Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чурагулов Рамил

Рамил Мотаһар улы Чурагулов 1962 елның 16 августында Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әти-әнисе бер урыннан икенче урынга еш күчеп йөргәнлектән, Рамилнең бала һәм үсмерчак еллары башлыча дәү әнисе тәрбиясендә уза. Өч ел туган авылы Иске Акташта, аннары биш ел күрше Иске Шәрәп авылына йөреп укып сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рамил Уфа автомобиль транспорты техникумында һөнәри белем ала һәм озак еллар «Башавторемонт», «Башавтотранс» кебек транспорт берләшмәләрендә өлкән инженер булып эшли. Шул елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, 1991 елны Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

Р.Чурагуловның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча диярлек матбугат өлкәсенә карый: ул башкорт балалар журналы «Пионер»да – баш редактор урынбасары, татар яшьләре журналы «Тулпар»да – әдәби хезмәткәр, татар милли юнәлешле «Азатлык нуры» газетасында баш мөхәррир булып эшли. 1999 елда Р.Чурагуловны татар атналык газетасы «Атна»га баш мөхәррир итеп эшкә чакыралар. Озакламый аңа бу газетаны чыгаручы «Атна – Неделя» нәшриятының генераль директоры урынбасары вазифасын да тапшыралар. Бер үк вакытта ул, «Чурагул» дигән хосусый нәшриятын булдырып, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары, шагыйрьләре һәм композиторлары әсәрләрен дөньяга чыгара башлый.

Р.Чурагулов –Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелегендә җырчы-шагыйрь буларак киң танылу алган иҗатчы. Аның шигырь-җыр текстларына Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан өч йөздән артык музыка языла.

Р.Чурагуловның җыр текстлары халык җырларына хас ритмик төзеклеге, хис-тойгыларының ихласлыгы, кеше күңелен кузгатырлык тормышчан эчтәлеге һәм шигъри бизәкләре белән җәлеп итәләр.

Р.Чурагулов – 1996 елдан Башкортстан, 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гөрләшеп яшисе бар әле: шигырьләр. – Өфө: «Планета» халыкара концерн нәшр., 1993. – 96 б. – 20000 д.

Сабантуйда кем батыр! = На Сабантуе кто батыр!: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Тойгын. – Өфө (?), 1997. – 16 б. – 10000 д. (Татар, башкорт, рус телләрендә.)

Бергәләп җырлыйсы җырлар бар: җырлар / кереш сүз авт. М.Кәбиров. – Өфө (?), 1999. – 138 б. – 20000 д.


Язучылар