Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фатыйхов Вазыйх

Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов (Миңневазыйх Хаҗип улы Фатыйхов) 1958 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәпне һәм Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, В.Фатыйхов туган төбәгендә озак еллар район газетасы хезмәткәре. 1994 елдан башлап ул «Авыл офыклары» дигән район газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.
В.Фатыйхов — лирик һәм балаларга атап язган шигырьләре тупланган “Күчтәнәч”, «Тормыш арбасы», «Тормыш — ормыш», «Яшерен сөю», “Патша-кырмыска”, «Язлар көтә күңел» исемле китаплар авторы. Аның шигырьләре табигый, халыкчан яңгырашлы, беркадәр моң-сагыш өретелгән, форма ягыннан җыйнак-кыска булуы белән аерылып тора. Аларда шагыйрьнең туган җиргә тирән мәхәббәте, аның язмышы, киләчәге туында борчулы уй-хисләре ачык чагыла. Бер үк вакытта ул мәңге яшәр абигатькә, туган ягының чишмә-суларына, урман-болыннарына мәдхия җырлый, аларны ваемсыз, кешелексез яман көчләрдән сакларга чакыра. В.Фатыйхов — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш — ормыш: шигырьләр. — Казан: Идел-Пресс, 2000. — 160 б. — 1500 д.
Яшерен сөю: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ һәм Зөлфәт. — Казан: Матбугат зрты, 2003. — 127 б. — 1000 д.
Патша-кырмыска: шигырьләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — >б. — 5000 д.
Язлар көтә күңел: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 159 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ӘшрәповаӘ. Сагышлы, моңлы иҗат // Шәһри Казан. — 2004. — 25 июнь.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин