Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде

Татар язучысы, шагыйрь Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителгән. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

Россия Язучылар берлеге СССР Язучылар берлегенең (1934-1991) дәвамчысы булып санала. Татарстаннан кала һәр төбәктә аның региональ бүлекчәсе бар.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина).

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров