Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туа.
Мулланур Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә укый. Шунда укыганда бер төркем укучылар ундүрт яшьлек Исхак Закиров мөхәррирлегендә «Ислам баласы» исемле иҗтимагый-сәяси һәм дини-милли эчтәлектәге кулъязма журнал чыгара башлыйлар.
Журнал 1925 елдан 1928 елга кадәр дәвам итеп (барлыгы 37 сан), җирле ОГПУ органнары тарафыннан туктатыла, балигъ яшьтә булмаган укучы авторлары мәктәптән куыла, өлкәннәрдән 12 нче мәчет имам-хатибы Якупов, мөәзин Ш.Ибраһимов, Исхакның әтисе Кадыйр Закиров һәм журналның соңгы балигъ яшьтәге мөхәррире З.Абдуллин хөкемгә тартылалар.
Тикшерү барышында журналга «Хакыйкать йолдызы» исемле яшерен оешманың органы булган дигән сәяси мөһер сугыла һәм гаепләнүчеләрнең һәркайсына хөкем карары белән төрлечә җәза бирелә.
Мәктәптән куылган Исхак шулай да урта белем алуга ирешә, аннан соң читтән торып укып Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1934–1941 елларда ул әүвәл Татарстан дәүләт нәшриятында, соңыннан Татарстан Язучылар берлегендә бухгалтер булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Исхак Закиров фронтка җибәрелә, бик күп канлы бәрелешләрнең шаһиты була, совет гаскәрләре белән бергә Белоруссия җирләрен азат итү сугышларында катнаша, шәхси батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шул сугыш шартларында партиягә әгъза итеп алынып, үзе хезмәт иткән ротаның парторгы итеп сайлана. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Гордилово авылы янында барган бәрелешләрнең берсендә Исхак Закиров, ротаны һөҗүмгә күтәреп, дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була.
Бу соңгы батырлыгы өчен ул үлеменнән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән билгеләп үтелә.
И.Закировның шигырьләре көндәлек матбугатта 1929 елдан басыла башлый. Шагыйрьнең иҗат мирасы зур түгел, ләкин шул кечкенә мираста да аның поэтик фикер йөртә белүе, тормыш күренешләрен, кеше йөрәгендәге хис-тойгыларны шигъри тел белән әйтеп бирергә омтылуы ачык күренә. Шигырьләренең күпчелеге патриотизм, интернационализм, батырлык темаларына багышланган. Бу темалар шагыйрьнең Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырь һәм очерк язмаларында аеруча калку төс ала.
Сугыш елларында аның шигырьләре һәм очерк язмалары «Алга, дошман өстенә!» дигән фронт газетасында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла.
Шагыйрьнең шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) кебек җыентыкларда урын ала.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Исхак Закиров (1977–1944) / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 183–184 б.
С и н е г у л о в Ә. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.
* * *
К а ш а п о в Р. «Мы сурового времени дети…» // Идель. – 1996. – № 7.8. – С. 46–47.