Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Һади Закир

Язучы, мәгърифәтче, педагог Закир Һадиулла улы Һади 1863 елда Башкортстанның Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы) Ярмәкәй исемле татар авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, укуын Тымытык мәдрәсәсендә, аннары Касыйм шәҺәрендәге Кастров мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Озак еллар буе төрле өлкә Һәм шәҺәрләрдә мөгаллимлек хезмәтендә була. 1922 елдан Касыйм шәҺәре янындагы Бимсала дигән авылда төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши.

1885 елда З.Һади Түбән Новгород шәҺәрендә бер байның тире эшкәртү эшләрендә хезмәт итә. Күпмедер вакыт узгач, Касыйм шәҺәрендә яңачарак укыта башлаган мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда китә. Аннары Касыйм шәҺәреннән биш-алты чакрымдагы Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгаллимнәр курсы ачылгач, шунда бара, аны тәмамлап, Мулта авылында мөгаллим була.

Язучы әсәрләрендә татар авылы тормышы мисалында укытудагы иске тәртипләрне, иске карашлы руханиларны тәнкыйтьли, хөр фикерле, мәгърифәтле идеал кеше образы аша заманга ярашлы белем алуның зарурилыгын, җәмгыятьтә хатын-кызларга тигез хокук бирелергә тиешлеген яклап чыга.

З.Һади 1933 елда Касыйм районының Бимсала авылында вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бәхетле кыз: хикәя. – Оренбург, 1904. – 100 б.

Официант: хикәя. – Оренбург, 1904. – 40 б.

Бәхетсез кыз: хикәя. – Оренбург, 1905.

Мәгъсүм: хикәя. – Оренбург, 1906. – 40 б.

Хәер дога: хикәя. – Оренбург, 1906.

Яңа Әсхабе кяҺәф: хикәя. – Казан, 1908. – 20 б.

ҖиҺанша хәзрәт: хикәя. – Казан, 1908. – 64 б.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Закир Һади // Сов. әдәбияты. – 1963. – № 6. – 138 б.

Г а й н е т д и н о в М. Бишенче ел әдибе // Казан утлары. – 1983. – № 11. – 166–169 б.

Ә х м ә т о в Р. Закир Һади // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 362–376 б.

* * *

Г а й н у л л и н М. Закир Хади // Сов Татария. – 1963. – 21 нояб.


Язучылар