
Дания Нәгыйм (Галәветдинова Дания Нурулла кызы) 1991 елның 7 маенда Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан сәүдә-икътисад технимумында хисапчы белгечлегенә укый (2009-2011 еллар). Аннары Казан кооперация институтында читтән торып белем ала (2011-2015 еллар).
Казан 3 икмәк заводында менеджер, “Идел” яшьләр үзәгендә белгеч булып эшли. Бүгенге көндә “Шәһри Казан” газетасы журналисты. Кияүдә, ике малай әнисе.
“Галәм агачының яфрагы мин”, “Бөртекләп җыелган гомер” китапларының авторы.