән фактларны башка чыганакларда, Европа һәм Шәрекъ галимнәренең әсәрләрендә булган мәгълүматлар белән чагыштырып анализлаган «Марко Поло турында тәҗрибә» исемле тәнкыйди хезмәтен яза. Хезмәт 1915 елда «Шура» журналында басылып чыга һәм университетны тәмамлаганда әдип тарафыннан диплом эше итеп тә файдаланыла. Шул ук студентлык елларында Г.Газиз татар халкының бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңае белән нәшер ителгән «Мәрҗани» мәҗмугасын басмага әзерләүдә һәм сәүдәгәр әтисе аша басманың матди чыгымнарын күтәрүдә дә булыша, мәҗмугага «Мәрҗанинең голүм, фөнун вә сәнаигъка карашы» һәм «Мәрҗанинең тарихи хезмәтләре» дигән күләмле ике мәкалә урнаштырып, татар мәдәниятендә һәм халыкның рухи дөньясында Ш.Мәрҗанинең тоткан зур тарихи урынын дәлилләп күрсәтә.

       Гыйльми эзләнү һәм тикшеренүләрдән тыш Г.Газиз, «Әлислах» төркеменең һәм «Шимбә» һәвәскәр театр түгәрәгенең әгъзасы буларак, демократик яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша, бер үк вакытта 1914 елдан башлап «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укыта.

          Матур әдәбият өлкәсендә исә Г.Газизнең иҗади таланты тагын да иртәрәк ачыла. Аның беренче әдәби әсәре – «Марс, уян!» исемле хикәясе.

        1907 елда «Казан мөхбире» газетасында дөнья күрә. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш очрый. Бигрәк тә ул 1913–1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда «Аң» журналы битләрендә яшь әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа чыккан китапларга, спектакльләргә рецензияләре басыла.

      Г.Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, һәммәсе дә диярлек юмористик һәм сатирик рухта язылганнар. Хикәяләрдә башлыча егерменче йөз башы татар җәмгыятенең тискәре күренешләре, көлкеле кеше типлары гәүдәләнә. Үз файдасыннан тыш дөньяда һичбер нәрсә белән кызыксынмаган вак сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, кибет тотучылар, зыялыланып йөрүче вак буржуа хадимнәре, шәһәр мещаннары, кадимче хәзрәтләр, хаҗилар, томана-сәләтсез мәхдүмнәр – язучының әдәби каһарманнары әнә шундый типлардан гыйбарәт. Автор аларны көлкеле ситуацияләргә куеп сурәтли һәм төгәл, тормышчан детальләр, эпизодлар ярдәмендә чын, асыл сыйфатларын гәүдәләндереп бирә. Шул ук тематик эчтәлек һәм сатирик рух, форма ягыннан кыскалык, җыйнаклык әдипнең инкыйлабтан соң – 1918–1930 еллар арасында язган хикәяләренә дә хас («Әхмәт байның тәһарәте», «Фаҗигале төннәрдә», «Бер көтүнең тарихы», «Дәҗҗал көткәндә», «Кәрим абзыйның хыялы», «Эчке эмигрант» һ.б.). Гомумән, Г.Газизнең хикәяләре чынбарлыкны, кеше типларын һәм табигать күренешләрен гәүдәләндерүдә кыскалыкка, гадилеккә омтылу һәм ирешүнең татар әдәбиятындагы матур үрнәкләре булып саналырга хаклылар.

     1916 елда университетны беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыккач, Г.Газиз Троицк шәһәренә китеп, берникадәр вакыт анда мөгаллимнәр әзерли торган мәктәптә (мөгаллиминдә) укыта, аннары биш сыйныфлы «Вазифа» мәдрәсәсенең мөдире булып эшли. Төрки халыклар тарихына караган эзләнүләрен ул монда да дәвам иттерә.

     1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Г.Газиз Казанга кайта, Февраль белән Октябрь арасында аеруча зур күтәрелеш алган милли азатлык хәрәкәте эчендә кайный, Бөтенрусия мөселманнарының Беренче корылтае карары белән май аенда оештырылган Милли Шурага (башкарма комитетка), ел ахырында исә Милләт Мәҗлесе (1917–1918) депутаты буларак, аның Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәтенә (коллегиясенә) әгъза итеп сайлана; матбугатта, бигрәк тә «Корылтай», аның дәвамы «Алтай» газеталары сәхифәләрендә, милләт язмышына бәйле күпсанлы сәяси-публицистик мәкаләләрен бастыра.

      Милләт Мәҗлесе һәм аның урындагы бүлекләре большевиклар хакимияте тарафыннан туздырылганнан соң, Г.Газизнең иҗтимагый активлыгы бермә-бер кимеп-тараеп, аның шәхси һәм иҗади уңышлары, нигездә, әдәбият белеме, педагогика һәм тарих фәне өлкәсендәге эшчәнлеге белән бәйле. Әүвәл ул Татарстанның Зөя шәһәрчегендәге Укытучылар семинариясенең директоры булып тора, аннары, Казан университетының тарих кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлап, 1925 елга кадәр Казанның урта һәм югары уку йортларында – Татар-башкорт хәрби мәктәбендә, Шәрекъ академиясендә, Татар коммунистлары университетында, төрле курсларда тарих фәне укыта; Татарстан Җир эшләре комиссариатында авыл хуҗалыгы буенча Уку-укыту идарәсе җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкара; 1919 елда Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хәкыйкый әгъза итеп сайлана. Шул елларда ул фән өлкәсендә гомуми тарих, диннәр тарихы, татар тарихы, татар әдәбияты һәм мәдәнияте, иҗтимагый фикер үсеше тарихына караган хезмәтләрен, дәреслек китапларын язып бастыра. «Милләтләрнең бәгъзы әсаслары» (1918), «Тарих әдийан» («Диннәр тарихы», 1918), «Төрекме, татармы?», «Татар тарихы» (1922, 1923, 1925 елгы басмалар), «Русия тарихы» (1919), «Борынгы болгарлар» (1924), «Татарларның килеп чыгуы һәм Алтын Урда» (1924), «Татарларда сыйныфлар тарихы» (1925), «Татар әдәбияты тарихы» (Гали Рәхим белән берлектә язылган, 1922, 1924, 1925 елгы басмалар) һ.б. китаплар, Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйрига багышланган күләмле мәкаләләр – әнә шулар җөмләсеннән. Болар һәммәсе татар халкының иҗтимагый тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын тикшерү юлында ирешелгән җитди казанышлар дип бәяләнергә хаклы.

      Г.Газиз 1925 елда Бакуга китә. Шул ук елны аны Баку университетының Шәрекъ факультеты төрек-татар тарихы кафедрасына приват-доцент итеп эшкә алалар, бераздан исә шул кафедраның доценты итеп сайлыйлар. 1926 елдан башлап Г.Газиз параллель рәвештә Баку педагогия институтында да укыта, ахырда бу институтның иҗтимагый тарих факультеты деканы булып эшли. 1927 елның октябрендә тарихчы-галимне Баку университетының төрки халыклар тарихы буенча профессор итеп раслыйлар.

       Русия шартларында бу – татарлардан профессор дәрәҗәсе алган беренче очрак.

    1928 елда Г.Газиз – Сәмәрканд университетының, ә 1930 елда Мәскәү университетының Шәрекъ факультетларына штаттан тыш профессор итеп тәгаенләнә. Ул әледән-әле Мәскәүгә, Сәмәркандка, Ташкентка барып студентларга лекцияләр укып, махсус семинарлар, курслар уздырып кайта, русча, әзәрбайҗанча, үзбәкчә гыйльми хезмәтләрен язып бастыра. («Заметки о происхождении хазар», 1927; «Феодальные классы и крестьянство в Азербайджане в 19 веке», 1927; «Әзәрбайҗанда байлар һәм кол крәстияннәр», 1927; «Крәстиян сугышлары тарихы», 1933 һ.б.)

     1930 еллар башында Г.Газиз фән дөньясына сыенган төрле кызылавызлар басымы астында Бакудан Кабарда-Балкар автономиясенә күчеп китәргә мәҗбүр була, бер ел чамасы анда эшли; шул кыска вакыт эчендә «Кабарда-Балкариядә феодал мөнәсәбәтләр тарихына материаллар» дигән хезмәтен язып өлгерә. Әдип-галимнең гаиләсе белән Казанда яисә Мәскәүдә төпләнеп яшәргә дигән омтылышлары да була, ләкин фатир мәсьәләләре хәл ителә алмаганлыктан, аның бу теләкләре тормышка ашмый кала. Дөрес, 1934 елда ул Татарстан Мәгариф комиссариаты чакыруы белән кыска гына вакытка Казанга кайтып, университетта һәм марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү институтында Татарстан тарихы буенча гыйльми эшләрдә катнашып ала. Аннан янә Бакуга китеп, 1935 елдан Әзәрбайҗан университетында Якын Көнчыгыш тарихы кафедрасы мөдире булып эшләвен дәвам иттерә.

      Бакуда яшәү һәм эшләү дәверендә Г.Газиз татар тарихыннан тыш әзәрбайҗан һәм үзбәк халыкларының тарихлары буенча да күп кенә гыйльми хезмәтләр язып бастыра. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, күп кенә гыйльми җәмгыятьләрнең һәм оешмаларның, аерым алганда, Мәскәүдәге Көнчыгыш халыклары фәнни-тикшеренү институтының, Көнчыгышны өйрәнү ассоциациясенең, Әзәрбайҗан дәүләт фәнни-тикшеренү институтының һ.б. гыйльми оешмаларның хәкыйкый әгъзасы булып тора, әледән-әле фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгышлар ясый. Мәсәлән, төрки халыкларның язу-имлясын латинга күчерү проблемалары буенча 1926 елны Бакуда узган Беренче Бөтендөнья корылтаенда ул Төрек-татар халыкларында тарихи әдәбиятның үсеше дигән темага зур нотык сөйли.

     Мәгълүм ки, утызынчы елларның ахырларына таба совет режимы илдә зур террор башлап, татар зыялылары, фән, әдәбият, сәнгать әһелләре өстеннән бер-бер артлы хөкем процесслары оештырырга керешә. Вакытында чит төбәкләргә китеп өлгергән шәхесләр дә бу афәттән котыла алмый. Шундый фаҗигале язмышка Г.Газиз дә дучар була. Аны 1937 елның 18 мартында Әзәрбайҗан Фәннәр академиясенең зур бер төркем галимнәре белән бергә кулга алалар. Абруйлы галимне бөтенләй нахак җинаятьләрдә – «солтангалиевчелек»тә, фән хезмәткәрләре, студентлар арасында милләтчелек, пантюркизм идеяләре таратуда, совет хакимиятенә каршы яшерен оешмада әгъза булып торуда, Төркия, Алмания, Япония файдасына шпионлык эше алып баруда гаеплиләр һәм, шул елның сентябренә кадәр өзлексез дәвам иткән сорау алу, тән җәзалары куллану нәтиҗәсендә, әлеге «гаепләрне» танырга мәҗбүр итәләр. 1937 елның 7 сентябренә әдип-галимнең «җинаять» эше буенча тикшерү төгәлләнеп, шул ук елның 12 октябрендә СССР Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе «Газиз Салих улы Гобәйдуллинны, хосусый милкен конфискацияләп, иң югары җәзага – атарга» хөкем итә. Шул ук төнне, ягъни 1937 ел 13 октябрь таңында Газиз Гобәйдуллинның гомере өзелә. Әдип-галимне физик-тәнви юк итү белән бергә аның әдәби һәм гыйльми хезмәтләре дә кулланыштан алына, исеменә табу-тыю мөһере салына.

     Фәкать 1956 елдан соң гына галимнең абруйлы исеме һәм әдәби-гыйльми мирасы туган халкына яңадан кайтарыла башлады. Әдәби мирасыннан хикәяләр тупланмасы кат-кат басылып, 1989 елда «Тарихи сәхифәләр ачылганда» исеме белән Казанда сайланма тарихи хезмәтләре нәшер ителә.


Язучылар