Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арсланов Нури

1941–1945 еллардагы Ватан сугышыннан соңгы совет чоры татар шигъриятенең күренек­ле вәкиле Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның (хәзерге мөс­тәкыйль Казакъстан Республикасының) Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлек-че гаиләсендә дөньяга килә. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928–1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр әүвәл Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә, аннары Урта Азия мәктәпләрендә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшли.
1933 елның сентябреннән Н.Арсланов яңадан Казанда – балалар жур­налы «Пионер» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабан­туй») газетасы редакцияләрендә рәссам вазифаларын башкара. 1934–1936 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, газета-журнал редак­цияләрендәге әүвәлге эшендә ике еллап эшләп алгач, совет-фин сугышы башланып, Н.Арслановны янәдән армия сафларына чакыралар. Ул махсус миномет батальоны составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, сугыш­ны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый. Фронттан кайтып, редакциядәге рәссамлык эшендә ике елны тутырырга да өлгерми, сугышның тагы да афәтлерәге – Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов кабат хәрби киемдә. Әүвәл ул Ульяновск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Дәва­ланып чыккач, 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә Татарстанның Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инст­руктор булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Сугыштан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» (хәзер­ге «Ватаным Татарстан») редакциясендә – рәссам, 1964–1972 елларда «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып эшли. 1972 ел­дан ул бөтенләе белән профессионал язучы хезмәтенә күчә.
Н.Арслановның поэзия мәйданындагы беренче иҗат тәҗрибәләре Күкчәтау җидееллык мәктәбендә укыганда ук кәгазьгә төшә башласалар да, шигъриятнең олы юлына аяк басканчы аңа бик күп тормыш сынаула­рын үтәргә, тәҗрибә тупларга, берничә ел сугышның канлы, фаҗигале-афәтле чынбарлыгын башыннан кичерергә туры килә. Әдәбиятка ул су гыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исем­ле поэмалары белән килеп керә. Кешеләрнең ватанпәрвәрлек, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьче­лек тарафыннан җылы каршы алына һәм матбугатта авторның иҗади сәләтенә зур өметләр баглаган әсәрләр итеп бәяләнә. һәм чыннан да шун­нан соңгы еллардагы иҗаты белән Н.Арсланов бу өметне тулысынча ак­лый, аның шигъри таланты, осталыгы, әсәрләрендәге фикер тирәнлеге, тематик киңлеге һәм эмоциональ тәэсир итү көче китаптан китапка үсә-чарлана бара. Илленче елларда бөтен дөньяга җәелгән тынычлык өчен көрәш, колониаль халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре, сугыштан соңгы Татарстан тормышындагы социаль һәм икътисади үзгәрешләр, рес­публикада нефть сәнәгатенең барлыкка килүе – болар берсе дә шагыйрь­нең игътибарыннан читтә калмый. «Ай Хян белән Ли» (1950), «Корея гөле» (1951 ), «Давыл кызы» (1954), «Яшьлек чишмәсе» (1954), «Көзге» (1955), «Тапкыр игенче» (1959) кебек төрле милләтләрнең халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланып язылган поэма-легендалар һәм поэма-әкиятләр, лирик һәм публицистик шигырьләре, поэмалары тупланган «Девон фон­таннары» (1953), «Якты юл» (1954), «Язгы яңгыр алдыннан» (1958) җыен­тыклары, балалар өчен язылган «Ауда» (1953), «Сыерчык» (1957), «Карамаймалай әкияте» (1960) исемле китаплар һәм, ниһаять, «Баулылар», «Көймәдә» кебек популяр җырлар Н.Арслановның бу еллардагы иҗади кызыксынулары даирәсенең киңлеген ачык күрсәтәләр.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Н.Арсланов шигъ­рияте нигезендә яткан лирик-фәлсәфи башлангычлар, тагы да көчәеп һәм тирәнәеп, үзенчәлекле бер шигъри дөнья тудыруга китерә. Заман турын­да, туган җир, халык, милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулар рәве­шендә язылган шигырьләр, «Моңсар» (1966), «Горур Гайшә» (1967), «Ро­мантика» (1969), «Майра» (1969), «Сак-Соклар» (1987) кебек поэмалар Н.Арслановны совет чоры татар поэзиясенең алгы сафына бастыра.
Н.Арслановның шигъри теле искиткеч бай һәм үзенчәлекле хасиятләргә ия. Татар халык иҗатын һәм классик әдәбиятны, Шәрекъ һәм төрки халык­лар поэзиясен тирәнтен белү аңа үз иҗатында форма һәм тел-сурәтләүнең яңа чараларын, төрләрен табарга, күп кенә төрки сүзләрне, традицион кита­би гыйбарәләрне бик урынлы һәм табигый яңгырашында шигырь тукыма­сына кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта Н. Арсланов Шәрекъ поэзиясе классикларыннан Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, гомумтөрки әдәби­ятыннан Мәхтүмколый, Токтогол, Абай һәм башкаларның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, алар тәэсирендә үзе дә Шәрекъ классик поэзиясе үлчәмендә һәм формаларында шигырьләр, робагыйлар яза. Аның шулай ук рус һәм Көнбатыш шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Гете, Шелли, Байрон иҗатларыннан да шигъри тәрҗемәләре байтак.
Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Республикам минем» (Н.Җиһанов музыкасы), «Ка­зан кызы» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И.Хисамов музыкасы) кебек җырларын татар җыр сәнгатенең гүзәл үрнәкләре исәбенә кертергә мөмкин.
Н.Арсланов – бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән ча­гында аның утыздан артык китабы басылып чыга. 1985 елда «Иделем-илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсен­дәге казанышлары өчен ул шулай ук «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кы­зыл Байрагы (1971) һәм Халыклар Дуслыгы (1982) орденнары белән бүләкләнә.
Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат була. Кабере – Казан­ның Яңа бистә зиратында.
Н.Арсланов – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

Язучылар