Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әмир Мирсәй

Совет чоры татар азучыларының олы буыны вәкиле — күренекле прозаик, драматург, публи­цист һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан туган абыйсы гаиләсендә, аннары ба­лалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда мәктәпне тәмамлагач, Баш-кортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячей­касы секретаре булып эшли, Башкортстандагы «Яшь юксыл» газетасы­ның селькоры да була. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла.
Техникумның ике курсын тәмамлаганнан соң, М.Әмир, әдәбият дөнья­сына якынрак тору өчен, «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» редакцияләренә җаваплы сәркәтип булып эшкә урнаша. Бу чорда яшь әдип­нең көндәлек матбугатта авыл тормышына багышланган күп кенә хикәял­әре («Үткәннәр», «Замана үзенекен итте», «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы» һ.б.) басыла, ә 1929 елда аерым китап булып «Пар күгәрчен» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Шушы беренче әсәрләрендә үк М.Әмир үзен тор­мыштагы үзгәреш-яңалыкларга сизгер һәм халыкчан юмор белән сугарыл­ган үткен-җор телле каләм иясе итеп таныта.
1929-1931 елларда М.Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак Идел буе хәрби округының Казан горнизо-нында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист бу­лып эшли, газетаның күчмә редакциясе белән Урта Азиягә барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һәм Кызыл флот язучылары берләшмәсе) татар әдәбияты түгәрәкләре оештыру эшен баш­кара. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. 1930-1933 еллар арасында әдип тыныч дәвердәге хәрби тормыш күренешләрен, ил сагына чакырылган авыл егетләренең сугыш һөнәренә өйрәнүләрен кызыклы, көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» исемле повестен һәм «Аяк», «Сугыш сере», «Клим малайла­ры» кебек хикәяләрен иҗат итә. Хәрби темага «Командир» («Карамалы егете») исемле зур роман язарга да керешә, ләкин әсәр тәмамланмыйча кала (беренче кисәге 1934 елда аерым китап булып басылып чыга).
Армиядән соң, 1931 -1932 елларда, М.Әмир ТатЛОКАФның идарә сәркәтибе булып эшли. 1932 елда ул Татарстан Язучылар берлеген оеш­тыру комитетына сәркәтип итеп билгеләнә. 1933-1935 елларда «Чаян»-журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип эшен башка­ра. 1934-1936 елларда марксизм-ленинизм институтының аспирантурага хәзерлек бүлегендә укый. 1936-1937 елларда Татарстан дәүләт нәшриятының (Татгосиздат) матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.
1937 елда М.Әмир яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан Язучы­лар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. Ләкин тоталитар режимның шул елда махсус оештырган репрессияләр шаукымы М.Әмирне дә читләтеп үтми: әле ике ай элек кенә Татарстан Язучылар берлегенә рәис итеп сай­ланган әдипне милләтчелектә гаепләп, НКВД органнары кулга ала һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә яба. Суд тикшерүе барышында М.Әмир үзен батырларча тота, ялган гаепләүләрне кире кага һәм 1939 елда, гаебе рас­ланмыйча, суд тарафыннан акланып, иреккә чыгарыла. 1939 елда М.Әмир Мәскәүдәге Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.
Башта ук әдәби иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М.Әмир утызынчы елларда үзенең игътибарын авылда барган үзгәрешләрне як­тыртуга юнәлтә. Колхозлашу хәрәкәтенең башлангыч чорында авылдагы сыйнфый көрәш күренешләрен публицистик пафос белән сурәтләгән һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын гәүдәләндергән «Безнең авыл кешесе» (1933) исемле повестеннан соң, 1935 елда әдип шул ук темага «Агыйдел» дигән атаклы әсәрен яза. Күп планлы, күп геройлы, драматик вакыйгаларга бай, шул ук вакытта яшьлеккә хас якты, романтик хис, тирән җылылык белән сугарылган бу повесть тиз арада укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала һәм әдәби тәнкыйтьтә утызынчы еллар татар проза­сының күренекле казанышларыннан берсе итеп бәяләнә. Соңыннан, җит­мешенче еллларда, М. Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса өчен язучы 1974 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ватан сугышы елларында Мирсәй Әмир бөтен талант көчен җиңү көнен якынайтуга юнәлдерә. Сугышның беренче көннәрендә үк ул, кулына каләм алып, фашистларга нәфрәтле уй-хисләрен һәм җиңүгә ныклы ышанычын чагылдырган «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр!» исемле оптимистик хикәя­сен иҗат итә. Совет информбюро хәбәрләренә таянып, Украина партизан­нарының илбасарларга каршы көрәше турында «Йөрәк уты» («Партизан Иван») дигән пьесасын, фашист оккупантларын фаш иткән «Киез итек вакыйгасы» (1942) дигән сатирик комедиясен, «Дуслар» (1942), «Җавап хаты» (1942) исемле хикәяләрен мәйданга чыгара.
1941-1943 елларда М.Әмир Татарстан радиокомитетында әдәби тап­шырулар мөхәррире (вакытлыча рәис тә, баш мөхәррир дә) булып эшли. 1943 ел башында Язучылар берлеге командировкасы белән (партиянең ӨК карары буенча) Төньяк-көнбатыш фронтка сәфәр кылып, өч айга якын «Ва­тан өчен» исемле хәрби газета редакциясендә эшләп кайта. Шул газета битләрендә һәм соңыннан республика матбугатында совет кешеләренең сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен публицистик-ли-рик планда тасвирлаган берничә дистә әдәби очерк һәм дистәләгән хикәя­ләрен бастыра («Агитатор», «Коттыбый батыр», «Дошман көтмәгәнчә», «Ку­рай», «Гөрли Казан», «Сыерчык», «Беркатлы кеше», «Бабайлар», «Мөстәкыйм карт йокысы», «Якташ» һ.б.). Шул ук фронт газетасы битләрендә М.Әмир фашистларны үткен сатира утына алган «Чаян фронтта» дигән яңа рубрика да ачып җибәрә («Табышмак әйтәм, тап!», «Әйдә шулай бул­сын», «Тотса мәскәүләр якаң», «Немецчә бишек җыруы» һ.б.).
Утызынчы еллар ахырында ук «Җәдәч» (1939), «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны» (1939), «Тун ачуы» (1940) кебек кече күләмле коме­дияләр язган М.Әмир сугыш чорында һәм сугыштан соңгы беренче еллар­да драматургия жанрына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның иң зур иҗади уңышы итеп «Миңлекамал» драмасын (1944) исәпләргә кирәк. Бу әсәрендә ул ил азатлыгы хакына теләсә нинди авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист күңелле татар хатын-кызының реалистик образын тудыра. Сугыш чоры авылының хезмәт энтузиазмын, батырлыгын әхлак, мәхәббәт проблемалары белән бергә үреп сурәтләгән «Тормыш җыры» драмасы (1946), халык иҗатына нигезләнгән күңелле «Гөлшаян» комедиясе (1948), Казан галимнәренең сугыш елла­рындагы фидакарь хезмәтен һәм тормыш-көнкүрешен чагылдырган «Про­фессор Саматов» (1949) пьесасы, сугыштан соңгы чынбарлыкка багышланган «Җыр дәвам итә» (1947), «Наилә» (1947), «Минем хатын» (1955), совет хакимиятенең беренче елларында авылдагы катлаулы сыйнфый көрәш күренешләрен кырыс буяуларда тасвирлаган «Хөррият» (1960) исем­ле драма-комедияләре белән М.Әмир татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизе­лерлек өлеш кертә.
Гәрчә драматургия М.Әмир иҗатында мөһим урын алып торса да, әдип­нең илленче-җитмешенче еллар арасындагы иҗади уңышлары күбрәк проза жанры белән бәйле. 1953 елда ул «Ялантау кешеләре», ә 1959 елда аның дәвамы булган «Саф күңел» исемле романнарын тәмамлый. Соңыннан «Саф күңел» исеме белән икесе бергә басылып чыккан бу дилогиядә ав­тор сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын су­гыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакарьлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. «Саф күңел» дилогиясеннән соң языл­ган «Җан көеге» (1969) исемле повестенда исә язучы бөек сынау елларын­да шәхси мәнфәгатен ил-халык интересларыннан өстен куйган куркак җанлы, дезертир бер кешенең гыйбрәтле язмышын бәян итеп, халык азат­лыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге максат булу­ын раслый.
Юмор — М.Әмир талантының тагын бер төп үзенчәлекләреннән бер­се. Аның 1971 елда иҗат ителгән һәм укучылар арасында киң популярлык казанган «Балыкчы ялганнары» исемле повесте, маҗаралы һәм юморис­тик стильдә язылуыннан тыш, табигатькә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөнья­сы һәм әхлакый йөзе, тормыштагы позициясе кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән дә әһәмиятле. «Мыжык карт язмалары» дигән повесте да (1975) укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.
Гомеренең соңгы елларында әдип автобиографик материалларга ни­гезләнгән әсәрләре өстендә эшли. «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән өч кисәктән торган һәм язучының утызынчы елларга кадәрле тормышына бәйле вакыйгаларны эченә алган бу повестьлар әүвәл 1979, 1982 елларда аерым ике китап булып («Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы»), ә 2002 елда өчесе бергә «Кичә турында бүген» дигән исем белән басыла.
М.Әмир — «Калку кырга кар ява» (1933), «Алдакчы бозау» (1940, 1959), «Батыр исемле малай турында хикәяләр» (1941; 1968 елда тулыландырыл­ган 5 нче басмасы чыга), «Әниләре өйдә юкта» (1946), «Зур бүләк» (1956) кебек балалар өчен язылган китаплары, «Кысыр хәсрәт» (1954) кебек юмор-сатира җыентыклары, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәка­ләләре һәм тәрҗемә әсәрләре авторы. Аерым алганда, ул И.Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1949) романын, Б.Горбатовның «Не­покоренные» («Буйсынмас кешеләр», 1944), Г.Гулианың «Весна в Саке-не» («Сакен язы», 1950), В.Короленконың «Слепой музыкант» («Сукыр музыкант», 1954) повестьларын, В.Вишневскийның «Незабываемый 1919-й» («Онытылмас 1919 ел», 1952), Н.Погодинның «Человек с ружьем» («Мыл­тыклы кеше», 1952), А.Корнейчукның «Платон Кречет» (1953), К.Симо­новның «Дни и ночи» («Көннәр һәм төннәр», З.Солтанов белән уртак тәрҗемә) драмаларын, С.Аксаковның «Аленький цветочек» («Ал чәчәк»,1948), М.Лермонтовның «Ашик-Кериб» («Гашыйк-Гарип», 1941 ) әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә күп кенә әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителә.
М. Әмир иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашкан язучы. Ул КПССның ХХШ съезды делегаты, партиянең өлкә комитеты әгъзасы, РСФСРның ике чакырылыш Югары Советы депутаты (1963-1971), РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары (1967-1971), РСФСР Югары Совет Пре­зидиумы Рәисе урынбасары (1963-1967), РСФСР, СССР Язучылар бер­лекләре идарәсе әгъзасы булып сайлана; 1947-1959 елларда Казан шәһәр район советы һәм шәһәр советы депутаты була, утызынчы еллардан баш­лап гомеренең ахырларына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, рәис урынбасары һәм рәисе булып эшли, 1940-1950 еллар ара­сында Берлекнең проза, драматургия, тәрҗемә секцияләрен җитәкли, озак еллар «Чаян», «Казан утлары» журналлары редколлегияләрендә әгъза бу­лып тора, 1937 елда ике ай һәм 1961-1968 елларда Республика Язучылар берлегенә җитәкчелек итә.
Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Әмир Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин