Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай көне: «Флера апа үлеп китсә, үкенече кала» яки «Минем әби дә палас суга иде»

Тукай туган көндә өч традицион чара бар. Иртән Президент Рөстәм Миңнеханов Тукайның сквердагы һәйкәленә чәчәкләр сала. Аннары Опера театрында рәсми чара – лауреатларны игълан итү белән бергә бер сәгатьлек концерт программасы. Бирегә махсус чакыру билетлары белән керәләр. Билетларны мәдәният министрлыгы тарата. Өченче иң традицион һәм халыкчан чара – Шигырь бәйрәме. Монысына  килү һәр татарның намус эше.

Рәсми чара бик заманча эшләнгән. Әлеге кичәнең традицион режиссеры Радик Бариевның елдан-ел тәҗрибә туплавы күренә. Кичә матур гына башланып китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов лауреатларны игълан итте. Быел мәдәният министрлыгы тырышлыгы белән лауреатлар исемлеге сер итеп саклана алды. «Быел дүрт лауреатсыз булмас» дигән матбугат чараларын да, өчнең кемнәр булуын фаразлаганнарның да ялгышлыгын раслап, икене генә тапшырдылар. Рәссам Анатолий Егоров белән шагыйрь Ләбиб Лерон Президент кулыннан лауреат таныклыгын кабул итеп алды. Лауреатларны котлыйбыз!

Кичә ипле генә дәвам итте. Менә Такташның «Таң кызы»н сөйлиләр. «Кем шигыре?» дип сорыйм янәшәмдә утырган Камил Кәримовтан. Ул югалып кала. Үз уйларына чумып тыңламаганмы, мондый сорауны көтмәгәнме?.. Алдымда утырган язучы һәм журналист Фирдүс Гыймалтдиновка сузылам: «Кем шигыре?» Ул «Белмим», диде.

Кичә тәмам. Азактан бер зал тамашачы басып «Туган тел»не җырлады. Президент ложасында утырган Марат Әхмәтов җырлый, Әсгать Сәфәров видеога төшерә иде.

Кичә тәмам. Гардеробка чиратым Татарстанның халык артисты, депутат Рамил Төхфәтуллин янәшәсендә туры килде.

Рамил Төхфәтуллин: «Тукай премиясенә яңа концепция кирәк дип уйлыйм, аны бирү тәртибендә уңай якка үзгәрешләр булсын иде. Комиссия әгъзалары премиягә дәгъва кылган әсәрләр белән таныш булырга тиеш. Утырышлар тере һәм бәхәсле булырга тиеш. Ел саен бөек әсәрләр туамы икән дигән сораулар да бар. Катгыйрак буласы иде. Премия даһилык дәрәҗәсендәге әсәрләргә бирелергә тиеш. Экспертлар ротациясе дә булырга тиештер. Иҗтимагый институция вәкилләре күбрәк булса, яхшырак булмасмы? Чөнки сәнгать оешмалары җитәкчеләре бит дәшә алмыйлар, алар буйсына.

Бәйрәм кичәсен дә идея, сюжет агышы ягыннан тирәнрәк, мәгънәви итеп күрәсе килә. Югыйсә, чираттагы «галочка» өчен эшләнгән чараны хәтерләтте. Бүгенге көндә татар теленә көчле басым ясалганда аллегория, метафора алымнарына төреп булса да, бу тема үзәк лейтмотив булып үтәргә тиеш. Кыскасы, вөҗданыбызга, намусыбызга йогынты ясарга, гафләт йокысыннан уятырга тиеш бу чара!».

ххх

Әйе, бу мәсьәләдә сораулар бар. Комиссиянең татар телен белмәгән әгъзалары Ләбиб Лерон, Марат Кәбиров, Йолдыз Шәрапова, Рашат Низамиев, Флера Гыйззәтуллина әсәрләрен ничек укыды икән? Аларга тәрҗемә бирелдеме икән дип уйлап куйдым. Ни өчен спектакльләрнең һәммәсе дә төшеп калган? Инде байтак еллар дәвамында бер генә спектакль дә Тукай премиясе алганы юк бит. Безнең театрлар бөтенләй шедеврлар куймыймы әллә соң инде? Шундый уйлар белән Опера театры бинасыннан чыктым. Юлымда Рөстәм Галиев очрады. «Алмаз Хөсәеновка атказанган исеме сорап документлар тутырмадыгызмы әле? «Алтын битлек» номинанты бит», дип сорыйм. «Стажы җитми диячәкләр, алмаячаклар да ул документларны. Менә премияне алган булса, бәлки, алырлар иде», ди директор-режиссер.

Шигырь бәйрәме башлануын көтеп, ярты сәгать чамасы Опера театры төбендә «ялтырап» торгач, сак хезмәте куйган тимер рәшәткәләр аша Шигырь бәйрәменә бүлеп бирелгән мәйданга үттек.

Шигырь бәйрәме – татар халкының төрле «модернизацияләр»дән, «күчерүләрдән» саклап калган бәйрәме. Быел һава торышы да халык ягында булды – яңгыр болытлары өстә эленеп торса да, ипләп кенә өч-дүрт тамчы гына сибеп үтте.

Шигырь бәйрәменә мәдәният министрлыгы «кулын тыкмаган» булса кирәк. Хәтта лауреатларны халыкка игълан итү дә Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага тапшырылган. Әмма ул лауреатларның берсе Анатолий Егоровны тапмады. Әллә ул Шигырь бәйрәменә чыгып халыкка кхренергә тиешлеген белмәгән, әллә аста халык арасында гына басып торып, аны танучы булмаган. Аның каравы Ләбиб Лерон матур итеп зурлап «атаклы» булуы ассызыкланып игълан ителде. Әлбәттә, Ркаил Зәйдулла үзенең катнашы булуын да әйтеп узды. Шаяруга төреп кенә.

Ркаил Зәйдулла: «Миңа шундый вазифа йөкләнде – Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреатларын игълан итәм. Республиканың иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге премиянең лауреатлары… берсен таба алмадым, икенчесе минем дустым… әйттеләр инде миңа бөтен бүлмәдәшләреңә Тукай премиясен биреп бетерәсең дип. Бу шаярту. Бу – Ләбиб Лерон, безнең иң атаклы шагыйрьләребезнең берсе. Комбайн кебек – үзе ура, үзе суга, үзе җилгәрә».

«Рәхмәт халкыма, рәхмәт Татарстанга, рәхмәт милләттәшләремә, рәхмәт каләмдәшләремә. Татар иле булганда, Татарстаныбыз булганда безгә яшәргә дә әле яшәргә», диде Ләбиб Лерон һәм Тукайга нисбәтле шигырен укыды.

ххх

Шигырьләр сөйләнә тора. Алып баручы халык шагыйре Рәдиф Гаташның көр тавышы яңгырый. Рәтләр арасында йөрим. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, гади генә әйтсәк, бүген иҗат иткән бар журналистларның остазы, профессор Васил Гарифуллин басып тора.

Васил Гарифуллин: «Мин бик сөенәм – безнең журналистика бүлеген тәмамлаган шәкертләр соңгы елларда Тукай бүләген ала башлады. Чөнки алар журналистика белән бергә әдәбият белән дә шөгыльләнәләр. Ләбиб Лерон журналистика бүлеген тәмамлаган һәм бүген дә журналистика белән актив шөгыльләнүче кеше. Марсель Галиев та журналистика бүлегендә укыган, Вахит Имамов та, Нәбирә Гыйматдинова да. Ләбиб Лерон да Тукай бүләге алган журналистика бүлеген тәмамлаучылар сафына кушылды. Журналистика әдәбиятчыларга халыктан аерылмаска, очып йөрмәскә, реальлектән аерылмаска, кеше язмышларын өйрәнергә ярдәм итә. Әлбәттә, чын журналистика жанрында эшләүчеләргә дә игътибар бирелсә, әйбәт булыр иде».

Дөньяның уртасында торгандай Мансур Гыйләҗев басып тора. Түбәтәйле. Шат. Уңга-сулга Шигырь бәйрәме турында комментарийлар бирә. Тыйнак кына Фаил Ибраһимов басып тора. Молодец та инде! Премия алмаучылар Шигырь бәйрәменә килеп тә тормаган иде ахрысы, күренмәделәр. Ул килгән. Шигырьләр тыңлады. Кешеләр белән аралашты. «Киләсе елга бирәсезме?» дим. «Юк, ди ул. Ике бирдем бит инде. Бер ун еллар элек Мансур Гыйләҗевның «Бурлагын» биреп караган идек», ди.

Халык арасыннан Нәҗибә Сафина үтеп бара. «Шигырь сөйлисезме, Нәҗибә апа?» дим. «Ләбиб Лерон лауреат булган әдәбиятта укымасаң да ярый», – диде ул һәм юлын дәвам итте. Сүз шигырь уку турында бардымы, әллә гомумән уку турындамы – аңламый калдым. Әмма кире уйлаган иде булса кирәк, укыды шигырен Нәҗибә апа, Аллага шөкер!

Милли киемнәрдән, яулык өстеннән чигешле милли түбәтәй-калфак кадаган, төлке тиресе белән бизәлгән жилет кигән Йолдыз Шәрапова үтә. Ул да кандидат иде бит! Быел Опера театры сәхнәсендәге кичәдә аңа бер блок багышланган, Шигырь бәйрәмендә дә сөйләде. Йолдыз Шәрапованың барысы да алдадыр әле.

Римзил абый Вәлиев янында тукталдым.

Римзил Вәлиев: «Тукай премиясенә Ләбиб Лерон әсәрләренең сыйфаты белән дә, яшьлеге белән дә туры килеп тора. Егоровны белми идем. Мин бит әсәрләрне караганда кунакка яки чит дөньяга күрсәтерлекме дип бәялим. Миллилек тә эзлим. Егоров гобеленнары миңа ошады. Әлбәттә, аның белән рәттән сынлы сәнгатьтән Кадим Җәмитов та булса, яхшы булыр иде.

Тукай премиясенә чыккан икән, аның һәр әсәре шедевр булырга тиеш. Минем Ләбиб Леронның зәгыйфь әсәрен күргәнем юк. Ул чыгарган журналны да карап барам».

Программа буенча шигырь сөйләргә үз чиратын көткән шагыйрь Булат Ибраһим янына киләм».

Булат Ибраһим: «Мин Тукай премиясен ике кешегә генә бирү белән риза түгел. Татарстан өчен ул ике премия бик аз. Елдагыча өч-дүрт кеше булса, бик яхшы булыр иде».

Халык шагыйре Марсель Галиев басып тора. Остазы янәшәсендә – Гөлүсә Батталова. Марсель абый – Язучылар берлеге идарәсенә Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина кандидатурасын тәкъдим иткән язучы.

Марсель Галиев: «Флера апаны якташ буларак ничә еллар дәвамында күзәтеп киләм бит инде. Холкын, иҗатын, яшәү рәвешен… Әмма моңарчы холкы аркасында аңа якынаймыйча йөрдем. Быел аның иҗатына битараф булмавымны күрсәткән идем. Премияне аласына шулкадәр ышанган идем. Аны күп кеше яклап чыкты бит инде. Шул ук Миләүшә Хабетдинова яклады, язучылар идарәсе җитәкчелеге дә аның яклы иде, дөресен әйткәндә. Нәрсә булды – шуны аңлый алмыйм. Мәдәният министрлыгы катнаштымы… Ирада ханымны күрдем бүген, сорый алмадым. Хикмәт нәрсәдә булган? Нигә өченче премияне бирмәделәр? Ркаил белән дә сөйләшмәдем әле.

Кичә Флера апа шалтыратты миңа. Болай шалтыратышмый идек. «Мин иртәгә килә алмыйм, авырып киттем», ди. Мин аны премия алырга килә алмыйм дип әйтә дип аңладым. Ул алам дип ышанган булган инде. Туксан яшьлек кеше белән алай шаярырга ярамый.

Үзе нык кеше ул. Мин бит аны «арматура» дип йөртәм. Аның эчендә «матур» сүзе дә ята. Бүген аңа шалтыратырга да куркам. Мин аның чын йөрәктән шигърияткә бирелгән кеше икәнен беләм. Әле тагын бик зур поэма язам ди. «Зур язмагыз, хәзер зурны укымыйлар», дим.

 – Флера апага Ходай гомерләр бирсен! Киләсе елга аның өчен көрәшәчәксезме?

 – Мин быел да көрәшмәдем.

 – Быел сез тәкъдим иттегез бит – тәкъдим итүегез шул көрәш инде ул. Сез авторитет бит.

 -Авторитетның бер роле дә булмады бит әле. Яңадан талпынып карамам инде. Хәзер бит заман үзгәрде, кешенең яше белән санлашу юк, таланты белән дә санлашу юк…»

«Мин дә Марсель абый тәкъдим иткәч, алыр дип уйлаган идем», дип сүзгә Гөлүсә Батталова да кушылды.

«Марсель абыйның авторитеты юк булып чыктымыни инде?» – дим.

«Шулай булып чыкты. Әллә кемнәрдер шуны раслау өчен махсус эшләдеме икән дип тә уйлап куйдым», диде Марсель абый.

Шигьри митинг түрендә Рәмис Аймәт сөйли иде. Башка елларда гел үзе оештырып йөргән кичәдә быел ул бары тик катнашучы гына. Шигыре җырлап тора Рәмиснең. Җырчы шагыйребез бит инде!

Арткы рәтләрдә Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев басып тора.

Ирек Һадиев: «Флера апа үлеп китсә, үкенечле кала, дип кенә әйтәсем килә. Лаеклы бит! Башкалар өчен артык борчылмыйм. Башка елны алырлар. Быел лауреатлар арасында бер хатын-кыз булса да начар булмас иде дим. Сез журналистлар элеккеге казанышлар өчен ала дип тәнкыйтьлисез инде лауреатларны. Ә бит Флера апаның иҗаты туктаганы юк. «Казан утлары»нда чыккан поэмасы турында да бик әйбәт фикерләр булды. Күңелдә бер үкенеч – шул!»

Елмаеп Инсаф Абдулла килә. Әлбәттә, лауреатлар турында фикерен сорадым.

Инсаф Абдулла: «Минем әби дә гомере буе палас сукты. Безнең якта йоннан палас суга торган бик күп осталар бар иде. Аның өчен Тукай премиясе бирәләр икән… комиссиядә утырган кешеләр беләдер. Болай гына әйтүем».

(Инсаф Абдулланың гобеленнар циклы өчен Тукай премиясен бирүгә төрттерүе иде инде бу. Анатолий Егоровка «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен бирелде бит).

Хатын-кыз гөрләшеп кем тирәсенә җыелып фоторәсемгә төшә дисәм, Зөлфәт Хәким үзе басып тора. Сөбханалла, йөзе нурланып балкый. Янына килеп дәшкән һәрберсе белән елмаеп сөйләшә, фоторәсемгә төшә. Башкалар килгәч, мин кимме әллә? Килеп сүз каттым. Фотога төшмәдем төшүен, уңайсызландым.

Зөлфәт Хәким: «Үзебезнең милли чара бит – ничек килмисең! Мин күренеп йөрмим, буталмыйм. Читтә генә басып карап торам. Шигырь бәйрәме форматы миңа бик ошый. Бик матур шигырьләр сөйлиләр. Мин бирегә бик яратып киләм. Әйбәт бит!

– Лауреатлар өчен сөендегезме? Әллә башкалар өчен җан аткан идегезме?

 – Лауреатларны лаеклы дип саныйм – Ләбиб Лерон да, тагын кем әле? Егоровны да. Лаеклы дип тапканнар икән, димәк, лаеклы. Ә сез концертыма килдегезме?

 – Билетлар калмаган иде.

 – Әйе, билетлар юк иде шул. 25 көн алдан сатылып беткән. Миңа шалтыратасыгыз бар иде.

 – Борчымадым инде. Үзем гаепле бит. Күргән кешеләр искиткеч дип сөйләде. Миңа алар сүзенә кызыгып утырырга калды.

 – Миңа әзерләнергә вакыт җитеп бетмәде – тагын да яхшырак була ала иде.

 – Тагын кабатланырмы икән?

 – Оештырсалар, бик рәхәтләнеп сәхнәгә чыгам. Исән чагымда чыгып калырга кирәк.

 – Концерт сезгә энергия бирәме, әллә аламы?

 – Бирә дә, ала да. Тормыштагы шикелле. Мин бик рәхәтләнеп кайттым. Чөнки минем публика – зыялы публика. Шулкадәр матур кешеләр! Миңа Камал театрындагы концертлардан соң да әйтәләр иде: «Синең публикаң шулкадәр интеллигент. Кычкырып сөйләшмиләр, буфет өстәлләрендә чүп калдырмыйлар», – диләр. Мин публикам белән горурланам.

Бу вакытта Рөстәм Маликов «Туган тел»не суза иде. Җыр тәмамланды. Кичә тәмамланды.

Сәгать ярым эчендә программа төгәлләнде дә, һәйкәл яны бушап та калды. Ләбиб Лерон белән аның хатыны Фидания апа артыннан оештыручылар янына күтәреләм. Фидания апа Ркаил Зәйдуллага рәхмәт сүзләрен әйтә. «Кемнең хатыны шулай рәхмәт әйтә әле», – дип көлә Ләбиб Лерон.

«Тиз тоттыгыз», – дим Ркаил Зәйдуллага. «Сәгать ярым, диделәр. Сыештык инде», – ди ул. Оештыру эшләре белән Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал шөгыльләнгән икән. «Үзем дә сөйләргә чыкмадым, Илсөяр Иксанова да чыкмады», – ди Рифат Җамал.

Язучылар төркем-төркем булып Язучылар берлегенә юл тотты. Биредә Рафис Корбанның 65 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе булачак иде. Ә лауреат хатыны белән юл аша Тукай һәйкәле каршында урнашкан кафега кереп китте. Аларның әле Камал театры янында узасы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә төшәсе бар иде. Быел бу чараны аларның кызлары Ләйлә Лерон алып бара.

26 апрель үтте. Көне матур иде. Төнлә яшенләп яңгыр яуды. Әллә елады да елады ул, әллә чистартты…

intertat.ru

 


Язучылар

Туган көннәр