Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәбиуллина Илүсә

Талантларга бай Мөслим ягының ямьле табигатьле Баек авылында туып-үскән Илүсә Салих кызы Нәбиуллинаның тәрҗемәи хәле, үзе әйтмешли, биш-алты җөмләгә сыя. Авыл мәктәбе, Алабуга педагогика институты, шәһәр мәктәбе, балалар бакчасы, район газетасы редакциясе… Бу еллар аның вөҗүдендә яшеренеп яткан әдәби сәләтен ачу, рухи яктан өлгерү баскычлары булган икән. Мәктәп елларында шигырьләр язу, институтта туган телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, югары сыйныфларда балалар укытып тәҗрибә туплау, балалар бакчасында сабыйларны милли рухта тәрбияләү һәм, ниһаять, тирәндә йомылып яткан иҗат чишмәсенә юл сабучы “Әлмәт таңнары”. 90 нчы елларда яңарыш җилләре исеп, газиз туган телебезгә үсү-тернәкләнү өчен киң мәйдан ачылгач, республикабызда беренчеләрдән булып мөстәкыйль татар газетасы – “Әлмәт таңнары”на нигез салынды. Тел, милләт язмышы, тарих, гореф-гадәтләребез өчен җан атып яшәгән район халкы яңа басманы тиз арада үз итте. Газетабызның беренче мөхәррире, бүген танылган язучы Әсгать Салахның яңа басманың кыйбласын дөрес билгеләве, үз стилен, үз йөзен булдыруы бик күп сәләтле яшьләрне редакциягә җәлеп итте. “Әлмәт таңнары”ның киң офыклы дәрьясында үз юлын яручыларның берсе Илүсә Нәбиуллина булды. Кечкенә-кечкенә мәкаләләр язудан башлап, каләмен үтә чарлаган-шомарткан, Әлмәт җирлеген аркылыга-буйга иңләгән, район газетасы хезмәткәре вазифасының бөтен четерекле якларын, җиңелен-авырын үз җилкәсендә күтәргән Илүсә Нәбиуллина ике дистәгә якын ел эчендә профессиональ дәрәҗәдәге зур-зур очерклар язу осталыгына иреште. Илебезне кара алтын белән тәэмин иткән нефтьчеләрнең киеренке хезмәтләрен аларның эш урыннарына барып, үз күзләре белән күреп яктыртты. Публицистика дигән мантыйкый фикерләүне, зирәк карашны таләп итүче жанрны да иярләп, төбәгебездә игълан ителгән Р. Төхфәтуллин исемендәге дәрәҗәле премиягә дә лаек булды.

Ирешелгәннәр инде җитәрлек кебек. Әмма иҗат очкыны кабынган йөрәкне сүрелдереп буламы соң? Язу куәсе, ярларыннан ташыган елга кебек, “Миләш тәме” повесте сыйфатында 2004 елда китап булып басылып та чыкты һәм укучылар күңелендә үз урынын да тапты.

Бер яза башлагач, язмый торып булмый икән, дип тыелгысыз иҗат иркенә бирелгән Илүсә Нәбиуллинаның тиздән икенче китабы да укучыларга бары ирешә. “Ќанкаем Каләмдәш дустым һәм хезмәттәшем үзенең бер китабында афоризмга тиң фикер китергән иде: “Язмыштан узып булмый, аның белән бергә атлап була микән?”. Бу мәңгелек сөальгә һәркем үз гомере аша җавап бирәдер. Язмыш Илүсә Салих кызының яшьнәп яшәр чагында канатын сындыра. Яратышып гаилә корган ире Камил, каты авырудан соң, 33 яшендә дөнья куя. Ә алдагы тормышын ныклы терәксез күз алдына да китерә алмаган яшь ана 31 яшендә ялгыз кала. Ике бала белән. Олысына 8, кечесенә 2 яшь. Толларның хәлен толлар, ятимнәрнең хәлен ятимнәр генә аңлыйдыр… Илүсә Нәбиуллина үзенең күңел халәтен “И, сыңар канат” дигән нәсерендә уйсызларны да уйландырырлык, моңсызларны да моңландырырлык итеп сурәтли.


Язучылар