Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кариев Габдулла

(1886–1920)

Актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 1886 елда элекке Казан губернасының Чистай өязе Күлбай Мораса авылында крәстиян гаиләсендә туа. Җаек (Уральск) каласы мәдрәсәсендә белем ала. Шунда чагында Коръән ятлый – Коръән хафиз була. Аны Габдулла Карый дип йөртә башлыйлар. 1906 елны, мәдрәсәне һәм карыйлыгын ташлап, сәхнә дөньясына күчә. Мәдрәсәдәге Габдулла Карый сәхнә дөньясында Габдулла Кариев булып китә. Казанда «Сәйяр» труппасы башында тора. 1908–1918 елларда «Сәйяр» труппасының җитәкчесе була, күп кенә артистларны сәхнә культурасына өйрәтә. 1912 елны аның сәнгать юлындагы зур хезмәтләрен хөрмәт һәм тәкъдир итеп, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. исеменнән котлау язуы бирелә, анда Г.Кариев «татар театрының атасы» дигән мәртәбәле сүзләр белән тамгалана.

Г.Кариевның артистлар тормышын сурәтләгән (үз тормышыннан алып язган) «Артист» комедиясе сәхнәдә күп тапкырлар уйнала, ә 1914 елда аерым китап булып (икенче басмасы – 1929) басылып чыга.

Г.Кариев 1920 елның 28 гыйнварында вафат була.


Язучылар