Шагыйрь Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елның 21 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1938 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938–1941 елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем ала. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның көзеннән 1942 елның гыйнварына кадәр Татарстанның Буа районында ныгытмалар казу эшендә була, аннары берничә ай Ленинградтан Казанга күчерелгән Калинин исемендәге заводта станочник булып эшли. 1942 елның 22 маенда фронтка җибәрелә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышлар вакытында дошман пулясыннан һәлак була.
М.Әхмәтгалиев 1934 елда яза башлый. Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә дөнья күрә, соңга таба «Туган ил» (1938), «Шат балалык» (1938), «Очкыннар» (1940) кебек күмәк җыентыкларда һәм альманахларда басыла. 1941 елда ул үзенең шигырьләре тупланган беренче җыентыгын басмага әзерли, әмма сугыш башлану сәбәпле җыентык матбугатка чыкмый кала. Бары тик сугыштан соң гына яшьли һәлак булган шагыйрьнең балалар өчен «Балык тотканда» (1957), «Тегүче куян» (1959), «Елак батыр» (1960) исемле кечкенә-кечкенә өч шигъри китабы нәшер ителә. Шигырьләре шулай ук Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре әсәрләреннән төзелгән «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) исемле күмәк җыентыкларга һәм «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) басмаларына да кертелә.
М.Әхмәтгалиевнең шигырьләре эчтәлек ягыннан бәхетле балачак, комсомол, илне саклау, котыпны җиңү кебек шул чор поэзиясе өчен характер лы темаларга багышлана. Аның шагыйрьлек сәләте бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен язган шигырьләрендә («Ата һәм бала», «Балык тотканда», «Бишек җыры», «Үгез», «Сеңлем бәхете» һ.б. ) ачык күренә.