Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Турхан Евгений

Евгений Андреевич Турхан 1950 елның 19 маенда Чуашстанның Яльчик районы Карабай авылында укытучылар гаиләсендә туа. Батыр урта мәктәбенең 8 классыннан соң, ул Вурнар совхоз-техникумына укырга керә.

          1969 елда аны тәмамлагач, Чуашстанның Цивильск шәһәрендә зоотехник-инструктор булып эшли.

          1970–1972 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, туган авылында эшли. 1976 елдан Евгений Турхан Батыр районының «Авангард» газетасында – корреспондент, 1981 елдан баш мөхәррир урынбасары вазифаларын үти. 1983 елда читтән торып укып Чуаш дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

          1994 елда Казан шәһәренә күченеп килә һәм яңа ачылган «Сувар» газетасы редакциясенә корреспондент, җаваплы секретарь булып урнаша.

          1996 елдан «Казанские ведомости» газетасында җаваплы секретарь урынбасары, бүлек мөхәррире.

          Е.Турхан әдәбият белән балачактан кызыксына. Иҗат белән кызыксына башлавына беренчеләрдән булып чуаш поэзиясенә нигез салган туганнары Яков һәм Федор Турханнарның кулъязма шигырьләрен табуы сәбәпче була.

          Ул тәүге юмористик хикәясен чуаш телендә яза һәм аны 1973 елда «Авангард» газетасында бастырып чыгара, ә беренче шигырен 1975 елда яза. Евгений Турхан унбиш елдан артык «Авангард» редакциясе каршында оештырылган әдәби берләшмәне җитәкли. 1989 елдан Е.Турхан чуаш телендә нәшер ителүче «Таван Атал» («Родная Волга»), «Ялав» («Знамя»), «Капкан» журналлары, «Хыпар» («Известия»), «Пионер сасси» («Голос пионера») газеталары белән хезмәттәшлек итә. Ул шушы һ.б. басмаларда үзенең әсәрләрен бастырып чыгара.

          Евгений Турхан прозада да, поэзиядә дә уңышлы эшли. Чуаш халкының Хуҗа Насретдины турындагы юмористик хикәяләре ун ел буена «Сувар» газетасының һәр номерында диярлек басылып чыга. Көндәлек матбугатта аның чуаш язучыларының иҗатына багышланган тәнкыйди мәкаләләре дә урын ала.

          1985 елда туган як турындагы шигырьләр һәм поэмалар циклы өчен Батыр районының Василий Митта премиясенә лаек була. Ул берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

          Е.Турхан – 1980 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Тайна обелиска: повесть. – Казань: Грандан, 1999. – 90 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К р а с н о в А. Сделка // Казанские ведомости. – 2000. – 18 мая.

В о р о н и н А. Сказание о легендарных северах // Казанские ведомости. – 2001. – 26 окт.

С т а н ь я л В. Роман о судьбах народов // Республика – Чебоксары. – 2003. – 27 мая.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин