Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимов Җәмит

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан, туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазифаларын башкара. 1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җ. Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленность бүлекләрен җитәкли. 1955—1961 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, В. И. Улья-нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары, 1970 елда, Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Җитмешенче елларда Җ. Рәхимов скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть предприятиеләрендә инженер хезмәтендә була. 1958 елдан КПСС члены.

Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул бу жанрга игътибарын тагы да көчәйтә. Аның «Алтын яткан җирләрдә», «Кобзарь — Тукай кунагы», «Якташларым», «Батырлык чакрымнары» исемле китаплары, газета-журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә бүтән очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдыңа китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының, аерым җитәкче кадрларның фидакяр эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Җәмит Рәхимов художестволы проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган «Девон хәбәрчесе» (1977), «Өлешемә тигән көмешем» (1978), «Тәвәккәл таш яра» (1981) исемле повестьларын укучылар җылы каршыладылар. Болардан «Өлешемә тигән көмешем» әсәре «Җитмешенче еллар Корчагиннары» конкурсы премиясенә лаек булды.

1985 елда Җ. Рәхимовка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Җ. Рәхимов — 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Алтын яткан җирләрдә: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 48 б. 3000.
«Алабуга» совхозының дуңгыз фермасында ике сменалы эш көне: Очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 6 б., бөкл.
Кобзарь — Тукай кунагы: Очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—70 б., ял. 4000.
Хуҗалыкны идарә итү осталыгына өйрәнәбез.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—52 б. 2000. Г. Г. Галимов белән бергә язылган.
Якташларым: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—70 б. 6000.
Батырлык чакрымнары: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—157 б. 1500. Рец.: Гыйззәтуллин Р. Батырлык чакрымнарына дан җыры.— Татарстан яшьләре, 1976, 24 июль; Зарипов X. Иҗат чакрымнары.— Соц. Татарстан, 1976, 5 сент.
Өлешемә тигән көмешем: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—136 б. 8000.
Тәвәккәл таш яра: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—198 б. 9000.
Дорогу осилит идущий: Повесть /Авториз. пер. с татар. А. Буртынского.— М.: Современник, 1980.—285 с. 30 000.— (Новинки «Современника»). Рец.: Рафиков М. Навстречу испытаниям.— Сов. Татария, 1981, 23 авг.

Аның турында

Бикчурин Ш. Җәмит Рәхимов.— Казан утлары, 1978, № 1, 151 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин